Көрәшкә – җыр аша

Муса Камалов – Яр Чаллы егете. Җырлый икән – моңы белән күңелне кузгата, көрәшә икән – беләкләрендә ут уйната. Халкының чын улы башкача була аламыни! Сәхнәдә дә, келәмдә дә татарның данын күтәрүче баһадир егет – бүген «Идел»дә кунакта.

Егетләр, гадәттә, җырчы булырга хыяланмый. Нәни Муса нигә моңланды икән?

Шәһәрдә туып-үссәм дә, авыз тутырып шәһәр егете, дип әйтергә яратмыйм, җәй айларында авыл малаена әйләнә идем. Авыл тарта. Минем бабай җырлый иде. Бабам белән көтүгә чыга идек җәй айларында. Кыр уртасында рәхәтләнеп сузып җырлап җибәрә торган иде. Менә шул күңелемә сеңеп калган. Гаиләбездә бүтән кеше алай моңланмый, мин, мөгаен, бабама тартканмындыр.

Бала-чаганың җырлаганын яраталар бит. Минем дә җырлаганны белеп алдылар да бөтен конкурсларда катнаштыра башладылар. Мәктәпкә кергәч, әти-әнием Чаллыдагы 7 нче музыка мәктәбенә алып килде. Бу миндә олы талант күргәннән түгел, «урамда тик йөрмәсен, вакыты бушка узмасын, кыек юлга кермәсен», дигән максаттандыр, миңа калса. Бәхетем – мөгаллим Фидәрис Гафиятуллин кулына эләктем. Нәкъ менә аның аркасында мин җыр юлын сайлаганмындыр, дип уйлыйм. Бүген бер үкенечем калды – баян, курай ише милли уен коралында уйнарга өйрәнмәгәнмен.

Укытучым конкурсларда катнаштыра башлады. Җиңдем. Менә шунда гына әлеге шөгылемә җитдирәк карый башларга бер этәргеч булды бу. Тугызынчы сыйныфларда укыганда Чаллыда көрәш бәйгесе узды. Мине шунда җырларга чакырдылар. Җырлаганнан соң, яныма данлыклы тренер, көрәшче Ренат Гайнетдинов килде. «Синең көрәшкә йөрисең килмиме?» – ди, мине шаккаттырып. Көрәш дөньясы миңа алай чит түгел иде, әтием бу спортны бик ярата. Мин гел аның белән ярышларны күзәтәм, Сабан туйларында мәйдан кырыеннан батыр билгеле булмыйча китү юк инде. Ренат абый тәкъдименә бик теләп риза булдым.

Әти-әниләрем бәләкәйдән миңа сайлау мөмкинлеге бирде. Мөгаен, читтән генә күзәтү, сынау, контроль булгандыр. Тик беркайчан да мин сайлаган юлга каршы төшмәделәр. Хәзер бит балаларга әти-әниләре «суларга» бирми кебек тоела кайчак. Кечкенәдән җитәкләп, нинди генә түгәрәккә йөртмиләр. Минем балачак елларында әле мондый нәрсә күзәтелми иде бит.

Җырларга килгән малайны көрәшкә чакыру язмыштан бер мөмкинлек, бүләк дип карыйсыңмы?

Тормышта берни дә эзсез үтми. Аны вакыт узгач кына аңлыйсың. Иң беренче тренировка үзе үк кызык булды. Мин әлеге тәкъдим турында онытыбрак йөргәндә, мәктәптә кабат Ренат абый очратты да дәресенә алып кереп тә китте. «Көрәшмисеңме әллә син?» – ди. «Көрәшәм!» – дим, үзем дә сер бирмичә. Уйламаганда, махсус киемнәр дә алып килмәгән килеш, көрәш буенча беренче дәресне алып чыктым. Ошаттым. Менә шулай әкренләп әлеге спорт үзенә бәйләп куйды.

Малайлар чын ир-ат булып үссен өчен аңа ир кеше тәрбия бирергә тиеш, дигән фикер белән килешәм. Музыка мәктәбендә дә, көрәштә дә остазларым – ир-ат. Өйдә – әти кеше хуҗа, әнием гел аны олылап, чын татар гаиләсендәге мохит тудырды. Остазларым гел олыларча сөйләшәләр иде. Жәлләп баштан сыйпап тору юк. Кызгану урынына, ирләрчә төпле киңәшләр бирделәр. Дисциплина, чыныгу, характерны ныгыту – сәнгать һәм спортта гына түгел, тормышта да бик булыша.

Ике-өч ел көрәшкәннән соң, остазым конкурсларда катнаштыра башлады. Көрәшкә килгәнче, бала гомуми физик әзерлек узса, ныгып килсә әйбәтрәк, миңа калса. Шундый тенденция күзәтәм. Кем көрәшкә иртәрәк килә, шул көрәшүдән иртәрәк туктый. Кем соңрак килә – ул әле илледә дә рәхәтләнеп мәйдан тотарга мөмкин. Көрәш дөньясында батырлар бер казанда кайный. Бер-берсен белеп торалар, аралашалар. Көрәшкә игътибар ил күләмендә ныграк булсын иде. Дәрәҗәсен арттырасы килә. Үсеш өчен стимул кирәк.

Казанга килгәч тә көрәшне ташлыйсы килмәде, шөгыльләнер өчен яңа келәм, яңа остаз кирәк иде. Шулай итеп, язмыш мине Әхмәт Мөхәммәтҗанов, Әнис Миндубаев белән таныштырды. Әле өстәвенә Казан дәүләт ветеринария институтына читтән торып уку бүлегенә укырга да кереп куйдым. Кырыкка ярылам – тик өлгереп барам әлегә. Беренче елларны Казанны яулау түгел, өйрәнү елы, дип әйтер идем. Җыр һәм спорттан соң, ветеринария өлкәсе дә минем өчен бик кызыклы. Яратып укыйм. Кешенең мөмкинлекләре чиксез, белем алудан, рухи үсештән туктарга ярамый. Бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска кирәк.

– Муса, син Казан дәүләт консерваториясендә дә укыйсың бит әле. Бөтен яшьләр эстрадада танылырга омтылганда, классик музыкаль белем алуга тартылуың гаҗәпләндерә.

Әйе, быел Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлыйм. Монда да музыка буенча остазым Фидәрис Гафиятуллинның киңәшен тотып килеп кердем. Минем амбиция ташый, әйтерсең, Казан мине генә көтеп тора. Консерваториягә кадәр училище бетерергә кирәклеген уйламыйм да. Мине подкурска гына алдылар. Бер ел анда белем алганнан соң гына консерваториягә кабул ителдем. Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Мурзиева классына эләктем. Бу урында бер кызык хәлне сөйләп китим әле. Хәзер анализлап утырам – юлымда очраган һәр кеше, һәр вакыйга үз эзен салган икән. Музыка мәктәбендә укый гына башлаган чакта укытучым мине Йошкар-Ола шәһәренә конкурска алып барды. Анда иң кечкенәсе идем. Жюрида утырган Гөлнара Мурзиева белән танышу хатирәсе гел дулкынландырып торды. Дистәгә якын ел узгач, нәкъ менә аның классына укырга эләгү могҗизага тиң. Иң кызыгы – ул мине танып алды, ул конкурсны да онытмаган булып чыкты.

Консерваториядә беренче ике елы бик авыр булды. Өстәвенә, җыр белән көрәшне дә бергә алып барырга кирәк. Академик вокал спорттан ким түгел (көлә. Авт.). Монда да режим, туклану, йоклау, тормыш рәвеше турыдан-туры синең тавышыңны көйли. Бер заман сизәм: ике эшне бер дәрәҗәдә әйбәт алып барып булмый. Бер көрәштә бөтен энергияне калдырып кайтып, икенче көнне таушалган килеш консерваториядә җырлавы кыен. Ә мин эшне җиренә җиткерергә яратам. Шуңа күрә сайларга туры килде. Бер елга көрәшне калдырып тордым.

2013 елда Вил Усманов белән таныштым. Көрәшче җырчы буларак, минем өчен кечкенәдән кызыклы шәхес иде ул. Безне көрәшне ярату берләштерде. Ул мине «Татар моңы» конкурсында катнашырга ризалаштырды! Шулай итеп, 2013 елда беренче тапкыр «Татар моңы» конкурсында катнашып, яшьләр арасында лауреат булдым. Әлеге бәйге миңа канатлар куйды, башка проектларда үземне сынап карарга этәргеч бирде. Консерваториягә кереп, кыенлыклар белән очрашкач, «Дөрес юлны сайладыммы?» дигән икеләнүләргә дә әлеге конкурс нокта куйды дисәм, ялган булмас.

Кайсы өлкәне алсаң да, туктаусыз үзеңнең иң яхшысы икәнлегеңне дәлилләп торырга кирәк. Сынмаска нәрсә булыша?

Җиңелергә өйрәнер өчен дә вакыт кирәк. Мәктәп елларында җиңелү авыр бирелә иде. Беренче уңышлардан баш әйләнеп китә, яшьлек максимализмы гел беренчелекне генә кабул итә. Вакыт узу белән чыныктым, хәзер җиңелә беләм. Дөрес, үземә бик тәнкыйть белән карыйм, эчтән «ашап» йөрим. Шулай да бу инде бәргәләнү түгел, ә эшләнгән эшкә анализ ясау, хатаны табып, яңа максатлар куюдан гыйбарәт. «Димәк, шулай язган. Димәк, бу җиңелү бүген миңа хәерлерәк». Менә шушы фикер мине кабат сафка кайтара. «Йолдызлык» чире миңа йокмады. Бик аралашырга яратам. Әллә кем булып борын чөеп исәнләшмичә дә китүчеләрне җенем сөйми. Сәхнәдә тамашачы өчен чыгыш ясап, концерттан соң үзеңне шул кешеләрдән өстен куеп йөрү – икейөзлелек.

Спортта да, җырчылар арасында да көндәшлек зур. Тик мөнәсәбәт аерыла. Көрәшчеләр дус яши. Келәмдә генә көндәш алар, ә тормышта дуслар. Ә җыр дөньясында көнчелек көчле. Студентлар арасында да, сәхнәдә дә сизелә бу. Чын дуслык, бер-береңә ярдәм сирәк. Бүгенге эстрада – шоу-бизнес. Монда йә бик көчле талант, яисә бик күп акча кирәк. Икесенең берсе булса, татар сәхнәсенә чыгуы кыен түгел. Исемне таныту өчен бер җыр җитә. Хит җыр яздырып, шуны туктаусыз әйләндерсәләр, калганын шул җырга охшатып тыңлый башлыйлар инде.

Тормышта максатчан Муса гаиләдә нинди икән?

Әти белән чын күңелдән сөйләшеп утырырга яратабыз. Бу ешрак авылда була. Туганнар җыелыша, бәрәңге утыртабыз, балыкка барабыз, мунча ягыла. Менә шул рәхәт дулкында ачылып сөйләшеп утыру гадәте бар. Мөгаен, кеше үз асылына кайтсын, тынычлансын, көч алсын өчен барыбер җир, авыл кирәктер. Әти беркайчан катгый итеп «болай эшлә», дип әйтми. Ул бары үз фикерен белдерә. Аның киңәшен тотаргамы, әллә башкача эшләргәме – һәрчак сайлау мөмкинлеген үземә калдыра. Гамәле өчен һәркем үзе җавап бирергә тиеш бит. Кызлар турында да әти белән сөйләшәбез. Ир-ат үз әнисенә охшаган хатын-кызны сайларга тырыша, диләр. Дөресе шул! Әниемнең сабырлыгына, әтигә мөнәсәбәтенә, терәк була белүенә карыйм да, моның сере нидә икән, дип баш ватам. Әлегә хыялымдагы кызны очратканым юк. Романтик түгелмен. Тормышка реаль карыйм. Хыялланып утыруга вакыт сарыф итмим. Гашыйк кешеләргә хас ахмак адымнар ясау миннән булмый. Егет белән кыз арасында мөнәсәбәтләр гыйшыктан түгел, дуслыктан башланырга тиеш, миңа калса.

Дөнья үзгәрә. Таныш-белешләр арасында аерылучылар бик күп. Аңлашмыйча яшәүчеләр бихисап. Менә шуларны күзәткәч, ныклы гаилә кору кебек гади теләк тә хыялга әйләнә ала икән. Гаиләдә, иҗатта, тормышта үземнең бөтен максатларымны тормышка ашырган шәхес итеп күрәсем килә киләчәктә. Дөрес яшәдем, дөрес эшләдем дип, бернигә үкенмичә яшисе иде.

3 4 5

Комментарий язарга