-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
Анастасия Заворотнюк Инстаграмда үзе язганмы?

Инде бер ел онкологик авыруга каршы көрәшүче Анастасия Заворотнюк Инстаграмдагы битенә бик сирәк керә. Актрисаның һәм аның гаиләсенең бөтен көче хәзер яман шешне җиңүгә юнәлтелгән. Меңләгән тамашачылары да “прекрасная няня"ның тизрәк савыгып чыгуын көтә.
13 апрельдә, актриса социаль челтәрләрдә якын дусты һәм фигуралы шуу остасы Татьяна Навканы туган көне белән котлады. Билгеле булуынча, Олимпия чемпионына 45 яшь тулды. Бу вакыйга хөрмәтенә Заворотнюкның Инстаграмдагы битендә беренче тапкыр 2019 елның 31 декабреннән яңа фоторәсемнәр барлыкка килде. Кадрларда — Татьяна Навка һәм актрисаның ире Петр Чернышев боз тамашаларының берсендә.
Актриса исеменнән котлауны ире язуы да ихтимал, Чернышевның Инстаграмда үз сәхифәсе юк. Моннан тыш, артисткага социаль челтәрләрдә кызы Анна Заворотнюк та ярдәм итә.
Билгеле булуынча, Татьяна Навка, чыннан да, Заворотнюк гаиләсе белән бик дус һәм ул былтыр дәвалану өчен бер боз тамашасыннан җыелган акчаны да Анастасиягә тапшырган иде. Моннан тыш, спортчы Петр Чернышев Татьяна Навканың проектларында катнаша. Чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, бозга бер тапкыр чыккан өчен фигурист 100 меңнән 300 мең сумга кадәр акча ала.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз