Проза

Чүпрәле районы, Зур Чынлы

Сиңа

Мин баллы болында яшим. Чәчәкләрем хуш исле, бал кортларым назлы, күбәләкләр сипкелле. Сине дә шул болынга чакырасым килә. Беләм, синең үз болының, үзенчәлекле чәчәкләрең. Шуларга гашыйк булдым да мин. Алга таба

055bb1d96258f4c550d1761d5172f98d

«Алма чоры» Г. Гыйльманов

Сирин алма тулы биштәрен күтәреп бакчадан кайтып кергәндә Зәбидә балконга керләр элергә чыккан иде. Ниндидер дәртле көй көйләп йөргән хатынын борчыйсы килмәде аның. Үзе түгел, күбрәк күңеле тыелып калды, ахры… Бу араларда дачада яши Сирин. Дөньялыкка алма чоры керде бит. Быел җиләк-җимеш бигрәк мул булды, җыеп та, саклап та өлгереп булмый. Вак кисәкләргә телеп, кояшта киптерү дисеңме, тәмле-татлы суын сыгып алу дисеңме, кайнатма ясау дисеңме… Алга таба

tGYK9bRPQ9Y

Әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз…

Бервакыт бер кечкенә малай мәктәптән кайткач, әнисенә укытучысы җибәргән хатны бирә. Әнисе хатны ала, кузләренә яшь тула һәм малаена хатны укый:
« Сезнең улыгыз— Гений! Безнең мәктәптә андый баланы укытырдай мөмкинлекләр аз, аны нәрсәгә дә булса өйрәтерлек укытучылар да юк. Зинһар өчен уз балагызны узегез өйдэ укытыгыз». Алга таба

IMG_7363

И туган йорт

Быел туган йортны яңарттык. Мәшакәте күп булды, билгеле, тик күңел җирендә калды. Ике якка да – кәкре-бөкре калын идән такталарын алып атып, бер-берсенә кереп кенә утыра торган тигез агач идәннәр җәйдек. Иске идәннәрне сүтеп аткач, идән астына күз салдым. Алга таба

g3461

Онытырмын димә

Таныш-белешләрнең җиткерүе буенча, “чыбыксыз радио” аша ул кызның безгә килеп эшкә урнашканлыгын ишетеп, мин берничә көн көллият хезмәткәрләренә кызыксынып күз ташлап йөрдем. Алты ел буена үзем биредә җыештыручы булып эшләгәч, яңа килгәннәреннән башка барлык укытучыларны һәм хезмәткә өйрәтү мастерларын яхшы беләм. Алга таба

c03e6088a66460e983c039765f71443b_XL

Әни җылысы булса…

Кечкенә чагымда мин һәрвакыт ялтыравык тәтиләргә кызыга идем. Кешеләрнең затлы киемнәре, кесәсендә йөргән затлы телефоннары, һичшиксез, һәр баланың күзенә чалына. Тырнак буяулары, кыйммәтле кершән, иннек сөртеп йөргән олы кызларга карап: «Их, боларның барысы миндә дә булса!» — дип хыялланып куя идем. Алга таба

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Кәлүшле кыз (хикәя)

Бу хикәяне Рәмзия ханым редакция хөкеменә дистә ел элек тапшырган иде. «Басарга!» дигән тамга салынып та, ни хикмәт, әсәр журналда дөнья күрмәгән. Ә бит хикәя әле, әйтерсең, бүген генә язылган, кыйммәте югалмаган…

Алга таба

cOzG6OA_Q38

Тургай картаямы икән? (ХИКӘЯ)

Шәйхәттәр бабай җәй көннәрендә, урамга чыгып, үзләренең капка баганасына сөялеп торырга ярата. Үткән-сүткән кешеләр, аңа сәлам биреп: “Нихәл, бабасы?” – дип китәләр, ә телгә үткенрәкләр: “Аумасын дип әйтәсеңмени, Шәйхәттәр бабай, капка баганасын терәп торасыңмыни? Колхоз трутдин түлиме соң аудармый тотып торган өчен?” – дип, карт кешенең кәефе китәсен-китмисен дә искәрмичә, шаяртып узгалыйлар. Алга таба

гильманов_2-853x640

Гомер боҗрасы

Әмирҗан карт бүген дә көнен трамвайда үткәрде. Гүя шунда туды, шунда гомер кичерде, шунда соңгы сулышын алды… Гомеренең соңгы елларын ул шулай трамвайларда яшәп үткәрә: иртә белән беренче очраган трамвайга кереп утыра, кичке эңгер төшкәндә генә кайтып китә. Аңа инде трамвай йөртүчеләр дә, кондуктор-контролерлар да, хәтта трамвайда йөрүче халык та күнегеп беткән. Утлы чыбыкларга тотынып йөрүче бу тимер арбаның бер бик кирәкле әйбере кебек ул хәзер. Алга таба

yvtYkj9JIzk

«ЭТЕМНЕ СИН УРЛАДЫҢ!»… ЯКИ 13 ЯШЬЛЕК НАРКОМАН

Бакчага барам. Машинада. Авыл аша узам. Әлбәттә, тизлек – 30-40 км/сәг. Бала-чага… Машина астына керә язып, өреп калучы этләр… Исерекләр. Алда велосипедка утырып, миңа каршы килүче бер кыз күренде. Күңел нидер сизеп, тагын да әкренәйдем. Шул секундта ук кыз, миннән бер 50 метр алда юл читенә барып капланды. Ара шактый бит, торыр дип карап барам. Алга таба

yvtYkj9JIzk