Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • ВИЧка КАРШЫ "ЭКСПЕДИЦИЯ": БУШЛАЙ ТЕСТ ЯСАТА АЛАСЫҢ «Тест на ВИЧ: Экспедиция 2021» бөтенроссия акциясе 1-нче июньдә Санкт-Петербургта старт алды һәм 1-нче ноябрьдә Хабаровскта тәмамланачак.
      9
      0
      0
    • КЕШЕ ОРГАНИЗМЫ ЭССЕЛЕККӘ ТҮЗМӘСКӘ МӨМКИН Россия глобаль җылыну аркасында эсселек дулкыннары белән очрашкан беренче илләрнең берсе булачак.
      36
      0
      0
    • Агачлар ни турында җырлый - белеп кайт! 11-нче августта Горький исемендәге Казан паркында ачык һавада «Агачлар ни турында җырлый» дигән спектакль премьерасы була. 3 көн дәвамында казанлыларның Идел буе халыклары әкиятләренә нигезләнгән куелышны күрү мөмкинлеге булачак. Йолалар һәм халык җырлары нигезендә куелган «Агачлар ни турында җырлый?» спектакле дүрт әкияттән тора – удмурт «Красавица береза», чуаш «Юман-батыр», мордва «Дуболго Пичай» һәм мари «Волшебный меч». Спектакльдә Татарстан театрлары актерлары, Россиянең бәйсез артистлары һәм театр әһелләре катнаша. Куелышның режиссеры булып Сойжин Жамбалова чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, әлеге спектакль – халыкның милли кодын тикшерү һәм аны ачык киңлектә театр телендә формалаштыру омтылышы. Әйтик, Горький исемендәге паркта зур кыр уртасында көзге елгасы җәелеп китәчәк, ә аның ярларында дүрт йорт урнашачак. Спектакль аша казанлылар Идел буеның һәр этник мәдәниятенең нәрсә эшләвен һәм заманча кешенең табигатьтән ни дәрәҗәдә ерак китүен белә алачак. Бу темаларга уйланырга һәм спектакльне бәяләргә 16 яшьтән алып барлык теләүчеләрне чакыралар. Күрсәтү Горький исемендәге паркта 11, 12 һәм 13-нче август көннәрендә узачак. Башлана – 18:30 сәгатьтә, куелыш озынлыгы – 2 сәгать. Спектакль рус телендә барачак. Исегезгә төшерәбез, проект Казан Мэриясе тарафыннан тәкъдим ителде һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында әзерләнде.
      97
      0
      0
    • Дилә Нигъмәтуллина бала алырга җыена? Күптән түгел күптәнге хыялымны тормышка ашыру вакыты җитүен аңладым, дип яза ул
      98
      0
      0

    "Instagram"га - 10 ЯШЬ!

    Бүген Instagram кушымтасына 10 яшь "тулды"! Сез инстаграмда күпме вакытыгызны сарыф итәсез һәм фото-видеолар еш урнаштырасызмы?

    «Идел» артистлардан «Инстаграм»лы тормышлары турында сорашты.

    Лилия Хәйруллина «накрутка» аша бер мең язылучы өстәгән

    – «Инстаграм»да мин 2012 елның сентябрендә теркәлгәнмен. Язылучыларым җитәрлек, дип уйлыйм, алтмыш ике меңнән артып китә. «Инстаграм»да «накрутка» дигән әйбер бар бит. Миңа директка да «Язылучылар өстибез» дип күп язалар. Бу адымга бер тапкыр бардым мин. Шулай итеп, мең язылучы өстәдем. Шуннан соң башка әлеге функцияне кулланганым юк. Минем биттә, күбесенчә, реаль кешеләр.

    Реклама

    «Инстаграм»га күп вакытым багышлыйм. Ул – минем иң еш утыра торган аралашу чарасы. Дөрес, мин башкаларында да: «Вконтакте»да, «Фейсбукта» да утырам. Әмма төп аудиториям, төп тыңлаучыларым – «Инстаграм»да. Акча эшләр өчен генә түгел. Үз гомеремдә берничә тапкыр, анда да, дусларым соравы буенча гына реклама ясаганым бар. Ә болай интернет-көндәлегем ул:  үз тормышымны күрсәтәм, фикерләрем белән уртаклашам, – диде Лилия Хәйруллина.

    Ландыш Нигъмәтҗанова «Инстаграм»да күпме акча эшләвен яшерә

    Ландыш Нигъмәтҗанованың «Инстаграм»ында өч йөз ике мең язылучы бар. Сер түгел, Ландыш балаларын, бигрәк тә кызы Ләйләне видеога төшереп куя башлагач, аның язылучылары бермә-бер артты.

    – Вакыт булганда гына керәм мин анда, – ди Ландыш. – Фото яки видео төшерәм дә, шундук элеп куям, аларны төзәтеп, «фотошоп»лап утырмыйм. Язылучыларым барысы да реаль. «Ләйләнең үзенә аерым аккаунт ачмыйсызмы?» – дип тә еш сорыйлар. «Юк» дип җавап бирәм. Ул үзен йолдыз дип белми, без дә йолдыз дип уйламыйбыз, ул гади бала. Ландыш Нигъмәтҗанова «Инстаграм»да күпме акча эшләвен сер итеп калдырды.

    Рамил Шәрәпов авылда интернетсыз интегә

    – Миндә йөз алтмыш биш мең мең язылучы бар. Аларның берсен дә «сатып алмадым», барысы да дуслыкка үзләре кушылды. Реклама белән шөгыльләнмим, реклама куярга яратмыйм. Ә менә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр гозерен читләтеп үтә алмыйм: сториска гына булса мәгълүмат эләм. «Инстаграм» аша тормышымны, иҗатымны күрсәтеп, кызыксындыру юнәлешендә эш алып барам. Хәзер бит интернет заманасы. Җитмәсә, бушлай. Әгәр аны дөрес куллансаң, уңыш казанырсың. Бүген кемнең популяр, кемнең юк икәнен «Инстаграм»нан белеп була. Русия күләмендәге артистларны да, үзебезнекеләрне дә карап, күзәтеп барабыз. Шуңа күрә «Инстаграм» ул – артистлар өчен менә дигән социаль челтәр. Телефон тота икән, «Инстаграм»га еш керәм. Шунысы начар, авылда интернет начар», – дип зарланды Рамил.

    дәвамы - монда

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе
    • Хәтер
    • Сезнең өчен уйныйбыз!
    • Наркотикларсыз тормыш
    • "Чтобы получить субсидию - убедись в отсутствии налоговой задолженности"
    • Занятость
    • Милли проект