Милли яшәеш әсбабы

Татар дөньясында, гомумән иҗтимагый тормышта һәркемне шаккатырырлык хәлләр, искитәрлек язмышлар бар. «Нур» газетасының дөньяга килүе, аның ундүрт ел дәвамындагы эшчәнлеге дә гаять гыйбрәтле.

Санкт-Петербургта «Нур» газетасының чыга башлавына 110 ел тулу уңаеннан

Татар дөньясында, гомумән иҗтимагый тормышта һәркемне шаккатырырлык хәлләр, искитәрлек язмышлар бар. «Нур» газетасының дөньяга килүе, аның ундүрт ел дәвамындагы эшчәнлеге дә гаять гыйбрәтле. Бу басманың чыга башлавына быелның сентябрь аенда 110 ел тулды. Ике нольле түгәрәк сан булмаса да, быелгы сентябрь ае милли җәмәгатьчелек өчен «Нур» ае рухында үтә. Чөнки узган гасыр башындагы бу сенсацион вакыйганы искә алган саен милли рухлы һәр кешедә тарихи башлангычны тәфсилләбрәк белү теләге уяна. Ни өчен нәкъ Петербургта, нәкъ 1905 елның сентябрендә һәм нәкъ шул рәвешле газета чыга башлаган?

Гади сораулар түгел бу. Чөнки сүз тирән һәм катлаулы тарихлы, заманында берничә дәүләт тоткан татар милләтенең беренче газетасы турында бара. Меңьеллык язма әдәбиятлы татар халкының милли газетасын чыгара башлау – үзе бер сенсация. Бу вакыйганың бары тик 110 ел элек кенә булуы, газетаның XX гасыр башында чыга башлавы гомуми мантыйкка сыймый. Быел хәтта совет чорында оештырылган иң гадәти район һәм шәһәр газеталарының 85 еллык юбилейлары да зурлап үткәрелә. Ә «Нур» нибары егерме биш елга гына элегрәк балкый башлаган…

Аксакал басма һәм хәзерге газеталарның яшь аермасы зур түгел. Чирек гасыр тарих өчен бик кыска чор. Татарстанның яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын билгеләп үткәндә дә әлеге мөддәтнең бер мизгел генә булуы аңлашыла. Бу очракта: «Ни өчен 1905 елга кадәр татарның газетасы булмаган?» – дигән сорау туа. Бу, чыннан да, хикмәтле сорау.

Петербург. атаулла баязитовЧөнки Казанда чыга торган беренче урысча газета 1804 елда оешкан. Ә татарча газета – бер гасырга соңрак… Аңлашыла ки, мондый аерма гаять зур һәм ачы хакыйкатьне ачып сала. Татарларның иҗтимагый тормышын, милли үсешен томалап тору максаты белән патша самодержавиесе татарга газета чыгарырга рөхсәт бирмәгән. Милли кысу һәм рухи изү татарның үсешен тоткарлаган һәм… аны чыныктырган да, җанга-тәнгә бастырып куелган ташны алып ташлау әмәлләрен дә эзләргә, төрле халыклар арасында дуслар, фикердәшләр табарга мәҗбүр иткән! Бер гасыр дәвамында патша хөкүмәтенә татар газетасын ачарга рөхсәт сораган гозерләр явып торган. Аларның барысына да тискәре җавап бирелгән. Чөнки патша түрәләре, әгәр дә татарлар иҗтимагый-сәяси тормышта катнаша башласа, демократик урыс зыялылары белән аралашып, алардан тәҗрибә алса, империя өчен куркыныч туар, дип курыккан. Аларның шүрләве урынлы булган. Тамчы таш тишәр дигәндәй, йөз елдан соң булса да, барыбер, газета чыгарырга рөхсәт алынган. Мондый көрәшне алып барырга хөр фикерле интеллектуаллар, татарга терәк булырга сәләтле шәхесләр башлап җибәргән. Нинди затлы, чиста рухлы кешеләр! Казан император университетының физика-математика факультеты профессоры Иван Ипатович Запольский «Казанские известия» газетасын татарча чыгару проектын 1808 елда күтәрә. Көнчыгыш факультеты вәкиле Маркель Григорьевич Никольский 1834 елда «Бәхрел-әхбар» («Хәбәрләр диңгезе») дигән газета проекты төзи. Аның остазы А.К. Казимбек та бу юнәлештә эш алып бара һәм шуның өчен эзәрлекләнә. Димәк, җавап мондый: «Юк! Татар газетасын чыгарырга ярамый!»

1864 елда коллежский ассесор И.И. Пашино һәм билгеле тәрҗемәче И. Нафаль проектлары, 1865 елда урыс армиясе капитаны В.С. Курочкин кебек затларның гозерләре дә кире кагыла.

Ни өчен икәнлеге дә сер түгел. Казан ханлыгы – Русия самодержавиесе тарафыннан зур авырлык белән яулап алынган беренче колониаль җир. Моннан Урта Азиягә, көнчыгыш дөньясына үтеп керер өчен чаралар күрелә, иң беренчеләрдән булып университет ачыла. Һәм биредә, нәкъ Казанда колониаль режимның иң каты ысуллары кулланыла.

XVIII гасырның икенче яртысында татарча газета ачтыру өчен татар зыялылары, бай катлам вәкилләре йөри башлый. Мәгърифәтче-галимнәр Каюм Насыйри, Хөсәен Фәезханов, Ш. Әхмәров, унтер-офицер А. Котлыяров, язучылар Г. Ильяси, З. Бигиев, җәмәгать эшлеклесе О.С. Лебедева (Гөлнар ханым) кебек затларның тырышлыклары татар вакытлы матбугатын булдыру өчен яу булып күренә. Каюм Насыйриның унҗиде ел дәвамында чыккан календарьлары, И. Гаспринскийның «Тәрҗеман» газетасы чын татар газеталары чыгу көнен якынайткан, аларга нигез ташыдай хезмәт иткән.

Ниһаять, 1905 елның 7 июнендә Санкт-Петербург ахуны, чит ил эшләре министрылыгының тәрҗемәчесе, патша хакимияте алдында зур абруйлы Атаулла Баязитов «Нур» исемле газета чыгарырга рөхсәт алган. Шул ук елның 27 сентябрендә дөнья күргән бу газетада рәсми хроника, патша фәрманнары белән беррәттән милли һәм дини тормышны чагылдырган язмалар басыла. Басманың теле гади халыкка аңлаешлы һәм шактый зыялы булган. Күптән көтелгән бу газета Русия татарлары тарафыннан зур шатлык белән кабул ителгән. Уральскиның «Мотыйгия» мәдрәсәсе шәкерте Габдула Тукай 15 октябрьдә үк (яңа газета ул якка ничек тиз барып җиткән?)

«Нур» газетасына багышлап шигырь яза:
«Төньяктан яшьнәп яшен, бер нур орды,
Яктысыннан халыкның күзе чагылды…»

Һәм бу шигъри мәдхия тиз арада Петербургка барып ирешеп, декабрь аенда ук «Нур» газетасында басылып чыга. Унбиш яшьлек Тукай, радикаль демократ буларак тарихка кергән бөек шәхес, беренче татар газетасы тууының әһәмиятен менә шулай бәяли. Татар телендә нәшер ителгән һәм хакимияткә хәерхаһ булган беренче газета чыгу милли матбугатка юл ача.

«Нур» редакциясендә милләтебезнең затлы шәхесләре, галимнәр, язучылар эшли. Шул ук 1905 елның ахырына кадәр тагы дүрт татар газетасы гамәлгә куела. 1917 елга кадәр Русиядә 125 татар басмасы ачыла. «Казан мөхбире», «Өлфәт», «Ил», «Вакыт», «Фикер», «Кояш», «Йолдыз», «Яшен» кебек атамалар татарның актив сүзлегенә керә. Петербургта «Дума» дип аталган беренче һәм соңгы парламент газетасы, ә Самарада «Икътисад» басмасы дөнья күрә.

1917 елда большевиклар хакимияте «Нур»ны ябып куя, башка юнәлештәге яңа басмалар туа. Социализм чоры үз газеталарын булдыра. Эшче-крестьян сыйныфы матбугаты үстерелә, дин-милләт читләштерелә. Икенче дөнья сугышы елларында фронтларда уналты татар газетасы чыга башлый. Авыр вакытта милләтләр кирәк булган. Максатка ирешү өчен кешеләргә идеяне туган телдә иңдергәннәр.

Сәясәт һәм көндәлек мәнфәгать төрлечә булырга мөмкин. Әмма татар матбугаты хәбәр-гайбәт кенә чәчми, ә бәлки милли яшәешнең мөһим әсбабы булып хезмәт итә. Ул аң-белемне дә, мәдәният-сәнгать байлыкларын да халыкка җиткерә, аңа рухи кыйбла билгеләргә ярдәм итә.

Тарих тәгәрмәче матбугат арбасын алга таба сөйри. Хәзерге чор җәмгыятендә милли басмалар үзенең лаеклы урынын тота. Соңгы дәвердә аларга радио, телевидение, интернет басмалары килеп кушылды. Татарстанда оештырылган «Татмедиа» холдингына йөзләрчә басма керә, аларга дәүләттән матди һәм мәгънәви ярдәм күрсәтелә. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Русиянең егерме бер төбәгендә чыга торган татар басмаларына өстәмә итеп «Без бергә» дигән кушымтаны чыгара. Тәрҗемә ителгән язмалы яки корпоратив максатта эшләгән басма, телерадиоканаллар да очрый. Халык арасында абруй казанган мөстәкыйль һәм шәхси басмалар да бар. Аларның социаль таянычлары, сәяси кыйблалары төрлечәрәк. Уртаклык шунда: татар халкына мөрәҗәгать итү, халкыбызның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, рухын чагылдыру.

Традиция буенча татар матбугат чаралары «коры» мәгълүмат кына таратмый. Иҗтимагый һәм социаль темалар, сәүдә рекламасы белән беррәттән, татар матбугаты тәрбияче, мәгърифәтче вазыйфасын да башкара. Көндәшлеккә сәләтле эчтәлек, заманча һәм кызыклы форма, актуаль темалар, интернет аша да дөньяга күренү милли мәгълүмат системасына ярдәм итә. Дөрес, бу тармак әлегә зур сынау чоры кичерә. Җәмгыятьтә рухи-интеллектуаль таркалу үсеш алган, матди ихтыяҗлар, куллану җәмгыяте әхлагы, милли манкортлык киң тарала башлаган чорда, аудиторияне дә кулдан ычкындырмыйча, милли кыйбланы саклау җиңел түгел. Нинди генә факторлар тәэсир итсә дә, һәммәбез алдында укучыларда милли үзаң тәрбияләү, милләттәшләрнең дөньяга карашын киңәйтү максаты тора. Шунсыз матбугатыбыз яшәвенең мәгънәсе юк.

«Нур» газетасының ачылу тарихы, милли матбугат үткән юл безгә куәт бирә. 1905-1917 елларда барган иҗтимагый тормыш, төрле дәвердәге инкыйлаб-сынаулар матбугатыбызда чагылган. «Нур» газетасы нәшер ителә башлаган чорда татар басмаларының күтәрелеп китүе хәтта опера сәнгатендә дә. Резеда Ахиярованың Ренат Харис либреттосы буенча язылган «Шагыйрь мәхәббәте» операсында татар газетасы редакциясе һәм типографиясе күренешләре сәхнәләштерелгән. Анда мөхәррирләр, язучылар, газета басучылар, тарихи шәхесләр дә бар. Бу сәхнә тамашасы зиһенгә һәм йөрәккә зур тәэсир ясый. Милләт тормышы көзгесе булган матбугат эшчәнлеген опера сәхнәсенә күтәрә алган башка халыкны белмим. Могҗизага охшаш язмышлы милләтебезнең өзлексез рухи көрәш алып баруы, 110 ел элек ачылган «Нур» газетасы һәм аның варислары ярдәмендә бүтән халыклар белән горур яши алуы соклану хисе уята.

Комментарийлар

  1. Илһам
    Окт 01, 2015 @ 10:41:22

    Римзил абый, хәерле көн! Зур игътибар белән укып чыктым. «Нур»ның юбилее уңаеннан бик җитди, әтрафлы, яхшы мәкалә язгансыз. Уйландырдыгыз. Рәхмәт Сезгә!!!

Комментарий язарга