“Наиләкәем” Бер җыр тарихы.

Күпләрегез миннән:” Мифтахов турында языгыз әле,нинди кеше ул?”-дип сорый. Кайберләрегез аның халык өчен эшләгән игелекле эшләреннән бигрәк гаиләсе турында беләсе килә. Бу аңлашыла да, Фәрид энемнең интернет челтәрендәге дуслары арасында күбрәге нәфис затлар. Кемдер Фәрид Мифтахов дигән зур кеше белән дуслыкта торуны олы бәхеткә саный.Бу бер яктан караганда, аклана да. Әмма аны без барыбыз да сокланырлык ир-ат итеп яшәтүдә тагын бер кешенең роле бик зур булуын онытырга ярамый.” Ирне ир иткән дә, чир иткән дә –хатын “дигән татар халык мәкале бар. Фәрид энемнең дә бар эшләренә дәрт-дәрман,көч-куәт ,илһам биреп торырлык кешесе-тормыш иптәше Наиләсе бар!

23 сентябрьдә әлеге соклангыч матур гаиләнең тууына 28 ел тула.Ике бер-берсен яраткан,хөрмәтләгән затның җылы гаилә учагында уртак җимешләре өч балалары җылынып канат яра.Ураза,корбан ,гаилә бәйрәмнәрендә бергәләп әзерләгән уртак табында милли ашларыбыз өстәлгә менә.”Алмагачлар”җырындагы шикелле җиң сызганып,күңел биреп үстергән бакчаларында матурлыкка сокланып,гаилә җылысыннан рухланып йорт хуҗасы безне сокландырып искиткеч җырлар иҗат итә.Артында көтеп алыр ышанычлы кешесе,ныклы тылы-хатыны, Наиләсе булмаса ,Фәрид энем дә без белгән Фәрид булмас иде.
Көннәрдән бер көнне мин Фәрид Фәизовичка нәкъ менә аның илһамчысына-тыйнак, матур Наиләсенә аталган шигырем юлладым.”Сезгә бөтен тормышын багышлаган,ерак сәфәрләргә изге теләкләрен әйтеп озата,каршы ала торган ханымга җыр булырга тиеш,башка бик күп гаиләләргә үрнәк булырлык җыр!”-дип язарга да онытмадым.
Дуслар,ул җыр туды. Ул бер Наилә ханымга гына да аталган җыр түгел.Тормыш йөген ирләре белән бергә тарткан барлык хатын-кызларыбызга аталган җыр да ул!

Комментарий язарга