Логотип Идель
Яңалыклар

Кариев театры сезонын беренче тапкыр онлайн форматта яба!

1 июньдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 32нче театр сезонын йомгаклый.

    1 июньдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 32нче театр сезонын йомгаклый.

   Пандемия сәбәпле, Кариев театрында сезонны ябу беренче тапкыр онлайн форматта узачак. Җәйнең беренче көнендә театрның барлык аккаунтларында (Instagram, VK, Fb, Telegram, Youtube) барачак бәйрәм программасына кушылырга мөмкин.

КАРИЕВ-ONLINE

    Пандемия чорында театр, илдәге барлык мәдәни учреждениеләр кебек ябылса да, эшчәнлек туктатылмады, Кариев театры тамашачыларга бай онлайн программа тәкъдим итте. Театрның Youtube-каналында архив спектакльләр күрсәтелә, социаль челтәрләрдә һәм Youtube-каналда “Тылсым” әкиятләр уку, #кариев_лайфхак (актерлардан файдалы киңәшләр), #театрсагындыра (артистлар спектакльләрдән җырлар башкара), “Мүкләнмә” (артистлар катнашында күңел ачу программасы) сәхифәләре даими чыгып килә.

    Моннан тыш, апрель һәм май айларында театр сайтында Live-спектакльләр, ягъни репертуарда барган иң яхшы спектакльләрнең видеоверсияләре тәкъдим ителде.

Сезон рәсми рәвештә ябылуга карамастан, Кариев театры онлайн эшчәнлеген июнь аенда да актив дәвам итәчәк. Безнең белән булыгыз! - дип яза Кариев театрының матбугат хезмәте

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев