Әдәбият

IMG_1134

Рабит Батулла: «Хатын-кызны гел зурлап яздым»

Аның белән сөйләшеп утыру – үзе бер дөнья, мәгънәле кино караган кебек. Ак сакаллы каләм әһеленең һәр сүзе тәмле, камил, чын татарча. Һәр татар анда үз бабасын таный, ил агасын күрә. Халык язучысы Рабит ага Батулланың сиксән яше ишек шакыган көннәрдә… хатын-кызлар турында сөйләшеп утырдык. Аңа гына хас нечкә юмор, тирән борчылу һәм гамьле уйлануларын укучылар хозурына да тәкъдим итәргә булдык. Алга таба

y-chrom

Яшәсен Y хромосома!

Яшьлектә, Рөстәм Мингалимнең «Кайда сез, ирләр?» пьесасын укыгач, тирән фикерләр уздырам дип, автор ясалма ситуацияләр һәм образлар иҗат иткән, ике җенескә пародия язган, дип уйлаган идем. Ә хәзер фикерем үзгәрде: аны сәхнәләштерергә була, бик була! Чөнки дөньяны үз кулларында тотасы ирләрнең юкка чыгуы хакында моннан ничәмә еллар элек чаң суккан бит!

Алга таба

Менә шулай, күрше (Хикәя)

“Гөрс… Гөрс…” Тәрәзә пыяласы зеңгелдәп куйды. Тагын күршесенең үзчире  кузгалды.  Дүртенче ел шушы мәхшәр кабатлана: җәй уртасы җиттисә ул  гөрс-гөрс атарга тотына. Авыру, чын мәгәр авыру! Акылга камил кеше мондый хәтәр уеннар уйнар идемени!

Алга таба

winter-3016303_960_720

Хаталы язылган аптека

Февраль уртасы, урам тын. Салмак кына эре ябалак кар ява. Көн кичкә авышкан чак. Инде караңгы да төшә башлады, урамдагы лампаларны бер-бер артлы кабыздылар. Менә, оныгын җитәкләп, әби бара. Тун якасын җил үтмәсен өчен, күтәреп куйган, шәл уранган. Оныгын да нәкъ үзе кебек итеп киендергән. Алар икәү, авыр атлап баралар. Баскан саен аяк астындагы кар шыгыр-шыгыр килеп тора. Еракта тагын бер нокта күренә. Бик тиз якыная, йөгерә ахрысы.

Алга таба

1415297713_656712602