Фәрид Мифтахов «Хәйрия — күңел эше»

Бүген, 5 сентябрьдә, бөтен дөньяда, шул исәптән Россиядә дә, Халыкара хәйриячелек көне билгеләп үтелә. «Болгар» хәйрия фонды җитәкчесе Мифтахов Фәрид Фәиз улы бу көнне барлык хәйриячеләрне бәйрәм белән тәбрик итте.

«Бу матур бәйрәм көнне мин материаль яктан гына хәйрияче булганнарны түгел, ә күңел белән хәйрияче булучыларны котлыйм. Хәйрия — кирәк һәм саваплы эш, ул күңелне биреп, ихлас йөрәктән эшләнә торган гамәл. Аны махсус, танылу өчен, ниндидер бер вакыйгага бәйләп, үз максатыңда эшләп булдый. Алай эшләү дөрес тә түгел. Хәйрия чын күңелдән эшләнә. «От души и для души», дип әйтер идем.

Кичә Болгар Ислам академиясен ачу тантанасында катнаштык. Шундый мәһабәт матур бинада халыкның күңелен пакълый алырлык, күңелләргә иман иңдерергә, кешеләрне дөрес юлга илтерлек шәхесләр укуын телим. Дин әһелләре безгә һәрвакыт кирәк. Алар кешеләрә үрнәк булып тора, шуңа күрә аларның гыйлемле булуы зарур.

Бүген хәйриячелек көне булуы һәм Болгар Ислам академиясе ачылуның бер вакытка туры килүе юкка түгелдер. Дин һәм хәйриячелек — бер юлда.»

cNmwfdrPnrY

Комментарий язарга