“Мин сәхнәдә – рухани…” — Наил Шәйхетдинов турында китап тәкъдим ителде (ФОТО)

28 октябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил ага Шәйхетдинов турында истәлекләрне туплаган китапны тәкъдим итү кичәсе һәм Чирмешән районының Казандагы якташлар җәмгыяте оешуга 25 ел тулу хөрмәтеннән бик матур кичә булып узды.

Өстәлгә төзеп куелган берсеннән-берсе матур кул эшләнмәләрен карап йөргәндә, минем яныма бер абый килеп туктады да:

  • Боларны без үзебез ясыйбыз! Безнең Чирмешән халкы уңган, тырыш халык бит ул! Беләсеңме Чирмешән районын? – дип, сорап куйды.

Мин бераз көлемсерәп:

  • Абый, мин Аксубайдан, – дип әйтеп бетерергә дә өлгермәдем, минем танышым:
  • Әәәәә, пащти якташ икәнсең бит, сеңелем, – дип, кочаклап та алды.

Кечкенә чакта мин спектакльләр карарга үлеп ярата идем (хәзер дә шулай). Телевизордан берәр спектакльне күрсәтсәләр, әни гел мине чакыра иде. Шул вакытлардан хәтергә уелып калган спектакльләрнең берсе – “Гайфи бабай, өйлән давай!” (авт. Г.Зәйнашева) иде. Ул чакта мин уйнаган артистларны да, кайсы театрныкы икәннәрен дә, берсен дә белми идем. Ә бу кичтә исә, гүя, беренчедән, балачагыма, икенчедән, туган якларыма кайткандай булдым.

28 октябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил ага Шәйхетдинов турында истәлекләрне туплаган китапны тәкъдим итү кичәсе һәм Чирмешән районының Казандагы якташлар җәмгыяте оешуга 25 ел тулу хөрмәтеннән бик матур кичә булып узды. Бәйрәм ике өлештән: китапны тәкъдир итү һәм якташлар җәмгыятенең юбилеен билгеләп үтүдән гыйбарәт иде.

Татарның танылган шәхесе, талантлы актеры турындагы китапның исеме дә “җисеменә” туры килеп тора: “Мин сәхнәдә – рухани…”. Илдар әфәнде Кыямов (китапны төзүче) Наил аганың тормышын тукталышларга бүлеп, һәрберсендә актерны яңа яктан ача алган. Кичәдә чыгыш ясаган кунаклар да, моңа дәлил булып торды. Беренче тукталыш, әлбәттә, Наил Шәйхетдинов беренче тапкыр дөньяга аваз салган Чирмешән районы Лашман авылы белән бәйле. Исеме дә бу тукталышның – Лашман.  Шулвакыт сәхнәгә Наил аганың бертуган энесе, Түбән Кама Якташлар җәмгыятенең директоры, инженер Җәмил Шәйхетдинов чакырылды. Абыйсы турында истәлекләрне яңарткач, ул аның рухына, якташлары игътибарына үзе иҗат иткән “Сөлчә” исемле җырын башкарып узды.

Икенче тукталыш –  Театр училищесы. “1961 елда театр училищесына без бергә укырга кердек. Шәйхи белән дуслыгыбыз шунда башланды һәм соңгы көннәренә кадәр дәвам итте”, – дип Татарстанның халык артисты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Хәлим ага Җәләлов үзенең хәтирәләре белән уртаклашты. Алар Камал театрының яшь артисты Раил Шәмсуаров белән Наил аганың яраткан җырын – “Бөдрә тал” ны башкардылар.

Өченче тукталыш – Театр. Сәхнәгә К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Идиятулла кызы Махмутова чакырылды. Күп еллар дәвамында иңне-иңгә куеп эшләгән хезмәттәшен алар да җылы сүзләр белән искә алдылар.

Дүртенче бүлектә төрле елларда төрле басмаларда дөнья күргән мәкаләләр, әңгәмәләр һәм башка язмалар урнаштырылган. “Казан нуры” мәчетенең имам мөхтәсибе Алмаз Мөхлисов: “Наил ага вакыты булган саен намаз укырга безнең мәчеткә килә иде. Мәҗлесләргә дә без аның белән еш бара идек”,  – дип, Наил аганың диндарлы һәм иманлы булуы турында искәртеп китте.

Бишенче тукталыш ул – Гаилә. Наил ага Шәйхетдиновның кызы Г. Камал театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова: “Безнең гаилә бик бәхетле. Үзебезнең бәхетне сезгә өләшәсебез килде, аны китап итеп тупладык”, – дип, Наил аганың гомер тукталышларына йомгак ясады.

Әлбәттә, тамашачы хозурына Наил ага уйнаган спектакльләрдән өзекләр дә тәкъдим ителде. Тинчуринлылар “Хаҗи әфәнде өйләнә” (Ш. Камал), “Алтын көз” (Ш. Фәрхетдинов) спектакленнән дә өзекләр уйнадылар. Үзенең бер әңгәмәсендә Наил ага болай дип җавап бирә: “Тамашачы мине мишәр артисты килгән бит дип, күтәреп ала иде”. Әйе, бу кичтә Наил аганың яраткан тамашачысы аны кабат данлады, олылады.

Китап111

Китап

Китап1 Китап2 Китап3

Комментарий язарга