Әдәби барыш

Ильдар

«Хакимияткә параллель яссылыкта яшим»

Казанда Илдар Әбүзаровның «О нелюбви. Роман с жертвой» исемле яңа китабы тәкъдим ителде. Соңыннан язучының шул исемендәге әсәре буенча режиссер Салават Юзиев төшергән «Корбан-роман» фильмы күрсәтелде. И.Әбүзәров – Яңа Пушкин премиясе һәм В. Катаев исемендәге бүләкләр иясе. Аның «ХУШ» һәм «Мухтабор» романнары «Милли бестселлер», «Большая книга» премияләренә лаек әсәрләр исемлегенә кертелгән.

Алга таба

китаплар

2012–2015 нче елларда татар шигърияте

XX–XXI гасыр чикләре татар поэзиясендәге үсеш-үзгәреш, бер яктан, 1990 нчы еллардагы рухи һәм милли яңарыш, икенче яктан, 1960-80 нче еллардагы шигъри күтәрелешнең матур нәтиҗәсе буларак кабул ителә. Яңарыш традицияләрне дәвам итеп үсү-үзгәрү, тема-проблематик яктан төрлеләнү,  иҗади тәҗрибәләр ясап карау, фәлсәфи яктан тирәнәю, иҗтимагый тормыштагы күренешләрне дә кешелек, кыйммәтләренә бәйләнештә ачарга омтылу белән билгеләнә.

Алга таба

халисэ ширмэн

Татар прозасы

Нобель премиясе лауреаты Эрнест Хемингуэй «Дөньяда кеше турында гади, гадел проза әсәре язудан да кыен­рак эш юк», – дип әйтеп калдырган. Беренче карашка гади тоелган хезмәт чынлыкта бик зур тырышлык һәм көч сорый, чөнки, Э. Хемингуэйның үз сүзләре белән әйтсәк, «язучы нәрсә турында язганын яхшы белсә, ул үзенә билгеле булган бик күп нәрсәләрне төшереп калдыра, ә укучы боларны бик яхшы тотып ала».

Алга таба

Элфэт

Ике корылтай арасында драматургиянең торышы

Ике корылтай арасында татар драматургиясенең торышы турында уйланганда беренче булып Туфан ага Миңнуллин исеме хәтергә килә. Аның арабыздан киткәненә дә 4 ел вакыт үткән. Чорыбызның олы әдибеннән башка сәхнә әдәбияты ятим булып, боегып калган, аның урыны һаман да буш икән. Бүген инде Туфан аганың кирәклеге, бик тә мәртәбәле урыны тагын да ачык күренә.

Алга таба

корбан

Язучыларга карата иң хәерхаһлы булган төбәк – ул безнең Татарстан

Билгеле булгача, быел 25майда Татарстан язучыларының чираттагы XVIII корылтае булачак. Шул уңайдан драматург, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Харис улы Корбан белән сөйләшергә булдык.

Алга таба

Яхина

Зөләйха күзен ача алганмы соң?

Гүзәл Яхинаның “Зулейха открывает глаза” романы йокымсырап киткән татар әдәби тәнкыйтенә җан өрде кебек. Моңа кадәр бер-берсенең язган әсәрләрен тоташ мактауга корылган тәнкыйть, ниһаять, әле татарда чын тәнкыйтьчеләрнең барлыгын, кирәк вакытта үзләренең кискен фикерләрен әйтә белүләрен күрсәтә алды. Бу роман хакында татар һәм урыс матбугатында мактап та, тәнкыйтьләп тә нәшер иткән мәкаләләр шактый күренде.

Алга таба

Фоат Галимуллин гл

Остазым

Фоат абый исә гел янымда булды. Яңалык текстларын без телефон аша бергәләп әзерли идек. Логик басым, җөмләнең иясен-хәбәрен табарга мине кабаттан институт укытучым, деканым өйрәтте. Рәхмәт, остазым! Хәзер радио-телеведениегә килгән яшьләрнең сөйләменә колак салганнан соң, мин аларны кызганып куям, еш кына «эх, боларны сүзнең кадере бар заманда укытып, Галимуллин мәктәбе аша үткәрәсе иде», дим…

Алга таба

Ленар

Дөнья киң!..

«Татар халкында «Оста барда телең тый», дигән мәкаль бар. Мин аны: «остаз барда акыл җый», дип дәвам итәр идем. Ник дигәндә, остазың булу – зур бәхет тә, шул ук вакытта олы җаваплылык та» — Ленар Шәех остазлык турында.

Алга таба

ФАТИХ КУТЛУ_ФОТО

Кутлу һәм аның олы мәхәббәте

Шулвакыт сәхнәгә чандыр гәүдәле, кара чәчле, кара кашлы егет чыкты да тамашачыны таң калдырып, үзенә генә хас мәкам белән, бар күңелен биреп ул чакта көн-төн телевизордан, радиодан яңгыраган «Миләшләрем» җырын сузып җибәрде…

Алга таба

2 профиль