Минем ышанасым килә

Минем ышанасым килә
1.
Минем ышанасым килә
Бар да яхшы булачагына.
Картайгач үкенмәмен дип
Карап балачагыма..
Тик
Балачак уткән инде
Мең ел элек ташлап киткән инде
Синең яшь башыңны калдырып
Яшьлеккә,
Боресе ачылмаган чәчәктән
Таләп иткән җимешләр..
Ә Мин әзер тугел
Уземне яратырга,
Ошаткан җанны каратырга,
Җитди булырга,
Кирәк булганга гына кешеләр белән
Утергеч әңгәмәләр корырга,
Алманы бүлмичә ашарга,
Җиргә төшергә,
Мин әзер тугел.
Әзер түгелме, әллә
Теләмимме?
Һәр көн могҗиза көтү —
Хәзер традиция.
Ясамый булмастыр башымда
Революция.
Качсын өчен бөтен
Галлюцинация
 (бу гомумән импровизация)
Күз алдымнан.
Качмасын..
Бары тик ал томаны
Чынбарлыкны капламасын,
Башкалар кебек күренергә
Комачауламасын.
Буласым килми минем
Таш йөрәкле бер сын.
Андыйлар да бар
Юлларыма әле күп очрарлар ,
Алар
Эчлеге билгесез кәнфит сыман
Узләренә тарталар һаман,
Ияләндерәләр, ышандыралар..
Елмай, дустым, хәлең булса да яман;
Ышан, хәзер шундый заман —
Үзеңә син үзең каһарман.
Ясама тормышыңнан карурман,
Яса аннан гөлбакча,
Чәчәкләр атсын бакча-бакча,
Сизгерләрнең хушын алсын,
Явызларны эретсен
Өчен.
Үзең өчен.

2.
Өйрәтегез
мине яшәргә.
Бирегез миңа да сары күзлек,
Минем зәңгәр кузлек белән
Сез күргәнне түгел күрерлек.
 Шүрлек
Чиктән тыш биек.
Әллә аякка басаргамы ирендек,
Кирәкмәгән сукмаклар белән йөрендек,
Шунадыр да шыксызрак курендек..
3.
Йолдызлар,
Сез гуя һавада катып калган
Карлар.
Кызыктырып купме еллар җемелдисез,
Эллә инде сез күрмисез?
Йөрәкләр күптән яналар,
Күзләр йомылалар,
Куллар бәйләнәләр..
Гөлгә.
4.
Һәй,
Жилбәзәк,
Ваемсыз
һәм хыялый яшьлек!
Бер ай элек
Мина 17 иде,
Ә буген
13 не дә тугел бирерлек..
Мин кайныйм-
Кайда барыйм?!
5. Күкнең зәңгәрлеге мине һаман йота,
чиксездер вакыт, калган артта..
Ә алда?
Тик,
Шул күкләр генә
Мине бу дөньяда тота..
Галәм, син бердәнбер чиксез
Һәм бердәнбер сиңа карап туеп булмас кебек
Бердәнбер.
Нигә кешеләр мәңгелекне
Шулкадәр бөеклиләр?
Кадерлеләрен мәңгелек белән
Ярәштерәләр
Ә үзләре..
Галәм, син хыял.
6.
Мин унҗиде мәртәбә
Язны кичердем.
Ни белән шаккатырмакчы буласын син мине тагын, дустым
Алмагач чәчәкләре һавада бөтерелә
Беләм , җитәр минем дә чиратым
Коелырга
Тик әлегә
Мин чәчәк атам.
Мин мәңге онытмам синең
Нурлы йөзеңне,
Дустым,
Кулың туңса , ашыкма аны тизрәк җылытырга
Йөрәгең туңса, ашыкма аны җылыттырырга
Теләсә кемгә.

Комментарий язарга