Әдәбият

Морат

Кысалар кысылган саен…

Газинур Морат – төрле тематикада иҗат итүенә карамастан, татар шигъриятендә иҗтимагый лирика остасы сыйфатында югары бәяләнгән шагыйрь. Милләт гамен кайгырткан, аның уй-фикерләрен үзенчәлекле образларда укучыга ирештергән каләм иясенең күпъеллык нәтиҗәле әдәби эшчәнлеге 2016 елда Хөкүмәтебез тарафыннан да тиешле игътибарга алынды: Г. Морат  Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде.

Алга таба

Шәйхелова Сәрбиназ

Шәйхелова Сәрбиназның шигъри уңышлары

Бу көннәрдә чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп бусагасын атлап чыгып олы юлга аяк бастылар. Мәктәп елларын исләренә төшерделәр, укытучыларга һәм мәктәпләренә рәхмәт хисләрен ирештерделәр. Бу уңайдан Белем.ру порталында Татнетны үстерү фонды һәм «Идел» журналы белән берлектә «Соңгы кыңгырау» бәйге акциясе үткәрелгән иде. Алга таба

яхина

Зөләйха күзләрен ача

Май ахырында Татарстан китап нәшрияты Гүзәл Яхинаның татар әдәби җәмәгатьчелегендә шактый кызу бәхәсләр уяткан, мәрткә киткән тәнкыйтебезне уятып җибәргән «Зөләйха күзләрен ача» романын татар телендә бастырып чыгарачак. Флера Тарханова тәрҗемәсендәге китап 1000 данәдә басыла. «Идел» укучылары татар теленә тәрҗемә ителгән бер өзекне май санында укый алдылар.

Алга таба

оксана1

Каләмемнең очын манып язам ярама…

Оксана Ильюп – Чиләбе шәһәрендә яшәп иҗат итүче яшь шагыйрә һәм автор-башкаручы. Аның гитара кылларын чиртә-чиртә җырлавын интернетта социаль челтәрләрдә күрергә мөмкин. Клиплары исә телевидениедән әйләндерелә. Укучыларыбызны дөнья буйлап сибелгән татарның шушы моңлы кыз иҗаты белән якыннан таныштырырга булдык. Шигырьләрен безгә ул курка-курка гына бирде…

Алга таба

Ильдар

«Хакимияткә параллель яссылыкта яшим»

Казанда Илдар Әбүзаровның «О нелюбви. Роман с жертвой» исемле яңа китабы тәкъдим ителде. Соңыннан язучының шул исемендәге әсәре буенча режиссер Салават Юзиев төшергән «Корбан-роман» фильмы күрсәтелде. И.Әбүзәров – Яңа Пушкин премиясе һәм В. Катаев исемендәге бүләкләр иясе. Аның «ХУШ» һәм «Мухтабор» романнары «Милли бестселлер», «Большая книга» премияләренә лаек әсәрләр исемлегенә кертелгән.

Алга таба

китаплар

2012–2015 нче елларда татар шигърияте

XX–XXI гасыр чикләре татар поэзиясендәге үсеш-үзгәреш, бер яктан, 1990 нчы еллардагы рухи һәм милли яңарыш, икенче яктан, 1960-80 нче еллардагы шигъри күтәрелешнең матур нәтиҗәсе буларак кабул ителә. Яңарыш традицияләрне дәвам итеп үсү-үзгәрү, тема-проблематик яктан төрлеләнү,  иҗади тәҗрибәләр ясап карау, фәлсәфи яктан тирәнәю, иҗтимагый тормыштагы күренешләрне дә кешелек, кыйммәтләренә бәйләнештә ачарга омтылу белән билгеләнә.

Алга таба

халисэ ширмэн

Татар прозасы

Нобель премиясе лауреаты Эрнест Хемингуэй «Дөньяда кеше турында гади, гадел проза әсәре язудан да кыен­рак эш юк», – дип әйтеп калдырган. Беренче карашка гади тоелган хезмәт чынлыкта бик зур тырышлык һәм көч сорый, чөнки, Э. Хемингуэйның үз сүзләре белән әйтсәк, «язучы нәрсә турында язганын яхшы белсә, ул үзенә билгеле булган бик күп нәрсәләрне төшереп калдыра, ә укучы боларны бик яхшы тотып ала».

Алга таба

Элфэт

Ике корылтай арасында драматургиянең торышы

Ике корылтай арасында татар драматургиясенең торышы турында уйланганда беренче булып Туфан ага Миңнуллин исеме хәтергә килә. Аның арабыздан киткәненә дә 4 ел вакыт үткән. Чорыбызның олы әдибеннән башка сәхнә әдәбияты ятим булып, боегып калган, аның урыны һаман да буш икән. Бүген инде Туфан аганың кирәклеге, бик тә мәртәбәле урыны тагын да ачык күренә.

Алга таба

Элфэт