Минем җәйге ялларым

Җәй… Әлеге сүзне ишеткәч күз алдына нәрсә килә? Кояш, җылылык, тирә-юнь яшеллеккә күмелгән. Көннәр озыная, төннәр кыскара. Кояш кыздыра. Яллар вакыты. Ләкин хәзерге вакыт белән чагыштырганда ул күзаллау бүтән, башкача. Мәктәп елларында җәй ул каникуллар башланганны, әбигә авылга кунакка кайтуны аңлата иде. Рәхәт чак… Йокың туйганчы йоклыйсын, урамга чыккач битендә кояш нурлары уйный, кошлар сайрый, әби тәм-томлар белән сыйлый.

Хәзер инде студент чак башлангач җәй дә башкача үтә. Башкалар өчен җәй 1 июньнән башланса, студент халкында исә яллар җәйнең яртысы гына үткәч старт ала. Минем дә җәем сессия белән башланып китте. Имтиханнарга әзерләнү, төннәрен лекцияләрне өйрәнеп утыру, имтиханга керер алдыннан студентлар арасында йөргән сынамышларны үтәү. Әз генә түзәргә кирәк һәм тиздән яллар башлана дип бер имтиханнан икенчесенә йөри-йөри соңгысын да тапшырып чыгасың. Ниһаять, имтиханнарың тапшырылган, кулыңда билгеләрең куелган зачеткаң. Әмма ялга чыгарга иртә әле – практикаңны үтеп зачет аласың бар. Татар филологиясе һәм журналистика белгечлегендә укыгач практикабыз да журналист эшчәнлегенә кагылышлы иде — мәкаләләр язу, аларны тәрҗемә итү. Әлеге практика теориядә алынган белемнәребезне гамәлдә кулланып карарга мөмкинлек бирде.

Менә студент халкының да җәе башланды. Ләкин, никтер быелгы җәй үзенең һава торышы белән бик сөендереп тормады. Көннәр буе яңгырлар ява, яумаса көзләрен сыман салкын.

Август ае туйлар сезоны башланып киткән вакыт. Атна саен бәйрәм, атна саен туй. Яшь парлар яңа гаилә төзиләр, тормышка аяк басалар, кызыл туйларын уздыралар, гомерлеккә бергә булырга дип вәгъдәләр бирешәләр. Туйда кунак булган егетләр кияүгә шаяртып кына камыт киясең дип әйтсәләр, кызлар исә Венера Гәниева җырындагы “туй күлмәге кигән кыздан көнләшеп лә үләрлек” дигән сүзләрдә сыман ак көнләшү белән генә кәләшкә сокланып карыйлар.

Шулай итеп, күзләреңне ачып йомганчы җәй үткән дә киткән. Артка борылып карасаң шул җәйнең өч аена дип планлаштырылган күпме чынга ашмаган хыяллар, күпме ниятләр эшләнмичә калган. Шуңа күрә һәр көнеңнән нәрсәдер алып, планнарыңны, хыялларыңны чынга ашырып яшәргә кирәк.

Комментарий язарга