Логотип Идель
Эксклюзив

Биология укытучысы укучысы белән йоклап йөргән...

Укытучы кияүдә һәм аның кече яшьтәге баласы бар.

Курск өлкәсендәге мәктәпләрнең берсендә биология укытучысы булып эшләгән 44 яшьлек хатынны балигъ булмаган балаларны көчләүдә гаеплиләр, дип яза "МК".

Тикшерү ачыклаганча, хатын 2020 елда үзенең 12 яшьлек укучысы белән йоклаган. Ул шулай ук социаль челтәрләрдә аның белән секс темасына сөйләшкән.


Малайның әнисе улының интим темага язышканын укый. Әтисе белән әнисе басым ясап сөйләшкәч, малай укытучы белән язышканын гына түгел, йоклаганын да сөйли. Полициягә хәбәр иткәч, тикшерү башлана, укытучының башка гөнаһлары да калкып чыккан. 2018 елда бу укытучының 14 яшьлек укучысы белән йоклаганы ачыкланган. 14 яшь тулу сәбәпле бу "көч кулланмыйча бозык гамәлләр кылу" дип бәяләнгән.

Укытучы кияүдә һәм аның кече яшьтәге баласы бар. Аның ире хатынының балалар белән йоклап йөрүенә ышанмавын әйткән. Укытучыга өй аресты салынган.

Моңа охшаш хәл Пермь краенда булган иде. Кияүдәге 32 яшьлек укытучы үзенең танышының 12 яшьлек улы белән йоклаган. Бу очрашулары 2 ел буе дәвам иткән. Хатын бу яшүсмердән балага уза. Укытучыны 1 ел да 8 айга колониягә хөкем итәләр.

Чыганак: Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев