Мистика яки чынбарлык: футбол турында уйлану

Уен, ярышлар һәрвакыт эмоция, хис-тойгылар белән аралашып бара. Футбол ярышлары — иң яратып карала торган спорт төрләренең берсе. Биредә спортчылар гына түгел, җанатарлар, оештыручылар да уеннан соң үз эмоцияләрен яшермиләр. Яраткан командалары оттыргач – елыйлар (ирләр дә!), откач – шатланалар. Бу – табигый хәл.

Быелгы футбол буенча дөнья чемпионатында нинди генә эмоцияләрне күрергә туры килмәде. Германия командасының Көньяк Кореягә оттыруы матчыннан соң немецларның күзләрендә яшь кенә түгел, ә хыялларның чәлпәрәмә килүе чагыла иде. Германия җанатарларын аңлап була: Германия 4 мәртәбә дөнья чемпионы исеменә ия (1954, 1974, 1990, 2014 ). Ә быел әлеге команда үз төркеменнән дә чыга алмыйча калды. Ул Көньяк Корея командасына 2:0 исәбенә оттырды. Әйе, Көньяк Корея да алга үтә алмады. Бу матч аларга инде бернәрсә дә бирми иде. Әмма Германиянең мөмкинлекләре бар иде әле. Соңгылары көлкегә калды, кореялеләр исә үзләрен бөтен дөньяга таныта алды.

Күп кенә комментаторлар дөнья чемпионнарын начар язмыш ләгънәте көтә ди. Проклятие русча әйтсәк. Әлеге ләгънәт 2002 елдан башлана. Ул елны дөнья чемпионнары Франция командасы үз төркеменнән чыга алмыйча калган. Шул ук коментаторлар әлеге язмыш Европа командалары гына кагыла диләр.

Футбол түгел, ә мистика ниндидер. Россия командасының 32 ел буе үз төркеменнән чыга алмавы, быел үз төркемендә 6 очко белән плей-оффка чыга алды. Әлбәттә, Россия җанатарларының шатлыклары зур. Чөнки яраткан командалары Согуд Гарәбстанын, Мисыр җыелма командаларын ота алды. Алдагы уеннарда Россияне Испания белән очрашу көтә. Әлеге уеннан Россия җанатарлары мистика көтми дип уйлыйм. Чөнки Испания җыелма командасы — дөньяда иң көчле командаларның берсе. Биредә «Барселона», «Реал Мадрид», «Атлетико Мадрид», «Севилья» кебек атаклы спорт клублар уенчылары уйный. Әмма дөнья чемпионатларындагы уңышлары бик зур түгел. Алар ике мәртәбә дөнья чемпионнары титулларына ия.

Мистикага килгәндә, футбол яратучыларның күбесе бөтен дөньяга атаклы футболчылардан көтелмәгән голлар көтте. Мәсәлән, Лео Мессидан. Ул үзенең беренче (һәм бердәнбер) голын Нигерия капкасына кертте. Барлыгы чемпионатта Аргентина (Месси Аргентина җыелма командасында уйный) 3 гол гына кертә алды. Ә бит Аргентина ике тапкыр дөнья чемпионы титулына ия, ике тапкыр Олимпия уеннарының җиңүчесе.

Минем фикеремчә, футбол ул мистика түгел. Футбол – ул спорт, ярыш, аңа бары тик күнегүләр аша ирешеп була. Әлбәттә, ул уңышлы җай чыгу, көндәш-командадан да тора.

Россиядә бик күп яшь футболистлар үсә, алар яшьләр командасында уйныйлар, төрле урыннан алалар. Әмма аларның бик азы гына җыелма командаларга эләгә. Бу үз-үзеңне күрсәтә алу, уйнау мөмкинлекләренә бәйле. Әлеге тормыш белән яшәү (травма, көн саен тренировка һ.б.) һәркемнең дә кулыннан килми дип уйлыйм.

Чм

Комментарий язарга