Логотип Идель
Эксклюзив

Беренче очрашкан кичтә үк егете кызны үтергән...

Хатынны үтерүдә шикләнеп биредә яшәүче 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар.

Апрель башында Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге Волочаевская урамындагы гаражлар янында яшь хатын-кыз мәете табыла. Аның документлары булмый. Җинаять эше ачыла. Әлеге вакыйга турында Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Соңрак ачыкланганча, мәрхүмә биредә яшәүче 34 яшьлек хатын булып чыга. Аннары аның якыннарын, туганнарын сораштыралар, видеокүзәтү камерасы язмаларын өйрәнәләр һәм җинаятьтә шикләнелүченең шәхесен ачыклыйлар. Хатынны үтерүдә шикләнеп биредә яшәүче 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар. Ул гаебен таный.

Тикшерү версиясе буенча, 9 апрельдә төнлә ир-ат әлеге хатын-кыз белән таныша. Алар бергәләп спиртлы эчемлекләр эчәләр һәм гаражлар янында «Лада Приора» машинасында утыралар. Бераздан яңа танышлар талаша башлый. Хатын-кыз ир-атка кимсетүле сүзләр әйтә. Ир-ат исә аның битенә йодрык белән берничә тапкыр суга. Аннары ир-ат хатынны машинадан чыгара һәм җинаять урынында калдырып китә. Хатын-кыз урында вафат була. Мәетне бер гаражның хуҗасы табып ала.

Хәзерге вакытта җинаятьтә шикләнелүче ир-ат кулга алынган, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев