Логотип Идель
Эксклюзив

Кемнедер ачуланырга теләк уянса...

Йолдызнамәне укырга киңәш итәбез!

Андый теләк барлыкка килсә, йолдызнамәне укыгыз әле...

Кучкар (21.03 – 20.04) 

Бу атнаны шактый тырышырга, тир түгәргә туры килер. Хезмәттәшләрегез белән үзара мөнәсәбәтләргә килсәк, зирәклек, уяулык кирәк. Явызлыкка явызлык белән җавап бирмәгез: килешмәүдән дә бигрәк, зыяны да булырга мөмкин.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) 

Ачуланышу, кемнедер эт итеп сүгү теләге уяныр. Төшенкелеккә бирелеп утыру ихтималы да бар. Барысы да – язгы авитаминоз галәмәте. Күбрәк яшелчә ашагыз, һавада йөрегез, башыгыздагы начар уйларны алып ташлап, ягымлырак, мөлаемрак булырга тырышыгыз, дип өйрәтә йолдызлар.

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Хроник чирләр килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә сәламәт тормыш рәвешен алып барырга омтылыгыз. Көтелмәгәндә баеп куярсыз! Әле тагын матди хәлегезне яхшыртуга өметләндергән әйбәт кенә хәбәрләр дә килеп ирешәчәк.

Кысла (22.06 – 22.07)

Ялгызлар үлеп гашыйк булырга мөмкин. Вакытлыча мавыгу гына түгел, бәлки дәвамлы, ышанычлы булыр бу. Җитәкчесенең кәефсез чагына эләгеп, әйбәт кенә планнарын чәлпәрәмә китерүчеләргә куркасы юк: бик тиздән аларга бу тормышта тагын да зуррак мөмкинлекләр ачылачак.

Арыслан (23.07 – 23.08)

Кызыктыргыч, әмма барып чыгуы икеле-микелерәк тоелып торган тәкъдимнәрдән баш тарту хәерле. Юкса авыр хәлдә калып, үкенеп бетә алмассыз. Беләсезме, бу чорда иң әйбәте нәрсә? Алны-ялны белмичә эшкә чуму. 

Кыз (24.08 – 22.09) 

Тормышыгызга көтмәгәндә генә үтеп кергән үзгәрешләр байтак кына чыгымга китерер, планнарыгызны тамырдан үзгәртер. Тик артыгын хафаланасы юк: иркен күңелле, юмарт булуыгыз нәкъ менә хәзер үзенең бик тә матур нәтиҗәләрен күрсәтер. Иң элек бу тирәгездәгеләрнең үзегезгә ярдәм кулы сузарга атлыгып торуында чагылыр.

Үлчәү (23.09 – 23.10) 

Акча мәсьәләсендә алга китеш көтелә. Өстәмә керем чыганаклары табылыр, премияләр булыр. Бу хәл көч-дәртегезнең артуына, искитмәле дәрәҗәдә күңел күтәренкелегенә китерер. Ә атна ахырында дәрәҗәле бер кеше белән танышу тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешүгә юл ачар.

Чаян (24.10 – 22.11) 

Күптәннән онытылып беткән танышларыгыз үзләренең барлыгын белдерәчәк. Их, бик вакытсыз!.. Җитәкчегез, эшегезне хуплап, мактау сүзләрен кызганмаячак. Ул гына да түгел, әйбәт кенә премия дә язачак. Атна ахырында килеп чыккан сәеррәк кенә бер хәл берәүнең чып-чын йөзен ачып салачак.

Укчы (23.11 – 21.12) 

Атна башында икенең берсен сайлап алырга туры килер. Авыррак булыр, әмма бер дустыгыз хаталанырга ирек бирмәстер. Бердәнберегез эшендәге әйбәт кенә яңалыклары белән куандырыр. Ял көннәрендә алынган бер хәбәр матди хәлегезнең, ниһаять, яхшыруына өмет чаткылары уятыр.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) 

Атнаның беренче яртысында үз көчегезгә бик зур ышану барлыкка китерердәй бер хәл булып алыр. Шулай итеп, сез моңарчы күрелмәгән күңел тынычлыгы табарсыз. Якыннарыгызның җылы мөнәсәбәте дә моңа ярдәм итәр. Ләкин яңа танышларыгызга ышанып кына уңайсыз хәлдә кала күрмәгез. Күзләрен акча томалаган аларның…

Сукояр (21.01 – 19.02) 

Җитәкчегезгә, дәүләт оешмаларына гозерегезне җиткерү өчен бик уңай чор. Сезне шәхси һәм эшлекле очрашулар, шулай ук әһәмиятле документлар рәсмиләштерү көтә. Белеп торыгыз: ныклык, уяулык һәм активлыгыгыз иң югары нәтиҗәләргә китерәчәк. Тик артка гына чигенә күрмәгез. Бер генә адымга да!

Балык (20.02 – 20.03) 

Мөнәсәбәтләрне бозарга теләмисезме? Якын кешегезгә юл куегыз. Ә үзегез язга өс-башны яңарту, тышкы кыяфәтне тәртипкә китерү турында кайгыртыгыз. Беләсезме, сезгә нинди зур җиңеллек, рәхәтлек китерәчәк бу? Атна ахырында балаларыгызга кагылышлы бик шәп яңалыклар ишетерсез.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев