Татар телем «Шүрәле»дән башланды

Татар теле белән танышу Г.Тукайның «Шүрәле»сеннән башланды. Университетның беренче курсында укыганда миңа аның буенча курс эше язарга тәкъдим иттеләр.

Чөнки ул күп телләргә тәрҗемә ителгән. Соңыннан анекдоттагы кебек: бер ни дә хәтерләмим… Уянганда татарча сөйләшә идем.

Татар телен өйрәнү үзеннән үзе килеп чыкты. Бу телне өйрән яки өйрәнмә дигән кеше дә булмады, нәрсәгә кирәк ул сиңа дип тә сорамадылар. Университеттагы укытучыларыбыз гына «укуны бетергәндә син татарча да сөйләшә идеңмени», дип гаҗәпләнделәр. Өйрәнеп, берни дә югалтмадым. Татарларның үзара сөйләшкәннәрен, җырлаганнарын аңлый алам, үзем дә кушылып җырлыйм.  Татар театрын яратып карыйм. Интернетта татарча информация һәм төрле приложенияләр булмавы гына кызганыч.

Рита, Казан. 

1v2OeRKYDcw

Комментарий язарга