МИН ИКЕНЧЕ КАБАТ ЯШИМ БУГАЙ

Мин икенче кабат яшим бугай:
җире бүтән,
һава,
көн бүтән…
… Мондый түгел иде минем гомер,
бер яшәгән идем мин күптән.

Без үлчибез кеше гомерләрен
әнкәсеннән туган көненнән.
Үлә, диләр, кеше бер мәртәбә,
ничә тапкыр туа -кем белгән?!

Бөек сер

Туа кеше.
Озак яши кеше.
Үлә кеше серне аңламыйча.
Илаһи Көч Җирдә йөртә аны
гомере буе һич тә алдамыйча.
Алмаш туа аңа.
Яши.
Үлә.
Ул да китә.
Сере кала шулай.
Йөзенчесе,
меңенчесе серне
ачылмаган килеш ала шулай.
Еллар үткән.
Мең еллар да үткән.
Миллион еллар шулай үтәр тагын…
Ачылыр, дип Бөек Яшәү Сере –
һәрбер кеше әле көтәр тагын.
Шуңа күрә дә бит Бөек Сер ул.
Бөек Сер ул һәрчак читтә тора.
Кеше аңа якынайган саен
шуның кадәр ул да китә тора.
Ул ачылмас.
Ачылса да бары
ачылыр ул башка затлар өчен.
Ачкычлары галәм төпләренә
салынгандыр мәңге саклар өчен.
Бер күкләргә карап уйлау кызык
үз-үзеңне һич тә алдамыйча.
Килгән китә!
Без дә бер китәрбез
үзебезне үзебез аңламыйча.
Яшәргә, дип кенә тудырылган
Гомере бар
кеше яши генә.
Илаһи Көч Җирдә йөртә аны,
алдамый ул –
бары дәшми генә.
1987

БЕР НОКТАДА

Гомерен кеше өчкә бүлеп яши:
киләчәге,
бүгене,
үткәне.
Киләчәктә килер, дип ышана
үткәннәрдән үзенең көткәне.
Бүгене белән яши.
Әйтми кеше:
и, кызганыч, диеп, киләчәк.
Киләчәктә кемдер:
әрәм булды
үткән гомерләрем, диячәк.
Онытасы килә үткәннәрен –
онытырга кирәк кемгәдер.
Кемнәрнеңдер үткәннәре төшкә
кара кайгы булып керәдер.
Онытып булмый.
Үзенең яшәвенә
була алмас кеше хәтерсез,
хәтеренә әгәр төшми икән,
үткәннәре аның кадерсез.
Гомер бит ул!
Аның мизгеле дә
тоелмыйча үтә бик сирәк.
Үткәннәрен кеше сагынмаса,
үткәннәре аның юк, димәк.
Яше җитә адәм баласының
үзе генә тойган ноктага.
Үткәненә борылып карар өчен
шул ноктада кеше туктала.
…Үткәннәрне бүген искә алдык,
дуслар белән барлап утырдык.
Безнең үткән –
калын китап икән,
бик игътибар белән укырлык.
Рәхәт булып китте,
җиңел булып…
Гомеребезне күрдек,
тойдык бер.
Тормыш безне урап үтмәгән дип,
горурланып уйлап куйдык бер.
Киләчәккә карап шәраб салдык –
чыңлап алды кулда тустаган.
Без үткәннәр өчен чәкештердек,
бүгенгесе,
шөкер,
узмаган.
Өчкә бүлә гомерен.
Өчесе дә
кирәк аңа гомер иткәндә.
Яши кеше.
Үзе белән бергә
өчесе дә кала үткәндә.
Үпкәләмәм.
Төгәл түгел, димәм,
бер көн артык,
бер көн ким булса.
Мин бик риза
минем киләчәгем
үткәнемә әгәр тиң булса!
1987

РИЗА ТҮГЕЛ

Кабиләсе инде үлеп беткән.
Иле-җире,
халкы югалган.
Шуны гына раслар өчен җирдә,
шаһит булып кына…
ул калган.
Чукрак-телсез итеп карый аңа
бу илдәге халык күптәннән.
Башка телне белми,
аның телен
белми икән җирдә бүтәннәр.

Сөйләшәсең үзең белән үзең,
сүз кирәкми,
димәк, дәшмисең.
Ишетә торып,
сөйли белә торып,
чукрак-телсез булып яшисең.
Каушадым мин,
өшеде күк җаным,
аңладым да шундый хәл барын.
Йөрәгемә сукты салкын дулкын
үтеп Австралия ярларын.
Бу яңалык түгел иде, юкса,
дөнья баткан күптән бу чиргә.
Азмы халык туып яшәгән дә,
азмы халык киткән бу җирдән?!
Бөек халык һәрчак җиңә килгән,
көчсезләрне көчле бетергән.
Йортын-җирен алган,
мал-мөлкәтен.
Үзен аскан,
аткан –
үтергән.
Хәзер инде бетерү ысуллары
камилрәк,
каннар коелмый.
Эри халык!
Ә үзенә бер дә
бетәр кебек булып тоелмый.
Җиренә дә тими,
алмый йортын,
исән-имин тора малы да.
Бөек халык әкрен генә аның
кереп бара газиз җанына.
Чөнки белә:
тән ярасы бетә,
каны исән булса терелә;
җаны үлсен дисәң,
тәнгә тимә,
богау сал син туган теленә.
Азмы инде телсез халык?!
Җирдә шаһитлары гына калалар.
Азмы инде
ата-ана телен
аңлый алмый торган балалар?!
Яши әле минем халык җирдә,
шаһит булып кына калмадым.
Туган телем исән-сау вакытта
бүтән халык телен аңлармын.
Бетәргә, дип түгел,
туган халык
ахыргача бергә барырга.
Беребез дә безнең риза түгел
чукрак-телсез булып калырга!

Комментарий язарга