Миннән булмый…

Һәр кешенең кулыннан эш киткән чаклары була. Булмый инде, булмагач…

Соңгы арада «булмый»лар ешаеп киткәч, бераз китаплар укыштыргаладым. Дөньяга кайтырга кирәк иде ич… Анда ни генә юк. Психологларның укып истә калмаслык терминнары арасында буталып йөргәч, гади генә, үзем аңларлык берничә тезис билгеләргә ирештем. Укып карагыз әле, бәлки минем белән килешерсез?

Ялкаулык өянәге

Я, ялкаулык чире булганы да юк миндә дип, кайсыгыз өздереп әйтә ала? Була шул, бүген эшкә барасы килми, юрган астында изрәп йоклаганда нигә хөкүмәт эшенә дип чыгып китәсе икән ә? Я ашарга пешерәсе килми… кичәге ашны гына җылытып ашарлар, хәл юк, янәмәсе. Ахирәтең кинога чакыра – яшь чак түгел, туктале, телевизор каршыннан торып, урамга чыгарлык көч җитми. Диванда бик уңайлы бит. Әйе, болар барсы да шул ялкаулык өянәге инде. Менә шуларны кайберәүләр, бик тиз җиңеп ата, я әче таңнан торып йөгерә башлый, я юл биштәрен тутырып, күрше шәһәргә булса да, сәяхәткә чыгып китә. Ә кемнәрдер, шул ялкаулык кочагында кала, таудан тәгәрәп төшкән кар түмгәге кебек инде ул, ялкаулыкның да аска тәгәрәгән саен куәте арта тора.

«Мин ул түгел»

«Әнә күрше хатыны булдырган, ә мин юк…» Чия пирогы пешерү турында гына сүз барса иде… Юк шул, ул матуррак, акыллырак, бай да, ире дә төпле, балалары да тәүфыйклы… Менә-менә… шундыйрак уйлар башка килгән чаклар да була. Исәпләмибез шул… Кемгәдер җиһан көчләре бирелгән, кемгәдер, үз буена карап кына… Әмма әнә теге күршенең дә мәктәптә укыганда синнән бер генә артык җире булмаганын нигә онытырга? Әйе, ул бүген уңышлырак ди. Моңа ирешү өчен ул әйбәтрәк тырышкан, димәк. Ул булдырган ич, димәк, син дә булдырырсың!

«Монда да бик әйбәт»

«Болайрак итсәм, тегеләйрәк булыр кебек тә… нәрсәгә, болай да яхшы бит әле… Күктәге торнага кызыгып, кулдагы чыпчыкны нигә ычкындырырга?» Дөрес әйтәмме? Буламы шундый чаклар? Җайлы, уңайлы ояны калдырасы килми инде ул. Гәрчә, акыл белән уйлыйсыздыр да: бераз селкенмичә, тормышыңда уңай үзгәрешләр үзләре пәйда булмаячак бит. Тик бүгенге тыныч, рәхәт халәтең дә мәңгелек түгел. Телисеңме-теләмисеңме, барыбер үзгәрергә туры киләчәк.
«Соңрак эшли алам»

«Эшем тыгыз. Бүген түгел. Балалар, эш, вазыйфалар, мәче дә бар…» Сәбәп табыла инде ул. Бүген эшлисе әйберләрне иртәгегә калдыру гадәте бөтен планнарны ега да сала инде. Елан куянны йоткан кебек, шыпырт кына, тавышсыз-тынсыз юк итә. Иртәгә дигәнең, «киләсе атнага», анысы «яңа елдан»га әйләнә дә куя. Була торган түгел, димәк. Әгәр инде нәрсәгә дә булса ирешергә исәп тоткансың икән, «Нигә мин моны бүген үк эшли алмыйм мәллә?» диясе. Шуның белән шул.

«Ничек икәнен белмим…»

«Эшләвен эшләр идем дә, ничек эшләргә икәнен генә белмим шул… Берәү дә булышмый, үзем генә булдыра алмыйм!»

Җәмәгать, элеккеге заманда шулай әйтүчене акларга була иде әле. Тик хәзер… Нинди дә булса өлкәдә уңышка ирешүнең миллион төрле юлы бар: укырга кирәк булса, остазлар табарга була, китаплар, интернетта әллә никадәр мәгълүмат. Ач та кара, өйрән генә!

«Миңа барыбер. Әллә ни зур мәгънәсен күрмим»

Шулай дип битараф калган чаклар да булгалый шул. Тик бу хәтәр ялган! Синең тормышыңны чыннан да үзгәртә алырлык сәбәпләр мәгънәсез була димени? Кул селтисең икән, тормышыңны беркем дә яхшыга үзгәртмәячәк. Җил җилкәннәрен күтәргән көймәләргә генә исә ул.
«Куркам!»

«Оятка калсам? Көлсәләр? Яки жәлләсәләр? Коточкыч бит!»

Һәр уңыш тарихында уңышсыз полосалар була. Интернетны ачып укып карагыз — һәр даһи үткән юл ла ул. Аңа карап кына, теләкләренә ирешми калмаганнар бит. Димәк, болай уйлау отышлырак: әгәр тотынып карамасам, миннән барысы да көләр. Калганы хәл итмәслек баш бәласе түгел!
«Үзгәрешләр яратмыйм»

«Мин — консерватор. Тормышымда ни дә булса үзгәртү коточкыч авыр нәрсә. Юк, тагын бер кат юк!»

Нәрсә дип әйтәсе инде? Кемдер яңалыкка йөзе белән борыла, кемдер кача. Җаның теләгәнен сайла инде үзең. Хакың бар. Юк дигәнче, бүгенге рәхәтеңә нәрсә бәрабәренә ирешүеңне исеңә төшер. Шул, шул! Тырышлыгың, омтылышың, уңганлыгың белән! Димәк… барысы да үз кулыңда!

Комментарий язарга