Нефтьне өчпомакка алмаштыру нәрсәгә китерә?

Соңгы елларда кулланучыга татар милли киемнәрен, бизәкләрен, ашларын яңа, заманча форматта тәкъдим итү популярлашты. Беренче милли, хәләл фаст-фуд челтәрен ачучыларның берсе – яшь эшкуар Солтан Сафин, «Түбәтәй» проектының киләчәктә фаст-фуд юнәлешендә эшли торган эре оешмаларга көндәш була алыр, дип өметләнә.

«Кечкенә ватаным иде»

Мәктәп һәм студент елларында Майкл Джексон биюләре белән мавыккан, соңыннан Согуд Гарәбстанындагы иң эре нефть оешмаларының берсендә эшләгән татар егетенең милли ризыкларны фаст-фуд форматында дөньяга танытырга теләве игътибарга лаек, әлбәттә. «Балачакта андый хыялым юк иде. Абыйларым геолог-нефтьче булырга юл күрсәтте. Әти-әнием мәдәният йортында эшләде. Әби-бабайларым – укытучы һәм аш-су осталары иде», – ди Солтан, тәгам өлкәсенә очраклы килеп керүен ассызыклап.

Ул үзе тумышы белән Самара өлкәсеннән. Туган авылы Камышлыны Самараның кечкенә генә Татарстаны, дип атый ул. «Әти-әнием мәдәният өлкәсендә эшләгәнгә, иҗади мохиттә тәрбияләндем. Балачакта иң яраткан уенчыкларым микрофон белән музыка уен кораллары иде. Мәктәптә укыганда Майкл Джексон биюләре белән мавыга башладым. Унберенче сыйныфны тәмамлаганда, чыгарылыш кичәсендә тулысы белән аның биюен кабатладым», – дип искә ала ул.тубэтей

Казанга укырга керү теләге 2006 елда «Изге Болгар серләре» дип аталган лагерьда барлыкка килә. Чит төбәкләрдәге татар яшьләрен башкаланы күрсәтергә дип, ике көнгә Казанга чакыралар. Казан дәүләт университетында булганнан соң, андагы мохитне, төрле илләрдән килгән студентларны күреп, һичшиксез шунда белем алырга ниятли Солтан. Әти-әнисе Самарада калырга өндәсә дә, университетка геология юнәлешенә укырга керә.

Бер урында гына утырып тора алмаган, кызыксынучан егет уку белән генә чикләнми, билгеле. «Казанга килгәч иҗади тормыш белән яши башладым. Студент еллары вакыйгаларга бай булды: баштанаяк геологиягә чумдым, Себергә барып чыганакларны өйрәнә идек. Фитнес үзәкләренең берсендә бию дәресләре алып бардым, бер төркемдә үзем дә биедем. Тормышта үз юнәлешемне таптым дип уйлаган идем. Ләкин бер вакыйгадан соң бөтен нәрсә тамырдан үзгәрде».

  Әкияти тормышта

– Укыган вакытта Кытайда практика үтү турында белештем һәм икенче елны Америка-Кытай нефть оешмасына стажировкага киттем. Шунда бер Кытай егете белән дуслаштым, ул миңа Согуд Гарәбстанындагы KAUST институты турында сөйләде. «Бу уку йортында Нобель премиясе лауреатлары үзләре белем бирә. Институт Кызыл диңгез яр буенда урнашкан. Монда уку һәм фән белән шөгыльләнү өчен дөньяның сиксән биш иленнән иң яхшы студентлар килә», янәсе. Күңелемдә шушы диңгез буенда урнашкан уку йортына бару теләге туды.

Соңгы курста халыкара нефть оешмасына геофизик вазифасына һәм шул ук вакытта KAUST институтына да гариза юлладым. Эшкә чакыруны тиз җибәрделәр, инде чемоданнарны тутырып, очарга әзерләнеп йөргәндә генә электрон почтага KAUSTтан магистратурага чакыру кәгазе килде. Үз күзләремә үзем ышанмадым, ике атна буе икеләнеп йөрдем. Ахыр чиктә уку йортын сайладым.

Русия вузларын бетерүчеләргә анда керү кыен түгел. Мин, гариза язып, документларны җибәрдем, әңгәмә үттем, тест, резюме яздым. Укучыларның яшәү, ашау өчен кирәк булган бөтен чыгымнарын уку йорты үзе каплый һәм шактый күләмдә стипендия дә түли булып чыкты.

Ел ярым әкияти тормыш белән яшәдем. Минем фәнни җитәкчеләрем планетаны модельләштерү белән шөгыльләнүче Нобель премиясе ияләре иде. Алар белән аралашканда синең дөньяга карашың көнләп, сәгатьләп түгел, ә минутлап үсеш-үзгәреш кичерә, – дип искә ала Солтан ул чордагы гаҗәеп кичерешләрен.

Уку төгәлләнеп килгәндә, Согуд Гарәбстаны короле институтында яшь белгечләр өчен вакансия ярминкәсе оештырыла. «Аллаһ Тәгаләгә шөкер, миңа тагын бәхет елмайды. Бөтен нефтьчеләрнең хыялы булган «Saudi Aramco» оешмасына әңгәмәгә чакырдылар. Икенче тапкырдан эшкә алындым».

Зур проектлар өчен зур корбаннар кирәк

«Монда эшләгәндә күңелемдә студент елларыннан калган хыял йөрде. Ни өчен соң Татарстанның үз милли ризыклары белән тиз ашау системасы юк? – үз-үземә әнә шул сорауны еш бирә идем. Бер юлы, дустым Айнур Камалиев белән фитнестан кайтканда, шул турыда сөйләшеп киттек һәм бу юнәлештә үзебез эш башларга ниятләдек. Сәяхәтләр вакытында ниндидер тәҗрибә дә тупладым. KAUSTта укыганда безгә фәнни яктан гына үстереп калмыйча, бизнес өчен файдалы булган белем дә бирделәр».

Ел ярым Согуд Гарәбстанында эшләгәннән соң, 2015 елда Солтан Казанга кайта. «Зур проектларны тормышка ашыру өчен, һәрвакыт зур корбаннар кирәк, – ди ул. – Билгеле, әти-әнием башта бераз куркып калды. Бу эштән нәрсә килеп чыгасы билгеле түгел бит. Шулай да: «Син нәрсә сайласаң, без шуңа риза булырбыз», – диделәр.

27 яшендә үзен төрле юнәлешләрдә сынап караган Солтан: «Без әзер булгач, һәрбер нәрсә үз вакыты белән килә, – ди. – Шуңа тормышымда ниндидер кискен үзгәрешләр булды, дип әйтә алмыйм. Хәзергә безнең максат – хәләл таләпләренә туры килгән татар милли ризыкларын Татарстанның бренды дәрәҗәсенә күтәреп, кулланучыга тәкъдим итү. Бу юнәлештә планнар шактый, әле эшлисе дә эшлисе. Аннан соң нәрсә язганын күз күрер».

Кыска вакыт эчендә уңышка ирешүнең серен Солтан Сафин гади генә, Хөсни Кәрим сүзләре белән аңлата: «Халык өчен эшләгән эшләр үзең өчен дә файдалы».

 Үз эшеңне башлаганда нинди хаталарны кабатламаска?

Яшь эшкуарлар өчен Солтан Сафиннан 7 киңәш.

  1. «Идея бар, ничек эшләргә кирәклеге аңлашыла, башлагач, күз күрер!»

Күпләр эш башлаганда нәкъ менә шулай фикер йөртә. Ә бизнес уңышлы булсын өчен барысын да алдан уйлап эш итәргә кирәк. Керем һәм чыгымнарны исәпләү, бизнес моделен төзү, команданың эшләү рәвешен, кемнең нәрсә өчен җавап бирәчәген алдан ук күзаллау мөһим!

  1. Әлеге проекттан сез нәрсә өмет итәсез?

Еш кына без ниндидер эшкә кызык тоелганга, яисә дустыбыз чакырганга тотынабыз. Әлеге проектның сезнең тормыш өчен әһәмияте нинди соң? Бу эш үзегез куйган максатларга ирешергә ярдәм итәрме? Шул хакта уйланыгыз!

  1. Дусларыгыз белән эш башлыйсыз икән, максатыгыз бер булырга тиеш.

Бер иптәшегез бер төрле максат куйса, икенчесе икенче төрлене, эшегез Крылов мәсәлендәге аккош, кысла һәм чуртанны хәтерләтәчәк. Максат бер булырга тиеш!

  1. «Дусларымны әйбәт беләм, күптән аралашабыз. Барысы да яхшы булачак!»

Яхшы дус – яхшы хезмәттәш дигәнне аңлатмый. Дустыгызның компетентлыгы башкарачак эшенә туры килергә тиеш. Билгеле, бер-берегезгә ышану, үзара аңлашу, дуслык бар. Ләкин дустыгыз үзенә йөкләнгән эшне башкарып чыга алмаса, шактый гына уңайсыз хәлгә калуыгыз бар!

  1. Дустыгызның шәхси, психологик үзенчәлекләре бергә эшләү өчен туры киләме?

Командада, мәсәлән, әйдәп баручы лидер, яңа фикерләр, идеяләр авторы, финанс яктан тәэмин итүче яки реклама өчен җавап бирүче була. Эшнең башында торучылар бер-берсен илһамландырып, тулыландырып торырга тиешләр. Командадагы мохит тә, эшнең нәтиҗәсе дә шуңа бәйле.

  1. Партнерлар арасында бурычлар һәм вазифалар дөрес бүленгәнме?

Бу мәсьәләләр хакында алдан ук ачыктан-ачык сөйләшү кирәк. Йөкләнгән вазифа белән мөмкинлекләр туры килергә тиеш. Уртак бизнес ачканда һәрберегезнең бу эшкә керү, чыгу шартларын да алдан ук хәл итегез.

  1. «Әйдәгез, баштан ук бөтен нәрсәне эшлик! Аннан соң булырга мөмкин».

Эшне яңа гына башлап җибәргәндә, бөтен нәрсәгә бер юлы барып ябышырга ашыкмагыз. Үсеш адымнарын әһәмиятеннән чыгып бер-бер артлы төзегез.

 

Комментарий язарга