Мин кемнән ким?

Шулай туры килде – бишенчегә кызым яңа мәктәпкә күченде. Шуннан башланды. Юк, мәктәптә димим, мәктәбе дә, мөгаллимнәре дә искитәрлек әлегә. Соңгы көннәрдә кискенләшеп киткән катлаулы чорның татар теленә карата каршылык хәрәкәтенә бәйле иде булса кирәк. Яңа мәктәпкә язылырга баргач, минем кебек үк авылдан килгән татар ата-аналарының, “глауный, татарча не надо” сүзләрен ишеткәч, башланды бугай. Телем белән чәкәләшергә, һич югы сугып егарга теләгем бар иде, тәрбиям андый түгел – толерант булырга тырышып, телем тешләдем. Татар гимназиясендә укыганда, чын милли мохит дигән кабырчык эчендә генә яшәлгән микән әллә, дип тетрәндем. Үземә уңайлы булган, башкаларны күрмәгәнмен, янәсе. Ә дөнья соң икенчерәк агым белән бара икән ләбаса. Чыңгыз Айтматовның маңкорты күз алдына килә дә баса, килә дә баса бит. Газиз анасын, туган телен, исемен оныту өчен башларына карындык кигән адәмнәр арасында адашып йөрим шикелле.

Үзебез яшәгән күпкатлы йортта яшәүчеләр ватсапта үз төркемнәрен оештырды, күрше хакы дип аралашабыз, бәйрәмнәр белән котлашабыз, дигәндәй. Шул төркемдә берничә ханым “Зачем нужен татарский?” дип яза башлагач, сискәнгән күңелгә янә ут өстәлде.

Бу матавыкларга карата ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карары чыккач, күзләр ачылып киткән төсле булды. Әйтерсең лә, Энгель Нәвапович караңгыда адашмас өчен кулыма фонарь тоттырды. Югыйсә, РФ Конституция суды карарын барыбыз да белә. Күршекәйләрем Русия мәгариф министры Васильева ханым әйткән татар телен укытуга кагылышлы җылы сүзләрен дә ишетми калмаганнардыр. Ватсап аша гына боларның авызларын ябам, мәйтәм.

Әмма күршеләр белән күрше хакын саклап та яшисе килә. Моны ут күршебез булган дәүләт үзе дә белергә тиеш иде шикелле. Русиянең тел сәясәте илдәге урыс булмаган башка халыкларга карата җимергеч тәэсирен фонарь яндырмасаң да, күзгә ташланырлык лабаса. Аурупача яшәргә хыялланабыз, күбебез чит илгә барып кайтса, вәт анда кешечә, кеше өчен эшләнә, дип аһ итәбез. Кешенең Конституциядә язылган хокуклары, хаклары санланган илдә кемнең яшисе килмәсен! Анда күрше халыкның теле – шул халык өчен бик тә кадерле булуын да беләләр шул. РФ Конституциясе буенча бездә дә балалар дәүләт теле саналган ике телдә – татар һәм рус телләрендә белем алырга хокуклы. Кануннар белән якланган дәүләттә яшәргә һәм иҗат итәргә телим! Ә мин кемнән ким?

Татар телен укыту факультатив кына булып калсамы? Үз Ватанымда үз телемнән ваз кичтерделәр, дип кабул итәчәкмен! Мине генә түгел, нәселемне дә! Рус күршеләрем берүк акыллы һәм зирәк булып, ике милләт арасында низаг утын кабызмый гына, ике телдә дә тигез күләмдә белем алу мөмкинлеген яклар, дигән өмет утым да сүнмәгән әле.

Татар теле миңа нигә кирәкме? Үз әти-әнием белән үз телемдә аралашу өчен дә! Ә бит кызымның да, аннан туасы нәсел дәвамчыларының да миңа татарча эндәшүен ишетәсе килә!

 

 

Комментарий язарга