Әдәби барыш

Бахадирлар

Арумы хәлең, язучы?..

Патшаларны сүгү безнең каныбыздадыр, мөгаен. Влач алмашына башласа, бигрәк тә. Рәхәт яшәтмәде, эшләтмәде, кулы кәкре, теле агач, эшләре тузга язмаган булды дип, кирәген бирергә яратабыз. Бу галәмәт “вак” патшалар алмашыну алдыннан бөтен төсләргә баеп калкып чыга. Матбугатта, интернетта, киткәнче әйтеп калыйм әле дигәндәй, әйткәләш, тарткалаш китә.

Алга таба

Rife

ЯШЬЛӘР АРБАСЫНЫҢ ДЫҢГЫРДАГАН ЧАГЫ

Төрле очрашулар вакытында еш кына яшьләрдәге рухи кризиска мөнәсәбәт белдерүемне үтенәләр. Әдәби тормышта ул күзәтеләме, диләр. Ә бит моның өчен, иң башта әлеге рухи кризис турында үз карашларымны ачыкларга кирәктер. Бу карашларны формалаштырганда, проблема объектының, оппонентларның да шул темага бәйле фикерен ишетү бик мөһим. Алга таба

_idel (chaika)

“ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ” – ӘДӘБИ МӘКТӘП УЛ

«Идел» яшьләр үзәге 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен тәүге тапкыр «Иделем акчарлагы» бәйгесен оештырып җибәрә. Төп максаты: талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру. Алга таба

gomer

«УКЫГАЧ ТА ОНЫТЫЛА БИТ АЛАР»

Дөнья үзгәрә һәм бу, минем кебек олыгаеп баручы кешенең зарлануы гына түгел, ә объектив күренеш. Үзгәреш бөтен өлкәдә дә күзәтелә. Әмма шунысы бар, кайда яхшы, кайда начар якка. Әйтик, кибетләрдә азык-төлек, тауар муллыгы барлыкка килүне яхшы дип бәяләсәк, эстраданы баскан чүп-чар һәм «җыртык җырлар»ны һич кенә дә уңай дип әйтә алмыйбыз. Алга таба

Сәйдә Аппакова

Сәйдә Аппакова: “Ярты эшеңне иреңә бүлеп бир!”

Республикабызның зур хөрмәткә ия абыстайларның берсе Сәйдә Аппакова дини эшчәнлегенә утыз ел тулу уңаеннан чыгарылган “Тузмый торган бүләк” китабын укучыга тәкъдим итте. Чара “Акчарлак” нәшрият йорты ярдәме белән мәркәзебезнең Кәрим Тинчурин театрында уздырылды. Алга таба

karimov_kamil

Һәркем үзен гений дип саный

Графоманияне чор тудыра. Мин моның сәбәпләрен шушы кризис өстенә кризис килүдән күрәм. Халыкта депрессия, стресс, иртәгесе көнгә билгесезлек, эшсезлек һәм мескенлек. Туган туганны тыңламый, дуслар әзәйде. Күрше-тирәгә хәзер әйбер сорап та кереп булмый. Ишекләр йозакланды. Кешегә аралашу җитми. Алга таба

Зөфәр Мөхәммәтшин

Әдәбият, хәлең ничек?

2016 елның 16 июнендә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтае булып узды. Корылтайны уздыру 25 май көненә тәгаенләнгән булса да, ул соңрак вакытка күчерелде. Гадәттә, язучыларның мондый зур җыеннарында республиканың беренче кешеләре корылтайга килмичә калмый торган иде. Алга таба

ruzilya-mohammatova

Яшьләрдән зарланып…

Бүгенге яшь язучыларны берлек эшләре кызыксындырмый дип карасак, ә нәрсә кызыксындыра соң? Иҗатмы? Кайсының да булса әсәрләре егылып укыламы? Әйтә алмыйм. Пьесалары татар театрлары сәхнәләрендә гөрләп барган Илгиз Зәйниев – бердәнбер! Ә башкалар? Ярар, аларның заманында Зөлфәтләр, Илдар Юзеевлар кебек Алга таба

Ильдар

«Хакимияткә параллель яссылыкта яшим»

Казанда Илдар Әбүзаровның «О нелюбви. Роман с жертвой» исемле яңа китабы тәкъдим ителде. Соңыннан язучының шул исемендәге әсәре буенча режиссер Салават Юзиев төшергән «Корбан-роман» фильмы күрсәтелде. И.Әбүзәров – Яңа Пушкин премиясе һәм В. Катаев исемендәге бүләкләр иясе. Аның «ХУШ» һәм «Мухтабор» романнары «Милли бестселлер», «Большая книга» премияләренә лаек әсәрләр исемлегенә кертелгән.

Алга таба

китаплар

2012–2015 нче елларда татар шигърияте

XX–XXI гасыр чикләре татар поэзиясендәге үсеш-үзгәреш, бер яктан, 1990 нчы еллардагы рухи һәм милли яңарыш, икенче яктан, 1960-80 нче еллардагы шигъри күтәрелешнең матур нәтиҗәсе буларак кабул ителә. Яңарыш традицияләрне дәвам итеп үсү-үзгәрү, тема-проблематик яктан төрлеләнү,  иҗади тәҗрибәләр ясап карау, фәлсәфи яктан тирәнәю, иҗтимагый тормыштагы күренешләрне дә кешелек, кыйммәтләренә бәйләнештә ачарга омтылу белән билгеләнә.

Алга таба

китаплар