Логотип Идель
Эксклюзив

Коточкыч: янган машинада ике сабый калган...

Машинадан тимер-томыр өеме генә калган

1 майда көндез Мәскәү өлкәсендәге Ступино шәһәрендә бер машинага ут капкан. Бу вакытта салонда өч һәм дүрт яшьлек ике бала булган. «Комсомольская правда» шул хакта хәбәр итте.

Әти кеше Nissan Almera машинасына кибет янында туктата. Ул ике баласын машинада калдыра, үзе кибеткә кереп китә. Ир-ат берничә минут чиратта тора һәм кибеттән чыга. Шул чакта ул машина капоты астыннан төтен чыгуын, машина салонында ялкын булуын күреп ала.

Ир-ат яна торган машинага ташлана һәм салоннан улларын тартып алырга өлгерә. «Нәни малайның тәне пешкән, аны хастаханәгә салганнар, икенче бала зыян күрмәгән. Тикшерү бара», — дип сөйләгәннәр Мәскәү өлкәсе прокуратурасында.

Тикшерүчеләрнең якынча фаразы буенча, машинаның электр үткәргечләрендә кыска ялганыш булуы яки ут белән саксыз эш итү ихтимал. Машинадан тимер-томыр өеме генә калган, диелә хәбәрдә.

Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев