Могҗизалы язгы бал

Әйдәгез, һичьюгы үзебез тормышыбызга матур төсләр өстәргә тырышыйк. Шулай итеп, башлыйбыз!» Алып баручы кыз китабын бер читкә алып куйды. Ачык ишекләрдән залга бәйрәмчә киенгән бер төркем егет-кыз кереп тулды.

«Без сезнең барыгызны да әлеге тантаналы кичәдә күрүебезгә бик шатбыз. Юк… Әйдәгез, балларның ничек узуын белик. Юк, башка битне ачам. Һәм алар озын-озак бәхетле гомер кичерделәр. Булды! Җитте! Ни өчен китапларда барысы да чынбарлыктагыга караганда үзгә икән?! Ни өчен гади тормышта да Көлбикәгә үзенең принцын тапмаска. Күңел маҗаралар эзләгәндә, могҗизалар көткәндә нишләргә? Әйдәгез, һичьюгы үзебез тормышыбызга матур төсләр өстәргә тырышыйк. Шулай итеп, башлыйбыз!» Алып баручы кыз китабын бер читкә алып куйды. Ачык ишекләрдән залга бәйрәмчә киенгән бер төркем егет-кыз кереп тулды. КФУның фундаменталь медицина һәм биология институты бинасында КФУның IT-лицей укучылары өчен оештырылган өченче традицион бал менә шулай башланып китте. Лицей егетләре 12 татар гимназиясе кызлары белән парлап биеде. Укытучылар һәм тәрбиячеләрдән тыш КФУның уку-укыту буенча проректоры Рияз Минзарипов, вузга кадәр, гомуми һәм педогогик белем бирү эшләре буенча ректор киңәшчесе Людмила Нугуманова, IT-лицей директоры Тимербулат Самерханов, 12 татар гимназиясе директоры Илһамия Тимеркәева, КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галина Баглаевская, кичәдә катнашу гына түгел, бию өлкәсендә үзләренең сәләтләрен күрсәтте.

703A4810

Язгы балның серле атмосферасы укучыларның талантларын ачарга ярдәм итте. Музыкаль номерлар, театраль куелышлар тамашачыны XIX гасырга «алып китте». Бигрәк тә IT-лицей педагогы Диана Кириллова һәм 10-5 төркем укучысы Илназ Мәҗитов сәхнәләштергән «Опера өрәге» әсәреннән бер күренеш әлеге заман рухын тулысы белән чагылдырды. Бу көнне укучылар борынгы биюләрнең бөтен ләззәтен тойды. Вальс полька биюе белән алмашынды, ә ул, үз чиратында, биючеләрне дәртле краковяк биюенә (тиз бию) алып кереп китте, соңыннан икесен дә нәзакәтле менуэт хәрәкәтләре алмаштырды. Тик шулай да балның иң дулкынландыргыч мизгеле – вальс. Кайбер катнашучылар әлеге серле кичәдән алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Дамир Зарипов, IT-лицейның 10 сыйныф укучысы.

Мондый бал өченче тапкыр үткәрелә һәм мин өч ел рәттән анда бик теләп катнашам. Элек ул Казанның Ратуша залында уздырылса, быел – үзебезнең КФУ бинасында. Әзерлек ныклап торып берничә ай кала башланса да, чынлыкта ул ел дәвамында бара. Борынгы биюләргә өйрәтүче остазыбыз – урыс теле укытучысы Константин Георгиевич. Парларны алдан сайлап куйсак та, кайбер бию вакытында үзебезгә ошаган башка кешене дә биюгә чакыра алабыз, нәкъ элеккеге заманнарда уздырыла торган баллардагы кебек! Дусларым: «Бездә шундый-шундый дискотека үткәрделәр» – дигәндә, мин башымны горур тотып: «Ә бездә – чын бал», – дип җавап кайтарам.

Саша Самаркин, IT-лицейның 8 сыйныф укучысы.

Өзлексез тренировкалардан соң, ниһаять, бал! Биюдә әйләнгәндә дулкынлану катыш шатлык хисләре… Минем уйлавымча, мондый балларны тагы да югарырак дәрәҗәдә, киңрәк даирәдә уздырырга кирәк.

Королева Олеся Александровна, IT-лицейның физика укытучысы. 

Мин балда беренче тапкыр катнаштым. Алган тәэсирләр әйтеп бетергесез. Биюләрне ныклап торып ике ай буе әзерләдек. Махсус сәгатьләр бүленеп бирелсә дә, чынлыкта буш вакыт килеп чыккан саен, 7-10 сыйныф укучылары белән бергәләп репетиция ясый идек. Башта хәрәкәтләрне өйрәнү авыр булды билгеле, ләкин куйган тырышлык бушка китмәде, ахырга таба хәрәкәтләре җиңел генә, үзеннән-үзе килеп чыга башлады.

Язманың ахырын журналның апрель санында укый аласыз.

Солтан Исхаков фотолары.

Комментарий язарга