Наласа мәзәкләре

***

Татар теле дәресе бара. Укытучы укучыларга җөмләләр төзергә куша. Укучылар дәррәү килеп җөмләләр яудыра:

– Балалар йөгерә. Балалар урамда уйный. Балалар укыйлар.

Укытучы аптырап:

– Укучылар, уйлап карагыз әле, балалардан башка мисал юкмы әллә?

– Бар. Хайваннар.

* * *

Дәрес бара. Укытучы балалардан сорый:

– Укучылар, сез гөмбә җыярга йөрисезме?

Бер укучы сикереп тора да:

– Әйе, без ял саен урманга гөмбәгә барабыз.

– Нинди гөмбәләр җыясыз инде?

– Әти күрсәткәннәрен.

* * *

Укытучы балага ачуы чыгып кычкыра:

– Тик утыр, алайса «икеле» куям!

Укучы тыныч кына:

– Ә нишләп шулай аз?

* * *

Бер урыс егете татар кызына өйләнә. Берничә атна үтә.

Марҗа кодагый урамга чыгып, күршесенә сөйләнә икән:

– Хай, соседка, моего сына санакка утырттылар.

– Үләм, күрше, җанымдыр ла, арт яклары нишләп беткән соң? – дип сораган аптырап. Марҗа, хәйран калып, үзенчә аңлатып бетергән.

Бактың исә аның улын сөннәткә утыртканнар икән.

* * *

Авыл абзые Казанга барырга уйлый, ләкин анда ничек йөрисен белми икән. Моны авылның акыллы хәйләкәр агайлары өйрәтеп җибәрә.

Ярар, абзый Казанга барып җитә, трамвайга утыра. Билет ала да компостер янына килеп, өйрәткәнчә, әйтеп куя:

– Наласадан Гаптери. До вокзала довези.

 

Комментарий язарга