«МИН ҮЗЕМ ЯРАТАМ!»

Караңгылык сарган шәһәр урамыннан атлаганда ут янган тәрәзәләргә үзеннән-үзе күз төшә. Алардан самими рәхәтлек, гаилә җылысы бөркелә төсле. Тын гына яуган ап-ак кар бу хисне тагы да көчәйтә… Эх, кавышкан һәр пар, ныклы нигездә гаилә корып, әнә шулай бәхет кочагында, тәрәзәләрендә ут балкытып яшәсен иде дә бит… Ни кызганыч, заманалар үзгәрү белән беррәттән гаилә төшенчәсе дә асылын югалтты, кадерсезгә әйләнде. 

Бөтенрусия «Татар гаиләсе» фонды җитәкчесе, ТР Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзасы, РФ Сәламәтлек саклау отличнигы, табибә Миләүшә ханым Гайфуллина да, шушы хәлгә йөрәге әрнеп, киңкырлы эшчәнлегендә татар гаиләсен саклауны, аның күркәмлеген бар җиһанга таратуны максат итеп куя.

Йөрәге белән гүзәллеккә гашыйк ханым ул: матурлык аның өчен тышкы кыяфәттә дә, эш-гамәлдә дә, гаиләдә дә, көндәлек тормышта да һәм, әлбәттә, адәм баласының эчке дөньясында да чагылырга тиеш. Хәер, матурлыкны күрә, аңа соклана белү өчен үзеңнең дә шуңа омтылуың һәм тирә-юньдәге кешеләрне яратуың зарур. Миләүшә Хафиз кызына бу сыйфатлар ят түгел. Мизгел эчендә үзенә гашыйк итү сәләте дә хас әле аңа. Әлеге язманы әзерләр алдыннан очрашу сәгатен билгеләгәндә дә, «безгә күпме вакыт кирәк булыр икән» дип сорагач, «берәр сәгать җитәр» дисәм, матурлык төшенчәсенең асылын эзли-эзли гәп куерта торгач, төш җиткәнен сизмәгәнбез дә. Кечкенәдән күңелендә бөреләнгән кешеләргә ярдәм итү теләге Казан медицина институтына алып килгән бу кызның, соңрак инде үз эшен осталык белән башкарып, Рес­публика клиник тире-венерология диспансерының физиотерапия бүлеге мөдире дәрәҗәсенә ирешкән, авыруларны дәвалаудан куаныч табып, утыз елдан артык гомерен табиб­лык һөнәренә багышлаган, иҗтимагый эшләрдән исә көч алып яшәгән ханымның барлык күркәм якларын ачу өчен бер очрашу гына аз, билгеле. Курсташы Нурислам белән үрнәк гаилә корып, уллары Айрат, кызлары Алсуны бар яклап тормышка әзерлекле итеп үстерүләре, үзләре кебек үк башкаларга ярдәм күрсәтсеннәр дип, аларда да табиб һөнәренә мәхәббәт уятулары үзе үк мактауга лаек. Миләүшә ханымның җәмәгать эшләренә тартылуы да кешеләрне яратудан, гел алар арасында булырга омтылудан килә. Ике телдә дә камил сөйләшәсең, башкалар белән уртак телне тиз табасың дип, Казанның меңьеллыгы алдыннан, Бөтендөнья татар конгрессына хезмәттәшлек итәргә чакыргач, мәктәп елларында комсомол сәркәтибе булуын исенә төшерә дә, озак уйлап тормыйча ризалаша ул. Соңрак конгресс канаты астында төзелгән «Татар гаиләсе» фондын җитәкләү вазифасын аңа тапшыралар. Көч-куәте ташып торган ханым янә җиң сызганып эшкә керешә. «Бу фондны ачуның максаты – татар гаиләсен башкаларга таныту, аның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, телен саклау, – дип сөйли Миләүшә Гайфуллина. – Күңел биреп хезмәт куйгач, нинди генә эшкә алынсак та, кайсы гына министрлык, оешма белән элемтә урнаштырсак та, безне уңыш читләп узмый. Ниятебез изге – татар гаиләсен саклау һәм аның күркәмлеген башкаларга күрсәтү. Ел саен уздырыла торган «Пар канатлар» татар гаиләсе бәйрәме, «Татар егете» һәм «Татар кызы» бәйгеләрен үткәрүдә катнашабыз, «Гаилә һәм мәктәп» журналы белән берлектә «Күркәм гаилә» конкурсын оештырабыз. Шулай ук ел да февраль аенда – Бөтендөнья туган телләр, унбишенче майда – Бөтендөнья гаилә, ноябрь ахырында Әниләр көннәрен билгеләп үтәбез. Бөтен чаралар да туган телне, гаиләне саклауга юнәлдерелгән. Туган оясыннан аерылган кош чит җирдә үзенә ямь тапмый, туган телен сөймәгән зат та башкаларның телен, йолаларын хөрмәт итә алмый. Туган телен яраткан бала гына инсафлы булып үсә». Әңгәмәдәшем фикеренчә, Татарстан сыман күп конфессияле республикада туган телне саклап калыйк дисәк, халыкның фикерләү сәләтен үстерергә кирәк. Җәмәгать транспортында барганда үзе урысча белмәгән әбиләрнең онык­лары белән вата-җимерә урысча сөйләшүләрен ишетсә дә, битараф кала алмый ул. Берсендә түзмичә, «үзегез урысча да белмисез, балагызны татарчага да өйрәтмисез», дип өлкән яшьтәге бер ханымны шелтәләп тә алган. «Безгә менә шушы наданлыктан чыгарга кирәк, – ди Миләүшә ханым. – Кайчак: «Ниш­ләп татарлар урысча белергә тиеш тә, ә алар безнең телне өйрәнми? Ике телле дәүләттә яшибез бит», – диләр. Беренче чиратта, милләтебез, гаиләбез өчен борчылыйк. Хәзер бит кайберәүләр милләтен түгел әти-әнисен дә карамый, туганнарыннан ваз кичә. Баераклары чит илдә күчемсез милек сатып алып, яшәргә шунда китә, үзен бөтен нәрсәгә ирештем дип, уйлый. Ә андыйлар олыгайгач ялгыз кала: әти-әнисе янына кайта алмый, чөнки алар инде бакыйлыкка күчкән. Балаларының үз тормышы – әби-бабасының диненнән дә, теленнән дә, гореф-гадәтләреннән читләшкән. Шулай итеп, адәм баласы кырда ялгыз үскән, еллар узып корый барган агачка охшап кала. Аны дәрәҗәсе дә, мал-мөлкәте дә бу япа-ялгызлык­тан коткара алмый. Туганнарың – тормышыңның нигезе. Тәрбияле, игелекле кеше икәнсең, бервакытта да якыннарың, милләттәшләрең арасында хөрмәтең югалмый». Әнә шундый уй-фикерләр белән янып яшәгән Миләүшә ханым өчен, туганы булсынмы, гап-гади кешеме, анысы әллә ни мөһим түгел, кара-каршы утырып, күзгә-күз карап сөйләшү, аралашу алтын-көмештән дә кыйм­мәтрәк. Әнисенең: «Кешеләргә үзеңдә булганны бирә алу бәхет, сорарга язмасын», – дигән сүзләре дә моңа этәргеч ясагандыр, шәт. Әтисенең: «Кызым, синең аркаңда берәү дә эшсез калмасын һәм төрмәгә утырмасын», – дигәнен дә гомере буе исендә тотып яши: берәрсен хаксызга рәнҗетүләрен күрсә, карчыга балаларын саклаган кебек, шул затны якларга ашыга. «Әти-әни барлык туганнарны җыеп тора, өебездән бервакытта да кунак өзелми иде, – дип искә ала туган йортын. – Алай гына да түгел, әти – коммунист, әни – укытучы-пропагандист, ә әби намазны калдырмый, ураза да тота. Алар бер-берсенә комачауламыйлар, аңлашып гомер кичерәләр. Совет заманында динне кыстылар дигән сүзләр белән килешмим. Без – балалар моны сизмәдек. Шулай үсүебез әти-әнинең зыялы, белемле икәнлекләрен күрсәтә. Ә күп нәрсә – хатын-кыз кулында. Ир өйнең бер чатын тотып торса, хатын – өч чатына терәк. Үземнең әни гаять акыллы, зирәк, авыл халкы аның янына киңәш сорап килә иде. Әти дә иман белән яшәп, авылда мәчет салдырды. Хәзер шуларны уйлыйм да, нинди матур эшләр башкардылар дип сокланам».
Үзенекеләр турында гына түгел, ә иренең туганнары хакында да горурланып бәян итә Миләүшә Хафиз кызы. Мамадыш районына килен булып төшкәч, җиде баласын бер йодрык итеп үстергән каенанасыннан күп нәрсәгә өйрәнә, «минем каенана кебек кеше җир йөзендә юк» ди. Югыйсә, Нурисламның мишәр кызына өйләнергә ниятләгәнен ишеткәч, әнисе дә, туганнары да икеләнеп кала. Булачак кәләшне күргәч кенә шик-шөбһәләре тарала. Яши-яши каенана килененә «кызым» дип тә түгел, «гөлкәем» дип кенә эндәшә башлый. Хәзер инде Миләүшә Хафиз кызы үзе каенана да, татарлар әйтмешли, «әби», ягъни кияү әнисе дә. «Кеше үзен һәрвакыт кысаларда тотарга тиеш, – ди ул. – Борынгылар ул анасы – губернатор, кыз анасы посып ятар, дигәннәр. Мин губернатор да, посып та ятам. Абсолют рәхәтлеккә омтылу упкынга илтә ул. Бу тормышта һәрнәрсәнең микъдары бар. Шуңа күрә хезмәтне яратып, тырышып, туган һәр көнгә сөенеп, шатланып, аралашып яшәргә кирәк».
Әйе, йорт тоткан да, йорт бетергән дә – хатын. Миләүшә ханымны тыңлагач та, көчле затларны нәфис ханым-туташлар алыштыра, дөнья алар кулына күчеп бара дип уйлап куйдым. Юк, ялгышам, табигать һәрнәрсәдә тәңгәллек ярата. «Тормышта иң мөһиме – гаилә, – дип ассызыклый героем. – Хатын-кыз – үз, ир-ат үз урынында булмаса, каршылык туа. Гомер-гомергә татар хатын-кызлары ир-атларны санлап, хөрмәт итеп яшәгән. Ислам кануннары буенча да ир кеше баш булган. Хәзер инде балаларыбызның нинди җәмгыятьтә тәрбияләгәнен дә белмибез. Туксанынчы елларда бөтен нәрсә югалды, элеккеге матурлыкның «м» хәрефе дә калмады, аңлый алмаслык бушлык барлыкка килде. Ә бит, өеңнән чыгып киткәч, нинди генә абруйлы трибуналар көтсә дә, күпме генә акча тапсаң да, кайда гына эшләсәң дә, чит илләр гизсәң дә, гаиләң көтмәсә, сине бәхетле дип булмый. Бер ай элек кенә Түбән Новгородка конференциягә бардым. Көне буена сузылган чара сәгать кичке дүрттән соң тәмамланды. Казанга поезд кичке тугызда гына. Карыйм, бөтен кеше өенә ашыга. Берүзем басып калдым. Шушы хисне кичергәннән соң янә бер мәртәбә гаиләнең зур бәхет икәненә инандым».
Утыз биш ел бер-берсенә тугры булып, тигез гомер иткәннәре өчен Гайфуллиннар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнгән. Әлеге мәртәбәле тәбрик­ләүгә нинди хезмәт куеп ирешүләре бу ике йөрәккә генә мәгълүм. Ләкин тормышны киредән башларга туры килсә, мөгаен, Миләүшә ханым барыбер Нурислам әфәндене сайлар иде. Утыз биш ел элек ничек итеп, ничә ел бергә укып, күңел кылы бер мәртәбә дә тартылып карамаган, көтмәгәндә кабынган мәхәббәттән тынычлыгын югалткандагы шикелле… Аның йөрәге хис-тойгыларга бирешмичә, акылга буйсынып типсә дә, кешене аерым сыйфатлары өчен яратмый. Гаепсез яр эзләгән ялгыз калыр, ул аны тулысынча газиз җан итә. Ә бит аның кебекләр үзләре янында Нурис­ламдай көчле рухлы, үз сүзен нык әйтә торган зат булганда гына чәчәк ата. Балдак бармакка күрә, яр йөрәккә күрә шул. Гомер язына кайтып пар сайларга дисәң, Нурислам әфәнденең дә Миләүшәсен алуына шик юк. Алар бербөтен, фикердәш тә, сердәш тә, дус та. «Тагы да рәхәт, татлы бәхет – балаларың тәүфыйклы булып үсүендә. Алар борчу-мәшәкать китерми яшәсә, әти-әнигә моннан да зур бүләк юк. Андый ата-ана картлык көннәрен тыныч күңел белән каршылый. Без балаларны иркәләмәдек, хәзерге кебек төрле җиргә йөртергә дә мөмкинлек булмады. Алар безнең үрнәктә тәрбияләнде. Кая гына барсак та, улыбызны да, кызыбызны да үзебездән калдырмадык. Кулларыннан тотып алып чыгып китә идек. Әни берсендә хәтта: «Кадерле балаларыгызны кадерсезләп йөрмәгез. Бала белән килгәнне берәү дә яратмый», – дип ачуланды да әле. Ә бит миңа башкаларның яратуы әллә ни мөһим түгел. Мин үзем яратам!»
Хатын-кыз бәхете ир-атныкыннан ничек аерыла диләр. Бу сорау­га Миләүшә ханымның җавабы әзер: хатын-кыз бәхете ул гаиләдә үзеңне хуҗабикә итеп сизү. Бу инде, акыллы хатын хәзинә икәнен истән чыгармыйча, үз сүзеңне уздыра алу, башкаларның синең белән санлашуы, аларның шәхесенә кагылмыйча, авырлыкларны, каршылыкларны җиңү һәм кешеләргә ярдәм күрсәтү дигән сүз. Шуңа әле Миләүшә ханымдагы шикелле ачу сакламау, эчке дөньяны чүп-чар җыеп керләндермәү, килеп туган бәхәсне урында хәл итә белү кебек сыйфатларны кушсаң, хатын-кыз хуҗабикәдән дә югары күтәрелә. Бәхәссез, андый хатынның киңәше ханга да яраячак.

IMG_1922

IMG_6493

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Миләүшә Гайфуллина, Марс һәм Гөлчәһрә Тукаевлар Гаилә көнен бәйрәм иткәндә

IMG_6487

«Татар гаиләсе» фондының элеккеге рәисе Туфан ага Миңнуллин белән

67- итог

Алар бербөтен – фикердәш тә, дус та, сердәш тә

IMG_4022

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Миләүшә Гайфуллина татар хатын-кызлары форумына җыелган ханымнар арасында

print_532781_460005

«Татар гаиләсе» фонды рәисе Роберт Миңнуллин белән Миләүшә ханымның туган ягы Чистай районы Татар Сарсазы авылы мәктәбенә очрашуга кайткач

Печать

Миләүшә Гайфуллина хезмәттәшләре арасында

IMG_7032

Баланың баласы балдан татлы

Комментарий язарга