МУТАНТ ТЕЛЛӘР ЗАМАНЫ

Менә, күз алдына китерәм: бер кеше, җилдәй җилдереп, «Mercedes-Benz» автомобилендә бара. «Эһ!» дигәнче, тизлекне йөзгә җиткерә; борылышларны, аккош канат каккандай, ыспай гына уза; ул уңайлылык, ул матурлык, ул җиңеллек… Сөйләп бетерерлек түгел инде менә. Ә бу кеше, сиңа борылып, күзен кыса да, болай ди: «Ну, тормоз инде бу машинагыз, ай-яй… ТОР-МОЗ!»

Телсез-чукрак белән сукыр турындагы мәзәкне хәтерлисезме? Юкмыни? Алайса, сөйләрмен. Соңрак. Язма ахырында.

Рәмис Латыйпов язмасының кыска вариантын «иныстагырам»нан күреп укыдым. Укый башладым да, эчтә сафура бураннары купты: ничек инде, әдәби тел тормоз булсын, ул бит!.. Ул бит!.. Тукта, нәрсә соң әле ул? Әһә, мин бит моны яттан беләм.

Әдәби тел — гомумхалык сөйләме һәм халык авыз иҗаты әсәрләре теле нигезендә борынгы заманнардан бирле үсеп, бер телдә сөйләшүче халыкның барысы өчен дә уртак дәрәҗәгә китерелгән, төрле сөйләм стильләрен үз эченә алган һәм гасырлар дәвамында эшкәртелеп, шомартылып килгән тел ул [В.Х. Хаков. Тел − тарих көзгесе. − Казан: Таткитнәшр, 2003. − Б. 6]. Аның ӨЧ чыганагы, ТУГЫЗ билгесе бар (кемнәр оныткан − ОК, Google!). «Тормоз» дигән билгесен белми идем әле…

Юк, http://intertat.tatar/га  кереп, мәкаләне тулысынча укымыйча булмый. Бигрәк тә мондый матур, җиңел йөгерек телдә − татар әдәби телендә язылган мәкаләне. Укыйм. Менә, күз алдына китерәм: бер кеше, җилдәй җилдереп, «Mercedes-Benz» автомобилендә бара. «Эһ!» дигәнче, тизлекне йөзгә җиткерә; борылышларны, аккош канат каккандай, ыспай гына уза; ул уңайлылык, ул матурлык, ул җиңеллек… Сөйләп бетерерлек түгел инде менә. Ә бу кеше, сиңа борылып, күзен кыса да, болай ди: «Ну, тормоз инде бу машинагыз, ай-яй… ТОР-МОЗ!»

Рәмис Латыйпов шул кешегә охшады да калды. Тик образ белән актерны килештерә алмыйм. Ни өчен дигәндә, мин бит аның язмаларын даими укып баручыларның берсе. Ул «озын-озак кыш корсаклары», ул «күктәге форточкадан өргән җилләр»,  ул елаган чыршылары… Матурлыкны шагыйрьләрчә күрә белә һәм күргәнен шагыйрьләрчә сөйләп бирә белүче бит ул Рәмис Латыйпов!

Укыган саен, күңелдә ризасызлык арта. Өченче кат (!) укыганнан соң (Мортимер Адлер юкка гына китапны өч тапкыр укып чыгарга киңәш итми шул), соңгы абзацка килеп терәлгәч кенә, үзалдыма елмаеп куям. Әһә! Имәндә икән чикләвек! «Мерседес»тагы теге кеше дә, сикереп төшеп, «Запорожец»ка утырмый: ерактан миңа елмаеп кулын болгый да, кабриолетында офык сызыгына тоташып, күздән югала. Барысы да үз урынында!

Рәмис Латыйпов әдәби телне инкяр итми. Ул аны кире какмый. Кирәксез дип санамый. Урам теленә (ярый инде, гомумхалык сөйләме булсын) алыштырырга өндәми. Рәмис Латыйпов татар әдәби телен катлауландырмаска, халык аңламаслык дәрәҗәдә кирәгеннән артык чуарламаска куша. Һәм мин аның белән килешәм.

Ә хәзер катлаулы җөмләләр китә. Әдәби телгә теше үтмәгәннәр укып тормаса да була. Акыл сатмыйм, өйрәтмим, бары үз сүземне − теорияне өйрәнгән һәм шуның тормышта кулланышын күзәткән кеше сүзен әйтәм… Авыр, катлаулы телдә язам, адресатым − татар интеллигенциясе; бәлки, аңлаган кеше табылыр… Чәй эчкәндә яки рульдә барганда укый торган язма түгел.

Әдәби тел − ясалма тел. Ул шулай булырга тиеш, чөнки ул − сәнгать төре. Табигый сәнгать бары тик илаһи табигатьтә генә була ала. Кеше тарафыннан барлыкка китерелгән сәнгать төрләренең барысы да − рәсемме ул, җыр, бию сәнгатеме, архитектурамы − барысы да ясалма төргә карый. Аларның гади, беренчел формалары гади халык арасында яши, катлаулы формалар исә бай, аристократ катламга карый. Сәнгать төрләре гасырлар дәвамында камилләшкән кебек, әдәби сөйләм дә үсә, үзгәрә, камилләшә; гасырга, чорга туры китереп эшкәртелә.

Югары сәнгать һәрвакыт югары катлам кешеләренә − элитага (биредә: киң мәгънәсендә этник элитага һәм интеллигенциягә) хас сыйфат булган. Югары сәнгать төре буларак, әдәби тел − ярлыларны һәм укымышлы бай катламны аерып куйган билгеләрнең берсе (тел паспорты турында язып та тормыйм инде). Facebookта Иркә ханымның Маслоу пирамидасын телгә алуы очраклы түгел. Әдәби тел әлеге ихтыяҗлар системасының өске өлешендә генә урын ала, ягъни ул беренчел, нигез ихтыяҗ түгел. Икенче төрле итеп әйтсәк, кешенең ашарга даими ризыгы, торырга урыны, яшәргә хатыны яки ире, шәхси куркынычсызлыгы, җәмгыятьтә хөрмәте булса гына, ул әдәби телдә сөйләшә, китаплар укый башлый. Болар булмаса, кешегә әдәби тел кирәкми. Совет чорында исә югары катлам юк ителде, шуның белән бергә Риза Фәхреддин, Фатих Кәрими, Шиһабеддин Мәрҗаниләр теле дә юкка чыкты. Югары катлам урынына «астан, тормышның төбеннән күтәрелгән» урта катлам барлыкка килде. Урта катламның әдәби теле дә уртача − ярым классик әдәби, ярым гомумхалык теле буларак оешты, «халыкчан» дигән мөһер сугылды. Мутант булырга мәҗбүр ителгән тел иде ул − элитар да түгел, тулысынча гади сөйләм теле дә түгел. ХХ гасырның 80-90 елларына кадәр татар әдипләрендә (күбесе «мулла-мунтагай» баласы я оныгы!) генетик хәтер (код) яхшы сакланган, шуңа күрә аларның иҗатында гасырлар дәвамында шомартылган классик татар әдәби теле, тик аның, заман таләпләренә туры китереп, эшче-крестьяннарга яраклаштырылган варианты чагылыш тапты. Әмма ул дәрәҗәле тел иде, бу телне үзләштерергә омтылыш көчле иде, чөнки социалистик җәмгыятьтә шушы телне кулланган укытучы, язучы һәм журналисттан да авторитетлырак тагы кем бар иде соң?

Әдәби телнең матур әдәбият стиле дигән төре бар. Бүгенге көндә менә шул матур әдәбият теле тыпырчына. Төрле вариантлары барлыкка килде. Аны, күрәсең, генетик хәтер шулай эшләргә мәҗбүр итә: әдәби телнең җәмгыять тарихында үз урыны бар, ул гомумкулланышта була алмый, ул бары тик аерым катлау вәкилләренеке. Ышанмасагыз, искә төшерегез: XX гасырга кадәр Идел буе халыкларының кайсысында әдәби тел булган? Башкорт, чуваш, мари, мордва − кайсысында? Юк шул. Русларда һәм татарларда булган, чөнки аларның элитасы борынгы. Ә хәзер безнең дә татар телле этник элитабыз юк. Алты миллион татарның ничәсен татар әдәби телендә сөйләшә торган элита вәкиле дип саный алабыз? Димәк, әдәби элитар тел формасының кирәге юк. Үзеннән-үзе гади формаларга күчәчәкбез.

Барысы да әйбәт кебек: сарыклар да исән, бүре дә тук − әдәби тел бар, кулланыла, әмма гади формада яши. Тик… Телләр үсешендәге «натуралистик теория» авторы Август Шлейхер әйтүенчә, әдәби телнең ярлылануы, югалуы, халык теленнән диалект (кабилә) теленә күчү − «процесс дробления языков» − телнең үлеменә китергән сәбәпләрнең берсе. Һәм бу − табигый күренеш.

Хәтерлисезме, кайберәүләр Яңа ел төненә урамда үсеп утырган чыршының өске өлешен кисеп алып керәләр. Мескен чыршы үлми, ул исән, язны да каршы ала, әле тагы да үсәргә өметләнеп, ян-якка ботаклар да чыгарып карый, әмма үсми. Ул әкрен үлемгә дучар ителгән. Тамырына балта белән чабу (халыкны физик яктан юк итү) телне шул көнне үк үтерә, ә менә агачның башын кисү (телнең әдәби формасын (шул исәптән функциональ стильләрен, бигрәк тә рәсми эш кәгазьләре стилен) юк итү) − телне әкренләп үтерү дигән сүз. Телне «аш бүлмәсе»ндә  − гаиләдә, өйдә генә саклау нәрсә белән янаганын аңлыйбызмы соң без? Әдәби тел юкка чыкканнан соң, аның башлангыч формасы − халык авыз иҗаты юкка чыгачак. Ә хәзер, әйдәгез, искә төшерик: татар халкының нинди әкиятләрен беләсез? Ничә мәкаль хәтердә йөри? Ничә табышмак? Бишек җыры? Балаларыбыз шуларның ничәсен белә? Ә Нәкый ага Исәнбәт томнарында күпме теркәлгән?

Әйе, мин Рәмис Латыйповның фикере белән килешәм: бүгенге көндә катлаулы элитар әдәби телнең кирәге юк, чөнки аның адресаты юк (мин мәгънәсез җөмләләр тезмәсе турында сөйләмим, мин элитар стиль турында әйтәм). Ул тормыштагы фактны үзе күргәнчә һәм аңлаганча әйтеп бирергә тырышкан. Күпчелек аны аңламаган. Шул гына. Без, татар дөньясында кайнаган укытучылар, язучылар, мәдәният вәкилләре, бер-беребезнең җилкәсе аша зур дөньяга үрелеп карый белмибез. Бәлки, карарга теләмибездер. Без үз-үзебезне боҗрага бикләгәнбез, халык арасына чыгарга, шул дөньяны күрергә көчебез җитми. Ә ул дөнья − башка, без күрергә теләгән дөнья түгел. Бу дөньяда татар әдәби теленең дәрәҗәсе түбән, чөнки, алда әйтелгәнчә, ул элита теле түгел. Мәктәптән кысрыклап чыгару телне тагы да түбәнсетте. Аны өйрәнергә, аңа омтылырга ихтыяҗ юк; мондый ситуациядә тагы бер-ике дистә елдан, базар икътисады кануннары буенча, ул үзенең кулланыш чикләрен бик нык киметәчәк. Рәмис Латыйпов әнә шул турыда җан ачысы белән әйтә, әмма без, гадәттәгечә, каш ясыйм дип, күз чыгарабыз; кулны каш өстенә куеп, бер-ике адым ераккарак карый белмибез. Совет менталитеты белән хәзерге заманда яшәп булмый.

Шулай да Рәмис Латыйповның бер сүзе сискәндерде: «Хәзерге вакытта ялгыш рәвештә “әдәби тел” дип аталган болганчык һәм катлаулы телне – яндырырга», − ди ул. Куркыныч. Нигәдер, урта гасырлардагы, 20-30 еллардагы китап яндырулар, инквизиция чоры искә төште. Минемчә, алай ашыгырга кирәкми. «“Әдәби тел” дип аталган болганчык һәм катлаулы тел» вакыт казанында үзеннән-үзе яначак. Мәрҗаниләр теле кебек. Тарих үзгәрмәсә (үзгәртмәсәк!), бераздан татар теле дә…

… Хәтерлисезме мәзәкне? Кибеткә  телсез-чукрак кеше каләм очлагыч алырга кергән. Имән бармагын сул колагына тыгып, икенче кулының йодрыгы белән уң колагы тирәсендә әйләндереп күрсәтә икән. Кибетче моны аңламыйча гаҗиз булган. Шуннан соң кибеткә, кайчы алырга дип, дөм сукыр кергән. Үзенә кайчы кирәген кибетчегә ничек аңлатыр соң ул?

…Сукырның теле бар. Телсез-чукракның күзе бар. Безгә, ничек тә булса, шушы булган әйберләребезне бер тирәгәрәк җыеп яшәргә өйрәнергә кирәк бугай. Бер-беребезне тыңларга һәм аңларга өйрәнергә. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар…

1

Комментарий язарга