Нәсел чылбыры дәвам итә

Шаулап та карады инде, Балтач заманында үз көрәшчеләре белән. Яшерен-батырын түгел, районыбызда көрәшче династиясе булмаган авыл бармак белән генә санарлык калды дисәм дә, бер дә ялгыш булмас. Әле кайбер авылларыбызда бер-берсенә көндәш булган берничә шундый нәселләр барлыкка килде. Яңгулда бертуган Әхмәдиевлар, бертуган Рәфыйковлар, Бөрбаштан бертуган Шакировлар, Кәримуллиннар, Чепьядан Зариповлар, Арбордан Хәйретдиновлар…

Инде соңгылары, көрәш дөньясында чын мәгънәсендә бүгенге көн каһарманнарына әйләнде. Татарстанның атказанган спорт осталары Айдар һәм Ринат Хәйретдиновлар турында әйтүем. Бигрәк вакытында, бер-бер артлы, элеккеге көрәшчеләребез данын кире кайтарып, келәмгә килеп керделәр алар. Нәселдән-нәселгә бирелүче, бабалары, аталарын да булган көрәшче каны үзенекен «эшләде». Хәйретдиновлар гаиләсендә туган өч малай да көрәшче булып китте. Уртанчылары Айнур гына, яшь чагында район, республика ярышларында җиңүләренә карамастан, сиздермичә генә келәмнән китеп барды, нидер җитеп бетмәде ахры, әллә инде түземлек, әллә инде үҗәтлек. Ә инде абый-энеләре Айдар белән Ринат, бер-бер артлы җиңүләр яулап, республикабыз «йолдыз»ларына әйләнделәр дә куйдылар. Айдар сигез мәртәбә – Татарстан, биш мәртәбә – Русия, тугыз тапкыр Муса Җәлил истәлегенә ярышларның җиңүчесе булса, Ринат исә җиде тапкыр – Татарстан, биш тапкыр – Русия, дүрт мәртәбә Муса Җәлил истәлегенә уздырылган ярышларның чемпионы булып танылды. Дөнья чемпионатларындагы җиңүләрен дә өстәсәк, бер нәселгә күпме титул. Шулар өстенә Сабан туйларында яуланган тәкәләр, зур-зур бүләкләрнең иге-чиге юк…

Айдар Хәйретдинов рәсми ярышларда бил алышуын күптән туктатса да, үзенең көтәлмәгән адымнары белән әле дә безне шаккатырып алгалый. 2011 елда район Сабан туена бернинди әзерлексез кереп, машина откан иде ул. Быелгы Сабан туенда янә безне шаккатырды. Милли бәйрәмебез алдыннан бездә спорт сөючеләр арасында район сайтында Сабан туе баш батыры турында фаразлаулар оештырыла. Быел, Айдар турында бернинди фаразлаулар да булмады. Инде мәйданны күзәтүче бар халыкта берничә ел районыбыз данын яклап бил алышучы Апас егете Фердинанд Вәлиевның батыр каласына бернинди шик калмаган иде. Айдарыбызның бил алышачагы үлчәнүнең соңгы минутларында гына билгеле булды. Хәтта район башлыгыбыз Рамил Нотфуллин да бу турыда берни белми булып чыкты. Айдарыбыз келәмгә чыгып баскач, мәйданның ничек шаулаганы әле дә колак төпләрендә тора. Инде, баш батыр исеменә дәгьва кылып, Айдар белән Фердинанд кулларына сөлге алгач, келәм кырына җыйналган халыкны хөкемдарлар да, хокук сакчылары да кузгата алмады. Аннан быелгы көрәш үзенең аерым үзенчәлеге белән күңелләребезгә кереп калды. Район башлыгына баш батырга дип куелган бүләкләрне дә үзгәртергә туры килде. Баш батырга дип куелган тәкә, тагын бер танылган көрәшчебез, ветераннар арасында баш батыр калган Хәйретдин Шәйхетдиновка бирелү сәбәпле, Айдарга тай бүләк иттеләр. Менә бит, нинди хикмәт! Шунысын да искәртик, бүгенге көндә Айдар Хәйретдинов Теләче районында эчке эшләр бүлеген җитәкли. Ләкин ул барыбыз үзебезнеке, Балтач егете!

Әйе, тормыш менә шулай дәвам итә. Легендар көрәшчеләребезнең әтиләре тиздән 70 яшен тутырачак Фоат ага ярышлардан-ярышларга йөреп, уллары, оныклары көрәшен күзәтә. Бик күркәм гаилә, бик күркәм нәсел бу. Әле күптән түгел генә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов республиканың иң күркәм гаиләләрен үзенә җыйган иде. Анда Айдар Хәйретдиновка да тормыш иптәше белән катнашырга туры килде. Ринат исә, армый-талмый яшь көрәшчеләр тәрбияләүдә. Аллага шөкер, нәселдә өч дәвамчы ир бала үсеп килә. Чепья төбәгендә удмурт егетләрендә дә татар көрәшенә мәхәббәт тәрбияли алган Ринат, Аяз, Алмаз, Ирекләрдән чемпион ясый алмас дип, безнең башка да кереп карамый. Нинди генә көрәшче ясар әле ул алардан, Аллаһ кушса!..

Балтач корэш5

Комментарий язарга