Проза

yarullin_f

Хәтер төпләрендә утлы күмер (Көндәлекләр)

2010
15 гыйнвар. «Минем» Айгөл 12 гыйнварда бәби тапты. «Кыз бала тап, юкса яратмаячакмын», — дигән идем, кыз тапкан. Заманында Айгөл белән бик каты дуслашкан идек. Нурсөя авылларына кайтканда бер-ике тапкыр минем янда да калып торган иде. Алга таба

Рисунок (644)

Себер Мәҗнүннәре

Алмаз Хәмзин 1947 елның 18 сентябрендә Түбән Кама районы Ташлык авылында туа. «Зәйтүнәм», «Өмет», «Миләшкәем», «Туган көн», «Сине көтәм» кебек популяр җырлар авторы соңгы елларда чәчмә әсәрләр дә иҗат итә. Аларның кайберләре «Идел» журналында басылып та чыкты. Бүген 70 яшен билгеләп үткән Алмаз абыйның укучыларыбызга бүләге бар: яңа гына табадан төшкән «Себер Мәҗнүннәре» повестен тәкъдим итә.  Алга таба

image

Әни

Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Синең өc-баш киемнәрең урындыкка пөхтәләп җыеп куелган. Сиңа рәхәт-рәхәт.  Алга таба

Алмаз Гимадиев

Әби һәм «контакт»

– Әби! Әби дим! Әбекәй! Әйдә, сине дә «Вконтакте»га кертәбез!

Оныгының чәрелдек тавышын ишетеп, Маһибәдәр әби олы якка башын тыкты. Шул арада Диана «черт» иттереп, аны фотога төшерергә өлгерде. Әбисенең бер якка кыйшайган яулыгына, тешсез авызына карап, көлүдән чак тыелып, кыз соравын кабатлады: Алга таба

m96Hw6rNuGc (1)

ПЕЛӘШ

Гомәр утыздан соң пеләшләнә башлады.
– Менә, синең белән изаланып яши торгач, япь-яшь килеш чәчем дә коела, – диде ул көннәрдән бер көнне хатынына.
– Гомер буе этлек уйлап йөргәнгә коела синең чәчең, – диде хатыны исе китмичә генә. – Иза чиккәннән чәч коела торган булса, минем чәчем генә түгел, әллә нәрсәләрем коелып бетәр иде инде.  Алга таба

ибушев

Җәкәү белән җыйган ташлар

Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, көн саен булмаса да, атнага бер безнең бүлмәгә кереп, балачак хатирәләрен сөйли. Без моңланабыз, кайчак күзләребез дә яшьләнә. Балачагының матурлыгы, ихлас истәлекләре ул. Киләчәктә, бәлки, китап булып та тупланыр әле. Истәлекләренең берсен «Идел»челәргә укытасы килә. Бәлки икенчесен…өченчесен… башкаларын да. Алга таба

avyl-malae-kazan-604x300

Марат Кәбиров «Казан»

Уйлап карасаң, дөньядагы бөтен мәзәк юктан гына килеп чыга. Очраклы рәвештә дип әйтергәме соң… Бу юлы да шулай… Ну, егет армиядән кайткан, бераз гына кабып алганнар, урамны җырлап әйләнгәннәр, кызлар таралып беткән… Шуннан теге ике ел буена илнең иминлеген саклап яткан солдатның дәрте уйный башлаган… Алга таба

Соңгы биш минутта…

Автобус төнге юлдан җилдерә.Йолдыз кызларын иртәдән үк куера башлаган яңгыр болытлары тоткынлыкка алган бугай: төн кап-караңгы. Әледән –әле болыт букчалары тула да түгелә, тула да түгелә. Мондый юеш, караңгы юлларны бик яратмый Артур. Төнге рейсларга да теләмичә генә чыга. Тик нишләтәсең — эшең шул булгач. Ул сәгатькә күз төшереп алды: төнге беренче ярты булып килә, тагын дүрт сәгатьтән Ижауда булырлар. Салондагы кешеләр инде йоклап беткән диярлек.

Алга таба