Әдәби барыш

Уңышсыз көн

Ашык-пошык кына күзлек пыяласын сөртеп маташканда, кинәт нәрсәдер «кытырт» итмәсенме! Мин беразга тын калдым. Идән тактасы булдымы, әллә телевизормы?.. Кулъяулыгымны алуым булды, идәнгә вак-вак пыяла кисәкләре коела башлады, гүя бөтен тәнем шуның белән бергә чәлпәрәмә килде… Ай, Аллам… Йә, Хода… Нишләдем мин? Яраткан күзлегемнең сыдырылып беткән пыяласы! Харап булды… Баш бетте… Кая барыйм хәзер…

Алга таба

76549999

Кәрим Тинчурин турында һәркем белергә тиешле 7 факт

Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Ул үзенчәлекле режиссер, артист, оста хикәяче, педагог буларак та билгеле. Ә 2017 елның 15 сентябрендә күренекле шәхеснең тууына 130 ел билгеләп үтелде. Алга таба

19420846_1439130646125871_4818493187351697566_n

«Без татарча язып тормасак…»

Язучы яхшы әсәрләр иҗат итсен өчен аңа нинди шартлар тудырырга кирәк? Әнә Гоголь «Мертвые души» поэмасын патша биргән акчага Италиягә барып язган, Мольер спектакльләрен Людовик XIV булышлыгы белән чыгарган, Пушкин – Николай I, Горький — Сталин канаты астында булганнар. Диоген исә мичкә эчендә яшәгән, диләр, ә Муса Җәлил үзенең үлмәс шигырьләрен фашист төрмәсендә язган. Ә бүген хәлләр ничек тора?

Алга таба

ULv22cG7yqQ

«Мин туганчы дөнья башка булган, Мин дөньяга килгәч, үзгәргән…»

Күпләр Рифат Cәлахны (Рифат Гали улы Сәлахов) бары тик мәхәббәт шагыйре буларак кына беләләр. Мин дә, кайчандыр аның  “Мин язларны сөймим!” шигырен укый-укый, тәмам ятлап бетергән идем. Әмма Рифат белән азаккы очрашудан соң, аны бөтенләй башка яктан ачтым. Тышкы яктан тыйнак, сабыр бу егетнең күңелендә тау-ташларны күчерерлек егәр, дәрт бар. Алга таба

Eglem

Бер сүздән тора дөнья…

Иң әүвәле Сүз булган… Изге китапларның берсе шулай дип башлана. Шагыйрь-шогара халкы, ихтимал, бу гыйбарәне күңелендә шигарь итеп йөртәдер, чөнки Сүз аның өчен эш коралы да, яшәү максаты да, ризык-тәгаме дә (хәер, бүгенге вазгыятьтә бусын төшереп калдырсаң да зыян юк). Дөньясы-каһәреннән арынып иҗат утына чумган һәм кирәкле бер кәлимә валчыгын табарга изаланып, башыңда бөтерелгән мең-мең лексик берәмлекне капшаган халәтне ничек аңлатып бирмәк кирәк? Инде шул мизгелдә, рәхәт газабыңның рәхмәте булып, гарештән көтелгән җәүһәрең дә иңсәме!.. Алга таба

288f5581891d566c13405f5eb16d1ce2_L

Журналист Рузилә Мөхәммәтова: Сүз дәвере бетте

Сүз дәвере тәмамланды. Шуңа бәйле рәвештә шигърият заманы үтте. Г.Тукай һәйкәле янында була торган традицион шигъри митингтан рәсми өлешнең алынуы — татарда шигъри сүзнең бетүенә ишарә генә түгел, шуның рәсми рәвештә танылуы дип аңлыйм һәм моның белән килешәм – бу табигый. Менә инде өченче ел — Г.Тукай туган көненә багышланган тантаналы кичә Опера театрының эченә күчте. Традицион шигырь бәйрәме дә Татарстан Язучылар берлеге дигән иҗтимагый оешманың корпоратив чарасына әверелеп бара.

Алга таба

Тукай-каләме