Мифтахов Фәрид «Кече Ватаныбызны үстереп, без дәүләткә ярдәм итәбез»

29 июльдә Чүпрәле районы Мунчәли авылында “Авыл көне” узды. Быел ул милли гореф-гадәтләрне саклау ниятеннән,  Мунчәли авылы мәчетенең 20 еллыгына багышланды.  «Авыл көне» 6нчы ел рәттән уздырыла торган Мунчәли укулары белән башланды. Чараны  фәнни-гамәли конференция дип кенә түгел, ә икенче төрле дини җыен дип тә атап була. X Мунчәли укулары темасы һәр елны үзгәреп тора. Быел укулар “Мәхәлләнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” дигән тема астында үтте. Мунчәли укуларында Бөтендөнья татар конгрессы 6нчы тапкыр катнаша. Быел да чарага Мифтахов Фәрид Фәиз улы һәм Казан кунаклары, Диния Назәрәте Имам-хатыйблары килгән иде.3QZIegtQIpM

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Мифтахов Фәрид Фәиз улы:

«Бөтендөнья татар конгрессы Казан дин әһелләре белән бергә Мунчәли укуларын оештыруда катнаша. Быел да алтынчы тапкыр  бик теләп дини җыенга кайттык. Татарлар төрле җирләргә сибелеп яшәсәләр дә, аларның Ватаны бер. Туган якларыбызга кайтып, дини бәйрәмнәр үткәрү, тамырларыбызны барлау, авылдашлар белән күрешү бик күркәм күренеш. Без Тәтеш, Чистай, Арча, Нурлатта шундый укуларда катнашабыз.img _6050

Кайвакыт,  алар нәрсәгә кирәк соң, дигән сорау туа.  Мондый чаралар ярдәмендә без татарларның тарихын өйрәнәбез, авылларыбызны саклап калу өчен өлеш кертәбез. Районга Казандагы татар конгрессыннан да кунаклар кайтты. Аларның кайберләре бу якларны беренче тапкыр күрделәр. Бу бит район үсеше, аны таныту өчен зур эш.

Дини җыеннар, авыл халкы белән очрашу шул җирләрдән чыккан шәхесләрне барлау, күренекле кешеләрне искә алу белән үрелеп бара. Шулай итеп, без авыл аша хәзерге күренекле шәхесләрне дә яңа яктан ачабыз, бәлки, яңа исемнәрне дә тудырабыз.

Интернет заманасы булса да, барысын да беләбез, дип уйласак та, без үзебезнең тамырларыбызны, тарихыбызны өйрәнергә, белергә тиеш. Замана үзгәрә, киләчәктә нәрсә булачагын да белмибез. Ә без бергәләшеп башкарган эшләр киләчәктә дә дәвам итәчәк. Алар дәүләт өчен зур, әһәмиятле эш».img _6065

Фото: chuprale-online.ru

 

 

Комментарий язарга