Нәфис Миңнебаев: «Тормыш – ул көрәш»

Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының физика-математика бүлегенә укырга кердем. Укырга керергә ниятләгәндә, спортны бераз гына читкә куеп торып, «җитдирәк фәннәр» белән шөгыльләнергә уйлаган идем. Тик анда кергәч тә спорт үзенекен итте. Бөтен ярышларда да катнаша килдем, көрәшкә ныклап тотындым.

Шөгыльләнер өчен тренер, спортзал кирәк. Кая барырга белми йөргәндә «Казанхимстрой» спорткомплексына килеп эләктем.

Кыскача белешмә:

Нәфис Миңнебаев 1985 елның 24 мартында Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында гади җир кешеләре гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе – Наил, әнисе – Тәнзилә.

Нәфис Миңнебаев – билбау көрәше буенча Русиянең Халыкара класслы спорт остасы, Русиянең көрәш буенча спорт остасы, Татарстанның милли көрәш буенча спорт остасы;

Казанда узган XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиадасы чемпионы, милли көрәш буенча 2009, 2010, 2012, 2015 елларда Русия чемпионы, 2009, 2010, 2012, 2015, 2016 елларда Татарстан чемпионы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уздырылган татар-башкорт милли көрәше буенча биш тапкыр чемпион, герой-шагыйрь Муса Җәлил призына 2013, 2015 елларда узган турнир җиңүчесе, ике тапкыр иң яхшы көрәшчеләр бил алыша торган «Батырлар бәйгесе» җиңүчесе.

Көрәш – ул егетләрне чын ир итеп тәрбияли торган спорт төре. Гасырлардан-гасырларга милләтебезнең көч-куәтен күрсәтеп, горурланырга мәҗбүр иткән спорт төре ул. Яхшы көрәшче булу өчен ир-егеткә сабырлык, чыдамлык, ихтыяр көче һәм үҗәтлек таләп ителә. «Уңышларның сере туксан тугыз процент тырышлыкта, бер процент талантта, ә сәләт тырышлык аша килә», – дип халыкта юкка гына әйтмиләрдер. Әңгәмәдәшем Нәфис Миңнебаевта данлыклы көрәшче булып танылу өчен кирәк сыйфатлар яшьтән үк булган икән. Баштарак көрәшне ничек кенә этәрергә тырышса да, нәкъ менә әлеге спорт төре аннан чын ир-егет ясаганлыгын ул яшерми.

– Нәфис, көрәш белән ничек кызыксына башладыгыз? Ничек бу спорт төренә кереп киттегез?

Көрәш белән кызыксынып, шөгыльләнә башлавым очраклы рәвештә генә. Тик хәзер артка әйләнеп карыйм да, нәкъ менә әлеге спорт төре белән шөгыльләнү миннән чын ир кеше ясаган икән бит дип уйлыйм. Кечкенәдән үк спортны үз иттем, мәктәпнең спорт тормышында актив катнаштым. Йөгерү, турникта тартылу, җиңел атлектика белән шөгыльләндем, чаңгыда да йөри идем. Мәктәп данын яклап көрәш дигәч, чираттагы бер спорт төре итеп кенә карап, ярышларга йөри башладым. Беренче тапкыр келәмгә чыгуым әле дә хәтердә. Районның данлыклы көрәшчесе Габбас абый Әхмәдиев призына ел саен көрәш буенча ярышлар үтә. Ул вакытта икенче сыйныфта укыйм, авырлыгым нибары егерме алты килограмм. Ярышларда иң түбән үлчәү авырлыгы утыз алты килограммнан башлана. Беренче әйләнештә бер керәшен егетенә туры килдем. Ул мине бөтен кеше каршында чистага алып салган иде. Ул вакытта башта әллә нинди уйлар бөтерелде. «Бөтен спорт төрен дә үз итәм, килеп тә чыга, көрәш белән никтер бер дә җиңел генә түгел, бу спорт төрен буйсындырырга кирәк», – дип уйлап куйганым истә калган. Тормыш дигәнең кызык бит ул. Тагын бер елдан соң, шул ук турнирда нәкъ шул егет белән туры килдем. Шул ук беренче әйләнештә Габбас абый каршында, калган спортчылар каршында уртага кереп бөгелеп чиста итеп көндәшемне аттым. Андагы тамашачыларның «ах» итеп, торып кул чабып алкышлаганнарын хәтерлим.

– Беренче тренерларыгыз кемнәр иде?

Безнең Чаллы Башы мәктәбе район күләмендә спортны нык үз итә торган мәктәп иде. Физкультура укытучылары Марс Әхмәтов һәм Ринат Миңнебаевлар спортка мәхәббәт тәрбияләде. Алар һәрбер спорт төрендә ирешкән уңышларымның башында торучылар иде. Ринат абый көрәш түгәрәген алып бара: көрәш белән дә кызыксынып китүем, беренче күнекмәләр, күпмедер күләмдә теоретик гыйлемнәрне нәкъ менә ул бирде миңа. Ринат абый үзе яшь вакытында авыр атлетика белән шөгыльләнгән, безгә дә авыр-авыр штангалар күтәртә иде. Мин үзем җиңел булганга күрәсең, андый күнекмәләрне өнәп бетерми, эшлисем килми. Тик Ринат абый эшләттерә һәм һәрбер күнекмәнең кирәклеген аңлата белә иде. Аннан минем әти дә спортны үз итә. Без аның белән көнгә бер сәгать икәүләп спорт белән шөгыльләнә идек. Ул, гадәттә, кичләрен була. Турникта тартылу, отжимание ясау, гомуми күнекмәләр үткәрәбез. Әлеге «спорт сәгатеннән» берничек качып та, онытып та калып булмый иде.

– Мәктәпне укып бетергәч, спорт белән шөгыльләнергә теләп, физкультура бүлегенә кергәнсездер инде…

Юк. (Көлә). Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының физика-математика бүлегенә укырга кердем. Укырга керергә ниятләгәндә, спортны бераз гына читкә куеп торып, «җитдирәк фәннәр» белән шөгыльләнергә уйлаган идем. Тик анда кергәч тә спорт үзенекен итте. Бөтен ярышларда да катнаша килдем, көрәшкә ныклап тотындым. Шөгыльләнер өчен тренер, спортзал кирәк. Кая барырга белми йөргәндә «Казанхимстрой» спорткомплексына килеп эләктем. Ул вакытта анда Николай Крылов һәм Гайнетдин Мөхәммәдиевләр тренер булып эшли иде. Анда бераз шөгыльләндем. Тик призлы урыннарга керә алмый башладым, йә дүртенче, йә бишенче булам. Нидер җитми кебек тоелды. Төшенкелеккә бирелдем, ул вакытта әни миңа бик зур терәк булды. Аннан Илдар Хәбибуллинга энергетика университетына йөри башладым. Ул вакытның данлыклы көрәшчеләре белән бер келәмдә көрәшә идем. Мин көрәшә торган алтмыш килограмм авырлык физик әзерлектән бигрәк тактика һәм кискенлеккә басым ясау кулайрак. Илдар абый минем белән нәкъ шул юнәлештә шөгыльләнә иде.

– Беренче зур җиңүегез кайда булды?

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уздырылган көрәштә булды. Ул вакытта Яңа Чишмә районы өчен көрәштем. Беркем дә минем җиңәчәгемә, бер-ике әйләнештән алгарак китәчәгемә дә ышанмады. Әйләнешләрне дә уздым, финалга да барып җиттем. Ул вакытта финалда Әлмәт егете, берничә тапкыр Татарстан һәм Русия чемпионы булып танылган, спорт мастеры Рүзил Ганиев белән очраштык. Мин көндәшемнән өстен булып чыктым. Шул ярышлардан соң җиңүләр бер-бер артлы килә башлады. Татарстан, Русия беренчелеге, төрле көрәшчеләр призларына уздырылган ярышлар… берсе дә калмады.

– Биектау районына ничек килеп эләктегез?

Биектау районы башлыгы булып Рөстәм Кәлимуллин килгәч, районда татарча милли көрәшкә зур игътибар бирелә башлады. Без көрәш белән яшәгән, сулаган кешеләр бу хакта, әлбәттә, ишетә һәм белә идек. Ул вакытта мин командасыз да идем, тренерым белән сөйләшкәч Биектауга килеп көрәшә һәм балалар һәм олылар белән тренер булып эшли башладым.

– Казанда узган Универсиадада чемпион исеменә дә лаек булдыгыз бит әле…

Көрәш әле Универсиада программасына кертелгәнче үк мин бу хакта хыялланган идем. Ләкин Универсиадага эләгү минем өчен авыр булды. Анда эләгү өчен узган ярышларда җиңелдем. Мине җиңеп, команда составына керергә тиешле спортчының тыелган препаратлар, ягъни допинг куллануы билгеле булды. Аннан соң, аны төшереп калдырып, безне кабат көрәштерделәр. Анысында команда составына керә алдым.

– Сезнең уңышларыгызда кем сәбәпче?

Иң беренче минем әти-әнием. Кечкенә вакытта әти бик тырышты, китаплар белән генә түгел, көндәлек спорт белән шөгыльләндерде. Авыр чакларда, берни дә килеп чыкмас кебек тоелганда әни зур терәк булды. Хәзер үз гаиләм бар. Гаилә җылысы, хөрмәт тә яшәргә, эшләргә күп көч бирә. Хатыным Гөлнара гел миңа ярдәмче. Улым Рамазанга биш яшь, кызым Әмирәгә ике. Балаларым икесе дә бик шук, бик кызыксынучан.

– Көрәшеп туймадыгызмы әле?

Хәзерге вакытта көрәш минем өчен зур әһәмияткә ия спорт төре. Кайсы гына спорт төрен алсак та, иртәме-соңмы аннан китәргә туры килә. Кешенең сәламәтлеге мәңгелек түгел. Әлегә барысы да яхшы. Киләчәктә күз күрер…

Нэфис

Нэфис1

Нэфис2

Нэфис3

Нэфис4

Нэфис5

Нэфис6

Нэфис9

Нэфис10

Комментарий язарга