«Монда вакытта – Үзбәкстан, анда Казан сагындыра»

Урта Азиянең Ташкент, Сәмәрканд, Фирганә, Бохара шәһәрләре турында ишетмәгән-белмәгән кеше юктыр. Бу җирләр төрки халыкларның кардәше – үзбәкләрне биргән. Хәзер инде Русиядә әлеге милләт вәкилләре яшәмәгән төбәк калмаган. Һаман шул бер балык башы дигәндәй, моның сәбәбе – Советлар Союзы таркалу, ватандаш республикаларда яшәү авырлашу. Рәсми мәгълүматлар буенча, моннан алты-җиде ел элек Русиядә өч йөз мең тирәсе үзбәк исәпләнгән. Бу саннарның күпкә киметелгән булуы да шик уятмый. Татарстанда гына да күпмесе хезмәт куя бит: базарда сата, төзелештә эшли, юл җәя, җәмәгать транспорты йөртә, урам җыештыра һ.б. тармакларда тир түгәләр. Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – моннан егерме ел чамасы элек, Казанга килеп төпләнгән Алишер һәм Нигора.

image

— «Райпо» кибетендә эшләгән ир дә, таныш-белешләренә ияреп, киҗе-мамык тукымадан тегелгән кием-салым тутырылган зур-зур букчалар күтәреп, Татарстан башкаласына юл тота.

— Ир кешегә читтә хатын-кыз тәрбиясе, гаилә җылысыннан башка аякка басу үтә дә авыр икәнен яхшы аңлый ул. Танышым өчен әле дә гаилә – ышанычлы тыл, авыр чакты сыеныр урын, ныклы терәк һәм көч-куәт чыганагы.

— Берәүнең дә күңел кәсәсе буш түгел. Ике ел элек Казанда «Адмирал» сәүдә үзәгендә чыккан янгында Нигора ханымның да бертуган сеңелесенең унтугыз яшьлек улы вафат була.

Алишер да безнең якларга узган гасырның үзгәртеп кору җиле алып килә. Туган җиреннән бәхетләп эзләп түгел, ә гаиләсенең тамагын туйдырырга, көн күрү өчен кәсеп юллап чыгып китә ул. Элек-электән җиләк-җимеш, чүпрәк-чапрак белән сату итеп дан тоткан үзбәк илендәге алып-сатарлар Казанга тауар ташый башлагач, ул чагында «райпо» кибетендә эшләгән әңгәмәдәшем дә, таныш-белешләренә ияреп, киҗе-мамык тукымадан тегелгән кием-салым тутырылган зур-зур букчалар күтәреп, Татарстан башкаласына юл тота. Ташкенттан килә торган поездның соңгы тукталышы да мәркәзебезнең тимер юл вокзалы була.

wELrH1djzq53bOZv4LK0s3yueqIsoSZ5

– Кемдер Үзбәкстаннан монда килеп шактый уңышлы гына эшкә керешкән иде инде. Аларга карап, мин дә кар явамы, яңгыр коямы, ачык һавада «Колхоз базары»нда көнозын тауар сатарга тотындым. Таможня хезмәте Үзбәкстаннан тауар ташуны тыйгач, Мәскәүгә йөри башладык. Биредәге тормыш шулай корылды. Ә инде тагын да тирәнгәрәк керсәк, минем әти газчы булып эшләде. Бохара-Урал газүткәргече төзелгәндә бу яклардан геологлар килә иде. Соңрак әти дә Саратов, Мәскәү, Түбән Новгород, Калуга кебек шәһәрләрдә хезмәт куйды. Кайчак мине дә үзе белән ала иде. Шуңа да биредәге тормыш-көнкүреш азмы-күпме таныш иде инде.

Тырыш, тәвәккәл холыкны Алишер озакка сузмыйча гына гаиләсен дә кайтып ала. Ул чагында улы Яшега өч кенә яшь була әле. Ир кешегә читтә хатын-кыз тәрбиясе, гаилә җылысыннан башка аякка басу үтә дә авыр икәнен яхшы аңлый ул. Танышым өчен әле дә гаилә – ышанычлы тыл, авыр чакта сыеныр урын, ныклы терәк һәм көч-куәт чыганагы. Баланың да тулы гаиләдә иманлы әти-әни үрнәгендә генә тиешле тәрбия алуына инанган ул.

– Безнең халыкта бик матур кыйсса бар, – дип сөйли ир. – Берәүнең улы туып, бер ай вакыт узгач, аксакал янына килә һәм: «Улымны тәрбияләүне нәрсәдән башлыйм?» – дип сорый. Акыл иясе: «Син бер айга соңаргансың инде», – дип җавап кайтара. Хәзер галимнәр тәрбия бала тууга түгел, ә әнисенең карынында ук башлана, ди. Яшермим, улларым кечкенә чагында өйдә озаклап торырга җай чыкмады. Казанга килгәч, базарда сату белән берочтан үзебездән монда кеше ташу белән шөгыльләндем. Ул елларда якташларым бирегә эшкә күпләп килде. Чөнки читтә эшләү өчен мигрантларга бернинди кәгазь кирәкми, прописка гына сорыйлар иде. Шул сәбәпле балалар күбрәк әниләре белән булды. Соңгы елларда законнар катгыйланды, Русиядә эшләү өчен миграция хезмәтендә рәсми төстә теркәлү шарт. Минемчә, бу – уңай хәл. Качып-посып ятканчы, ачыктан-ачык эшлисең, проблемаларың да әзрәк.

uzbechki

– Казан икенче туган йортыбызга әйләнде инде, – дип әңгәмәгә кушыла Нигора ханым. – Монда беркайчан да кырын караш сизмәдек. Язмыш Алишер белән кавыштырып, бу якларга китергәненә һич үкенмим. Үзебезнең милләтнең гореф-гадәтләрен үтәп яшибез, чөнки башкача мөмкин түгел. Бу ир-хатын мөнәсәбәтләрендә дә, бала тәрбиясендә дә, көнкүрештә дә ачык чагыла. Безнең өчен гаиләдә, билгеле, ир – баш, җитәкче. Балалар исә әти-әни сүзеннән чыкмый. Милләттәшләр белән Нәүрүзне дә зурлап каршылыйбыз, рамазан аенда уразага да керәбез.

Бүген инде җитеш тормышларына шөкер итеп яшәсәләр дә, бу гаилә дә күченеп кенә килгән мәлне ныгып киткәнче шактый маңгай тире түгә. Тукай урамындагы сүтәргә дигән тузган шәхси йортларның берсен яллап яшиләр. Ир белән хатын көн-төн базардан кайтып керми. Янәшәдә туган-тумача, әби-бабай булмагач, балаларын шул торакның хуҗабикәсенә калдыралар. Соңрак инде үзләреннән бала карарга «няня» итеп туганнарын чакыртып китерәләр. Бу авырлыклар күптән артта. Олы уллары Яша Казан кооператив көллиятенең җәмәгать туклануы бүлегендә укый, пешекче булырга әзерләнә, Аурупа кухнясының серләренә төшенә. Кечкенәсе Әбрарбәк икенче гимназиядә алтынчы сыйныфта белеп ала, футбол белән җенләнә. Икесе дә үзбәк теленнән тыш урысча да, татарча да менә дигән итеп сөйләшә. Өйдә, әлбәттә, күбрәк туган телләрендә аралашалар, рәхәтләнеп, тәмләп…

Хәзерге көндә Матназаровларның «Тура» сәүдә үзәгендә үзләренең сату нокталары бар. Андагы сәүдә белән күбрәк Нигора ханым шөгыльләнә. Моннан тыш, Яшаның аш-су остасы булачагын истә тотып, кафе ачканнар.

– Бу тармакка очраклы гына кереп китмәдем, – ди егет үзе. – Әти-әни эштә вакытта энем белән икебезгә ашарга гел үзем әзерләдем. Әнинең плитә тирәсендә кайнашканын күзәтү дә ошый иде. Аш-су серләре белән әкренләп кызыксына башладым. Укуда өйрәнгән һәр ризыкны өйдә әзерләп карыйм. Ни кызганыч, үзебезнең милли ашларны гына бөтен шартын китереп пешерә белмим әле. Ни дисәң дә, үзбәк кухнясы күпләрне әсир итә.

Әлеге язманы укучылар арасында бу гаиләгә сокланучылар да, көнләшеп куючылар да, читтән килеп солтан булганнар дип фикер йөртүчеләр дә табылыр. Ләкин шуны истән чыгармыйк: берәүнең дә күңел касәсе буш түгел. Ике ел элек Казанда «Адмирал» сәүдә үзәгендә чыккан янгында Нигора ханымның да бертуган сеңелесенең унтугыз яшьлек улы вафат булган. Яшь егетне, табутка салып, туган якларында озатканда кичергән кайгы-хәсрәтне әле дә тынычлап сөйли, сүз белән генә аңлата алмый алар. Гөрләп барган тормышыбыз мизгел эчендә туктап калды, авыр кайгыдан яңа айнып киләбез, диләр. Егетнең якты истәлегенә кафеларын да аның исеме белән «Умит» дип атаганнар.

– Әйе, язмыш дигәне адәм баласын төрлечә сыный, тормыш гел без дигәнчә генә бармый, – дип дәвам итә Алишер. – Бездә тә бит Казанга килгәндә монда төпләнеп калырбыз, дип уйламадык. Янәсе, бераз акча эшлибез дә кире туган җиребезгә кайтабыз. Шулай иттек тә! Ләкин анда мантып китү авыр иде. Янә җыенып, Татарстанга кузгалдык. Күрәсең, ашыйсы ризыгыбыз монда язылган.

Иленнән аерылган – канаты каерылган, диләр. Кошлар да диңгез артына китсә дә, вакыты җиткәч, барыбер үз туган оясына кайта. Танышларым да кимендә елга бер мәртәбә ватаннарына кайтып, барыбер туган-тумачаларының, дус-ишләренең хәл-әхвәлен белеп, кунак булып, сагыну хисен басып киләләр.

– Туган илнең кадерен читтә йөреп аңлыйсың, – ди Алишер. – Әмма, дөресен генә әйткәндә, монда чакта – Үзбәкстан, анда кайткач Казан сагындыра. Яңа ел алдыннан гына энемнең улын өйләндереп килдек. О, бездәге туй, менә ичмасам, туй ул! Мәҗлескә чакырулы кунаклар саны меңнән арта, бәйрәм биш-алты көн гөрли. Яшьләр никах та укыта, рәсми төстә язылышалар да. Гаиләбездәге андый тантаналы вакыйгаларны калдырмыйбыз, һәркайсында катнашабыз.

Бу урында, форсаттан файдаланып, ә үзегез улларыгызның кемгә өйләнүен теләр идегез, дип сорап куям.

– Элек үзбәк кызларын сайласалар ярар иде, дип теләдем. Татарстан кебек күп милләтле республикада яши-яши фикерем үзгәрде. Илдә илле төрле кеше бар һәм моны үз күзебез белән күреп торабыз. Шуңа да күзләре нинди генә милләт туташына төшсә дә, хәерле бәндәгә очрасыннар, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп гомер кичерерлек булсын, дим. Гаиләнең ныклыгын иргә дә, хатынга да бәйле, бер-береңне ишетә белү зарур.

Алишер Мантазаровның тагын бер сыйфаты игътибарга лаек. Биредә көн күргән милләттәшләре арасында ул иң ярдәмчел кешеләрнең берсе икән. Бу хакта аны якыннан белгәннәр әйтә. Читтә яшәп китүнең авырлыкларын үз башыннан кичергәнгәме, эшкә килергә теләгән үзбәкләргә хәленнән килгәнчә ярдәм итә: юл чыгымнарын да каплый, документлар ясатырга да булыша. Берәрсе бәлагә тарып, җәсәден туган ягына озатырга туры килсә, шулай ук, читтә калмый. Милли эшләрдә дә актив: бәйрәм-чараларга Үзбәкстаннан костюм, уен кораллары һ.б. алып килү буенча иң элек аңа мөрәҗәгать итәләр.

ffd493342d398c4837192977bb620161

– Мигрантлар арасындагы үзбәкләрнең бөтенесе дә лаеклы итеп эшли алмый, – ди ул. – Кемгәдер тырышлык җитми, кемнедер уңышсызлык сагалый… Читтә берәүгә дә җиңел түгел.

…Әйе, илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, ә нәселен белмәгән кеше нәсәпсез була, диләр. Бу сүзләр һәр милләт турында. Якыннарыбызга гына түгел, Алишер Мантазаров кебек, милләттәшләребезгә дә игътибарлы булып, ярдәмләшеп яшәсәк иде.

 

Комментарий язарга