Милли мәнфәгатьләр барысыннан да өстен булырга тиеш!

Бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә бар да ал һәм гөл генә түгел, проблемалар шактый. Туган телләргә бәйле вәзгыять, укытучыларга мөнәсәбәт, җәмгыятьнең китаптан бизүе, ай саен диярлек бара торган реформалар… Бу һәм башкалар хакында без «Мәгариф» журналының баш мөхәррире, социология фәннәре кандидаты Сөмбел Нурислам кызы Таишева белән сөйләштек.

 

Сөмбел Нурисламовна, әйтегез әле: бүгенге мәктәп турында Сез ни уйлыйсыз?

Бүгенге мәктәп укучысы икенче сыйныфның беренче айларыннан ук тестлар яза башлый. Өлкән сыйныф укучылары турында әйтмим дә. Унберенче сыйныф укучылары уку елының беренче айларында ук сигез-тугыз сынау имтиханы «тапшыру» белән мәшгуль. Мин, әлбәттә, БДИны тулысынча тәнкыйтьләмим, чөнки аның бер, ләкин мөһим өстенлеге бар: БДИ талантлы, максатчан яшь буынга илнең иң яхшы югары уку йортларына керү мөмкинлеге бирә. Ә эре шәһәрләр, югары интеллектка ия компьютер сыман, иң акыллы, булган егет һәм кызларны үзенә тарта. Ләкин… Биредә ике фактор зур роль уйный – ятлау һәм талант. Бәлки болар шулай ук аз очрый торган гениальлек билгеседер. Ике бала әнисе буларак шуны әйтә алам: безнең белем бирү процессында балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә мөмкинлекләр аз кала. Балалары белән Мәскәү яки Санкт-Петербургка күченеп киткән гаиләләр дә безнең мәктәпләрне әнә шул нисбәттән тәнкыйтьлиләр. Аларда төп материалны «сүтеп-җыю» дәресләрдә башкарыла да, мәктәптән соң балалар төрле спорт секцияләренә, түгәрәкләргә йөри, иҗади үсешкә тартыла. Миңа калса, бүгенге мәктәп, уку-укыту программасының күләмле һәм тыгыз булуын истә тоткан хәлдә, талант үсешенә, даһилыкны ачуга шартлар тудыра алмый. Мондый шартларда Ломоносовлар, Эйнштейннар чыгуы, я, булмаса, рәсем дәресләрендә Пикассо талантлары ачыла алуы бик шикле.

«Мәгариф» журналы – уку-укыту өлкәсендә проблемаларны ачык яктырткан басмаларның берсе. Туган телләр өйрәнүгә һәм укытуга бәйле килеп чыккан катлаулы вәзгыятьтә дә журнал битләрендә, шулай ук «Магариф-уку» сайтында татар телен, татар теле укытучыларын яклауга шактый урын бирелде. Шәхсән үземә Казандагы «СолНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков белән кыю әңгәмә ошады. Гомумән, аны татар теленең төп яклаучысы дип тә әйтергә була бит…

Әйе, Павел Анатольевич – асылда, татар телен яклап, киң җәмәгатьчелек алдында ачыктан-ачык чыгыш ясаган бердәнбер директор. Бу аңарда ничәдер процент татар каны агуы белән генә аңлатылмыйдыр, дип уйлыйм. Эш хәтта аның берничә тел белүе яки түрәләр белән көрәшүдәге тәҗрибәсендә дә түгел. Ул – киң, глобаль масштабта фикерли торган кеше. Әйе, Финляндиядә танылу алган укытучы буларак, аңа белем һәм тәрбия бирүдә ирекле шәхес үсешенә юнәлтелгән фин системасы якын. Павел Шмаков белән очрашудан соң, минем үземнең дә фин мәктәпләрен күрәсем килә башлады. Аларның моделе Мәскәү мәктәпләрендә дә кулланыла бит. Вакыт-вакыт федераль басмаларда андагы алдынгы методикалар турында язмалар да чыга. Җитәкчеләре язганча, андый уку йортларында балаларга аң-белем интерактив элементлар, уеннар аша бирелә, балалар мәктәпкә бәйрәмгә барган кебек йөри икән. Бездәге кайбер өй эшләре үземне дә шактый борчуга сала. Сигез яшьлек бала ничек итеп мөстәкыйль рәвештә милли бәйрәм фотоларын табарга тиеш тә, иншаларда милли костюм элементларын сурәтләргә тиеш? Ә бит күпкә катлаулырак биремнәр дә була, шуннан соң өй эшләрен күбрәк әти-әниләр эшләмиме икән дигән сорау туа. Дусларыма төнлә шалтыратсам, алар төнге ун-унбердә әле я рәсем ясый, я әйләнә-тирә дөнья буенча эш дәфтәренә фотография ябыштырып утыра…

Әлбәттә, барлык белем бирү учреждениеләре өчен дә җавап бирә алмыйм. Бу уңайдан үземнең мәктәп елларыннан бер вакыйганы исә аласым килә, тугызынчы сыйныфны тәмамлап, башка мәктәптәге рус теле һәм әдәбияты укытучысы белән килеп чыккан конфликт иде ул. Әлеге предметтан элеккеге укытучым Татьяна Цыбина бездә китап укуга мәхәббәт уятты һәм ачык фикерләргә өйрәтте. Кызганыч, бар да алай эшләми шул. КФУ лицееның чыгарылыш сыйныфында мин белем бирүгә төрлечә якын килүнең корбаны була яздым. Әле дә хәтеремдә, иншамдагы бер юл укытучымны чыгарыннан чыгарган һәм ул миңа 5/2 билгесе куйды. Грамоталылык өчен – «бишле», ә «икеле»не исә ул «в образе Татьяны можно найти черты характера самого великого поэта» дигән юллар өчен куйганЯгъни укытучының фикерләве ул теге яки бу вакытка бәйле түгел, төп фактор аның шәхесенә бәйле.

Әйе, педагогика үзе дә соңгы елларда бик нык үзгәрде. Әгәр дә элек педагог дәресләрдән соң укучының үз-үзен тотышы турында шәхсән сөйләшергә, бергә-бер авыр теманы аңлатырга вакыт тапса, бүген инде андый хәлне күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Ата-ана да, беренче сыйныфлардан диярлек, репетиторлар ялларга мәҗбүр. Ата-аналар белән аралашудан чыгып, шундый фикергә киләм: утыз-кырык бала укыган сыйныфта укытучы укучы белән шәхси аралашу булдырырга вакыт та, мөмкинлек тә таба алмый. Иң җиңеле: тәртип өчен «икеле» кую һәм укуга кызыксынуны бетерү. Сүз уңаеннан, быел бу хакта август киңәшмәсендә Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге дә белдерде.

Казан мәктәпләрен ничек бәяләр идегез? Ни әйтсәң дә, башкала бит…

Соңгы арада мәркәзебездә яңа мәктәпләр ачылу тантанасында катнашырга туры килде. Болар – заманча итеп эшләнгән һәм уку-укыту өчен бөтен уңай шартлар тудырылган мәгариф оешмалары: уку бүлмәләре иркен, якты, киң китапханә, спорт залы һәм бассейн – һәммәсе дә бар. Алар барысы да диярлек шәһәребезнең яңа районнарында сафка бастырылган. Үзәктәге мәктәпләр, нигездә, тарихи биналарда урнашкан һәм урын күп булмагач, үзләренең хәтта спорт залы да юк, бассейн турында әйтеп тә тормыйм. Хәер, соңгы елларда әлеге мәгариф учакларына игътибар да җитәрлек кадәр бирелмәде, гәрчә заманында аларда танылган галимнәр, рәссамнәр, артистлар, әдәбият белгечләре укып чыкса да. Тагын шундый парадокс та бар: хәзер күбесендә ике сыйныф та авырлык белән генә җыела, шул ук вакытта башка мәктәпләрдәге сыйныфларда кырыгар бала икешәр смена укый. Ни өчен шулаймы? Әти-әниләр балаларын барлык уңайлыклары булган белем йортына бирергә тели: спорт залы, бассейн, түләүсез түгәрәкләр бармы һәм бер түбә астындамы – шуңа карыйлар. Юкса, мәктәптән соң баланы шәһәр буйлап бер секциядән икенчесенә йөртергә туры килә. Моның өчен гаиләдә икеңнең бере эшләмәве яки машина йөртә белгән «мобиль» әби-бабай кирәк.

Түләүсез түгәрәкләр – безнең укыту һәм тәрбия бирү системасында тагын бер җитди проблема. Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә педагоглар дәрестән тыш чаралар уздырган өчен өстәмә хезмәт хакы ала. Безнең андый мөмкинлек юк диярлек, чөнки финанс мәсьәләсе чикләнгән, шуңа да хәзер күп мәктәпләрдә түгәрәкләр түләүле. Аларга баласын йөртергә, хәтта ул талантлы булса да, бөтен гаиләнең хәленнән килми. Элек шәһәр күләмендә эшли торган А. Алиш исемендәге Пионерлар һәм укучылар сарае, һәр районда балалар иҗат үзәкләре бар иде. Теләгән һәр сабый аларда рәхәтләнеп судо- һәм авиамодельләштерү серләренә өйрәнә алды. Кечкенәдән әнә шулай һөнәри кызыксыну сеңдерелде: мәктәптән соң талантлы бала укуын авиация яки елга техникумында дәвам итә яки махсуслашкан вузларга бара иде. Шул рәвешле, авиация, судотөзелеш, электр һәм радиотехника тармакларына белгечләр төптән әзерләнде. Бүгенге көндә республиканың өч шәһәрендә генә Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттә «Кванториум» тибында яңача итеп корылган фән-укыту үзәкләре эшли. Башкала әти-әниләре алар турында көнләшеп сөйли. Казан федераль программага эләкмәгән һәм шуның белән һәркем тынычланган. Ә бит андый проектлар башкаладан башланырга тиеш түгелме?!

Тормыш шуны күрсәтә: фәнни ачышлар, әдәби шедеврлар башында, гадәттә, гади гаиләдә туып үскән кеше тора. Шуңа күрә бүгенгедәй кесәсе калын әти-әни генә баласына яхшы мәктәптә укытырлык, дәрестән тыш чараларга йөртерлек шартларда яшәгәндә республика җитәкчелегенә урта хәлле яки очны-очка ялган яшәүче гаиләдә тәрбияләнүче балалар турында да онытмау, аларга да талантларын үстерергә мәйдан булдыру турында уйлану зыян итмәс иде.

Көн кадагындагы тагын бер сорауга тукталасы килә. Казан үзәгендә, Бутлеров урамында тарихи бинада урнашкан Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбеннән колак каксак, бу бик тә аяныч булачак. Бала әти-әнисе белән Мулланур Вахитов һәйкәле яныннан югарыга таба әлеге мәктәпкә таба күтәрелгәндә әфган сугышында һәлак булганнар истәлегенә ачылган аллеядән уза. Бу патриотик тәрбиянең бер чарасы түгелме? Татар зыялылары дистәләгән ел дәвамында шушы шахмат мәктәбе артындагы буш урында заманча итеп төзелгән полилингваль мәктәп ачу, анда татар теле укытылу яки Милли китапханә булдыру турында да хыялланды.

Шахмат буенча Олимпия резервы мәктәбе урнашкан бина шәһәр тарафыннан техник белем бирә торган училище итеп төзелгән. Анда каланың теләсә кайсы ноктасыннан метро белән килү бик уңайлы. Әйе, әлегә ахыргы карар кабул ителмәгән: хөкүмәт белемгә, аның дәрәҗәсенә өстенлек бирсен, сату-алуны гына алгы планга чыгармасын иде. Моннан тыш, бу бина дәүләт милке булып санала һәм бер генә җитәкченең дә җәмәгатьчелек фикереннән башка аның язмышын хәле итәргә хакы юк. Интернетта әлеге бинаны саклап калу максаты белән петиция оештырылуын да онытмыйк.

Сентябрь аенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык Юлламасында икенче мәртәбә Милли институт булдыру кирәклеге турында сүз кузгатты. Сезнең карашка, әлеге уку йорты нинди булырга тиеш?

Милли институт нинди булырга тиеш дигән сорауга галимнәр, сәясәтчеләр, югары уку йортлары хезмәткәрләре җавап бирергә тиеш. Мин исә, элеккеге пединститутның чит телләр факультетын тәмамлаган һәм мәгариф-тәрбия бирү журналларын җитәкләгән кеше буларак, әлеге мәсьәлә турында фәлсәфи фикер йөртәм. Соңгы елларда югары уку йортлары системасында, төрле реорганизация, статус үзгәрү, вузларны эреләндерү белән бәйле бик күп вакыйгалар күзәтелде. Икътисади фәннәр өйрәткәнчә, мондый процесслар антикризислы идарә итү чорына хас. Республиканың югары педагогик белем бирүендә кризис булмаса шик туар иде: өч педагогик вузны Казан, Алабуга, Чаллы институтларын кушып, КФУга кертү кирәк идеме икән? Алга китү ул уку йортларында белем бирү процессы камилләшү: лекция укырга танылган профессорлар чакырыла, шул исәптән чит илләрдән дә, белем бирү инновация һәм интерактив технологияләр куллану белән үзгәрә, лабораторияләр ачыла, ә алар арасында лингвистик юнәлештәгеләре дә була һәм алар фәннең соңгы таләпләренә туры килә, укытучылар составы яңара… Ә инде ишектәге элмә-язуны үзгәртеп кенә төптән үзгәреш көтү, акылга сыймый, билгеле.

Милли педагогик институт турында сөйләсәк, ул вуз-монополистның бер кисәге була алмый. Минем шәхси фикеремчә, ул Татарстан Хөкүмәте канаты астындагы абруйлы уку йортына әйләнергә тиеш. Аңлашыла, нигездә уку-укытуны татар телендә алып барылуы, милли гореф-гадәтләр, тарих, этнография, халыкның мәдәнияте өйрәнелүе зарур. Мәшһүр мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдинның йөз ел элек әйткән сүзләре монда бик урынлы: «Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм тарихы белән дус булсын». Болардан тыш, милләтне саклау максатыннан әлеге уку йортында беренче урынга милли мохитне, милли рухны куяр идем.

Бу уңайдан төрле даирәләрдә бетмәс сөйләшүләр барганда, вузның нинди булачагы турында уйланганда, татар телен үстерү һәм милләтне саклап калу стратегиясе хакында бәхәсләшкәндә, тормыш үз кануннары буенча алга бара. Сүзем татар теленә ихтыяҗ турында. Район мәктәпләренә еш барырга туры килә. Журналистлар Кукмара, Мамадыш районнарында булып кайтты. Нәрсә күрәбез соң? Ни кызганыч, татар авылларында да укыту акрынлап рус теленә күчә. Әйе, бу нәкъ менә БДИ йогынтысы. Тугызынчы сыйныфтан ук инде әти-әни татар телен сайламый. Хәтта татар мәктәпләре арасында имтиханнан йөз балл җыючылар булу да әлеге хәлне туктата алмый, чөнки белем дәрәҗәсе нинди телдә укытылуга бәйле булуы буенча анализ ясалмаган. Репетиторлык күренеше дә өйрәнелмәгән. Авыл мәктәпләрендә дә йөз балл җыючылар булу алардагы уку-укытуның югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли. Авыл укытучылары нинди генә телдә белем бирмәсен, хезмәтләренә күңелләрен сала.

Укучының тырышлыгы, укытучыларның фидакарь хезмәте, әти-әниләр ярдәме белән имтиханда яхшы күрсәткечкә ирешү мөмкинлеге бар. Әмма чыгарылыш укучыларының язмышына БДИ башка яктан да китереп бәрә. Акча кытлыгы күрмәгән әти-әни һәм аларның балалары уку йортларын Мәскәү, Санкт-Петербург, хәтта Самарада сайларга тырыша. БДИ аларга шундый мөмкинлек бирә. Яшьләрнең читкә китүе хезмәт хакының түбәнлегенә, бигрәк тә авыл җирлегендә абруйлы эш урыннары юклыкка да бәйле. Димәк, Милли институт ачылу тагын берничә елга сузылса, милли кадрлар әзерләү ихтыяҗы инде калмаска да мөмкин. Бу очракта инде яшьләрне гамәлдә булган институтларның берсендә укыту да җитә.

Ә инде киләчәккә карасак, шуны аңларга кирәк: глобальләшү шартларында милләтне саклап калу өчен туган телне өйрәнү генә аз. Бүген татар теленең партнеры кытай, инглиз, гарәп яки испан теле булырга тиеш, күпләр нәкъ менә шушы телләрдә аралаша. Әлбәттә, зыялыларыбыз да үрнәк күрсәтсен иде. Сер түгел, тимер пәрдәләр ачылгач, эре сәнәгать җитәкчеләре һәм түрәләренең балалары гына түгел, ә татар зыялыларының да ул-кызлары укырга чит ил вузларына китү ягын чамалый башлады бит.

Милли педагогик университет ачу мәсьәләсенә әйләнеп кайтып, тагын шуңа басым ясыйсым килә. Аны кем җитәкләячәк? Ул, берсүзсез, Татарстан, Русиянең фән даирәсендә генә түгел, ә чит илдә дә даны таралган абруйлы лидер булырга тиеш. Чираттагы түрәне эш кирәк булганга гына җитәкче итеп кую әлеге масштаблы проектның дәрәҗәсен төшерүгә генә китерәчәк. Һәм инде, әлбәттә, Милли педагогик институт элеккеге пединститутның күчермәсен торгызуга гына кайтып калмасын иде. Милли мәнфәгатьне шәхси теләктән өстен куйсак иде.

Сөмбел Нурисламовна, ә үзегез гаиләдә балаларда китапка кызыксынуны ничек уятасыз?

Кызганыч, бүгенге мәктәптәге йөкләмәләр балаларда китап укырга вакыт та калдырмый. Кече улым белән җәйге каникулларда мәктәп программасы буенча утызга якын китап укып чыктык. Әдәби китапларга мәхәббәт уятуның төрле юллары бар, анысы. Без, мәсәлән, йоклар алдыннан уку белән генә чикләнмичә, юлда барганда да аудиокитаплар тыңларга тырышабыз. Алар арасында грек мифологиясеннән башлап, Агата Кристи, Джек Лондон әсәрләре дә бар. Берничә ел элек «Мәрҗани» фонды чыгарган татар аудиокитаплары да кызыклы, Сергей Шәкүров башкаруындагы «Акбүре» бигрәк тә ошый! Башка илләрдә яисә Мәскәүдә командировкаларда булганда чит ил басмаларын да алырга тырышам, алар, әлбәттә, инлиз телендә яки яхшы тәрҗемәләр. Хәзер менә без Джанни Родариның «Путешествие «Голубой стрелы» китабын укыйбыз. Балаларым китапка бик сакчыл карый. Кече улымның китап киштәсе техника, аеруча машиналар турындагы басмалар белән тулы.

Күпләр, елдан ел яшьләрнең әдәбияткә кызыксынуы сүнеп бара, ди…

Әдәбият буенча мәктәп программасының төп бәласе шунда: алар моннан алда берничә буын укыган программа булып кала бирә. Үземә килгәндә, Нобель премиясе лауреаты Ясунари Кавабата каләменнән туган «Стон горы» романын укып туя алмыйм. 1949-1954 елларда язылган бу әсәрендә бөтен кешелек өчен актуаль проблемаларны күтәрә автор: яшәү кыйммәте, аны юк итү һәм саклау, мәхәббәт һәм гаилә эчендәге катлаулы мөнәсәбәтләр… Соңгы елларда япон язучысы Харуки Мураками иҗаты белән мавыгып киттем. «Кафка на пляже», «Норвежский лес» – искиткеч әсәрләр! Кызганыч, ул илле телгә тәрҗемә ителгән булса да, татарчага аударылган әсәрләрен очратканым юк. Ул үзе дә гаҗәеп тәрҗемәче, 2003 елда Сэлинджерның «Над пропастью во ржи» романын япон теленә күчереп бастыргач, бестселлер булган иде бит! Күп сәяхәт итә Мураками: Бөекбританиядә яши, Америкада лекцияләр укый, шунда Принстон унверситеты адъюнкт-профессоры дәрәҗәсе ала! Я әйтегез әле, безнең кайсы язучыбызның сәяхәт итәргә мөмкинлеге бар? Я булмаса, югары мөнбәргә басып, ил күләмендә барган хәрби вакыйгаларга карата кайсысы үз мөнәсәбәтен белдерә ала? Авыл хезмәтчәннәре һәм алдынгы төзелешләр турындагы романнар чоры үтте. Хәзер миллилек – гомумкешелек проблемалары борчый. Заман укучысы – яшьләрне әнә шулар кызыксындыра.

Бүген милли стратегия кирәклеге турында бар да сөйли. Аның нигезенә мәгариф концепциясе, медиа һәм әдәбият ятарга тиеш шикелле. Минемчә, Сез дә шул фикердә.

Милли университет темасына әйләнеп кайтыйк әле. Менә аның бер эшчәнлеге буларак тәрҗемә факультеты була алыр иде. Әлбәттә, әлеге функцияне тәрҗемәләр буенча Агентлык та үти ала. Заказлар Хөкүмәттән керергә, ә әсәрләрне компетентлы һәм бәйсез жюри сайлап алырга тиеш. Югыйсә, хакимият тирәсенә якын булган язучылар гына үз әсәрләрен тәкъдим итәчәк, нәтиҗәдә бу идея шул елны ук юкка чыгачак. Бүген ике телле тәрҗемәчеләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый. Рус, татар һәм тагын бер чит телне камил белгән тәрҗемәчеләр бармак белән генә санарлык: энҗегә тиң алар хезмәте! Тик, һичъюгы бер муенсалык булса да, энҗеләр барыбер табылырга тиеш. Тәрҗемәче хезмәте акыл киеренкелеге таләп итә, тел сүнмәсен өчен аңа эш даирәсен дә булдыру мөһим. Татар теле методикасын никадәр сүксәләр дә (сүз уңаеннан, мәктәпләрдә чит телләрне өйрәнү методикасы да камиллектән бик ерак әле), тел мохите һәм мотивациянең булмавы – төп проблема булып кала бирә. Үз телебездә чыгыш ясаучы билгеле шәхесләребез күбрәк булсын иде.

2

Комментарий язарга