Логотип Идель
Шәхесләр

Галим һәм журналист

Ниһаять, көне җитте: Азат Ахунов бүген ярты гасырлык юбилеен бәйрәм итә! Юбилярны котлауларга “Идел” дә кушыла, Азат Марсовичка без һәртөрле эшчәнлегендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

Татарларга гына түгел төрле милләт кешеләренә якын, кызыклы темаларга язган Азат Ахуновның  үзе турында да язарга вакыт иде. Ниһаять, көне җитте: Азат Ахунов бүген ярты гасырлык юбилеен бәйрәм итә! Юбилярны котлауларга “Идел” дә кушыла, Азат Марсовичка без һәртөрле эшчәнлегендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

Азат Марс улы Ахунов – тикшеренүче галим, Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә әйдәп баручы фәнни хезмәткәр. Шәркыятьче, төркиятче, исламиятче, тәрҗемәче һәм журналист. Фәнни кызыксынулары – шәркыятьчелек тарихы, Русиядә ислам, шәрекъ һәм төрки-татар әдәбияты һ.б.

Азат Ахунов авторлыгындагы 2 персональ һәм 3 коллектив монография, текстология буенча 3 фәнни хезмәт, 4 уку әсбабы басылган, 200дән артык фәнни-популяр мәкалә  Русия һәм чит ил журналларында нәшер ителгән. Ул татар, рус, гарәп, төрек, фарсы, инглиз телләрен белә.
Журналист буларак та, А. Ахунов кызыклы һәм бай иҗат сандыгына ия. Ул төрле басмалар белән хезмәттәшлек итә. 2006-2009 елларда “Идел” журналының рустелле вариантында баш мөхәррир урынбасары булып эшли, Әхәт Мушинский, Роза Кожевникова, Рөстәм Шакиров, Галина Зәйнуллина, Айсылу Хафиз кебек һөнәрмәндләр белән беррәттән, аның исеме дә журнал елъязмасына зур хәрефләр белән язылган. 
Коллегабызның геройлары дөньяның төрле илләрендә, төрле кыйтгаларында яши. Алар бик тә төрле кешеләр, ләкин Азат Марс улы Ахунов беренче нәүбәттә аларның татарларга кызыклы ягын күреп, кабатланмас шәхес буларак ачып бирә. Ул интервью алган кешеләрнең саны дистәләр белән түгел, йөзләр белән исәпләнәдер.
Татарларга гына түгел төрле милләт кешеләренә якын, кызыклы темаларга язган Азат Ахуновның  үзе турында да язарга вакыт иде. Ниһаять, көне җитте: Азат Ахунов бүген ярты гасырлык юбилеен бәйрәм итә! Юбилярны котлауларга “Идел” дә кушыла, Азат Марсовичка без һәртөрле эшчәнлегендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Журналистикадагы эшчәнлеге өчен А. Ахунов 2008 елда “Бәллүр каләм” республика һөнәри конкурсының төп номинациясендәге – “Журналистикада исем”  бүләгенә ия булды. Фәндәге һәм журналистикадагы эшчәнлеге күпкырлы һәм бәрәкәтле булса да, Азат Ахуновның мактаулы исемнәре әлегә юк. Коллегабызның тынгысыз хезмәте рәсми төстә дәүләт оешмалары тарафыннан да танылыр, дип ышанабыз.

Һәрбер редакциянең еллар буена җыела килгән үз “кызык капчыгы” була. “Идел”нең шундый “капчыгы”нда Азат Ахунов белән бәйле берничә очрак та бар:
#Азат Ахунов төрле титулларына тагын берсе, рәсми булмаганы өстәлергә хаклы. 2007 елда “Идел”нең хатын-кыз хезмәткәрләре анкета үткәрү юлы белән редакциядәге иң күркәм холыклы ир-атны сайлады. Бөтен анкеталарда, бер-берсеннән күчерелгәндәй, бер сүз ярылып ята: “Ахунов”! Һәм бу чыннан да лаеклы исем – редакциядәгеләр Азатның сабыр, кешеләргә, аеруча хатын-кызларга карата ихтирамлы, әдәпле һәм тыйнак булуын яхшы белә иде.
#1990-2000 елларда татар матбугатында җор телле автор – Марс Ахуновның шаян язмалары, башваткычлары еш басылды. Кайчагында аларны укыганчы ук авыз ерыла башлый, шул сәбәптән, авторы да бер бик мәзәкчән кеше, дип күзаллангандыр, мөгаен. 
Җитди, басынкы һәм фән кешесенә хас вәкарьлеге дә бераз сиземләнгән Азат Ахунов “Идел”гә урнашкач, аннан шаяртып: “Син алай-болай теге мәзәкче Ахуновның туганы түгелме?” – дип сорыйлар. Азат аларга: “Әйе”, - дип җаваплый. Баксаң, ул Марс Ахуновның улы икән. Кыяфәте җитди булса да, Азат Ахунов уен-көлкене аңлый, бәяли торган кеше үзе.

Азат Ахунов белән интервью “Идел”нең 2019 елгы декабрь санында басылды. Электрон версиясе: http://idel-tat.ru/news/kultura-tt/azat-akhunov-ideld-zydulla-imtikhan-aldy 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Азат Ахунов, журналист, галим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев