Логотип Идель
Эксклюзив

Пациентларга бирелгән боткада тычкан койрыгы табылган...

Бу яңалыкны укыгач, ничек ботка ашарга инде хәзер?

Екатеринбург шәһәрендә балаларны дәвалый торган хастаханәдә пациентларга бирелгән боткада тычкан койрыгы табылган. Бу турыда РИА Новости яза.

Свердловск өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, боткада тычкан койрыгын авырулар тапкан. 

«Туклану белән тәэмин итә торган оешмага карата дәгъва белдерелде һәм Роспотребнадзорга шикаять язылды», — дип аңлатканнар ведомствода.

Әлеге вакыйга 15 нче хастаханәдә булган. Анастасия исемле хатын ике баласы белән йогышлы авырулар бүлегендә яткан. Алар берничә көн буенча хастаханәдәге ризыкны гына ашап торган. Якшәмбе көнне китерелгән боткада тычкан койрыгы килеп чыккан.

«Без инфекцион бүлектә өч көн тордык, бу көннәрдә балаларга шундагы ризыкны гына ашаттым. Мин үзем хастаханәдә авырый башладым. Ротавирус иде, көн буе ашамадым, кич белән ботка китерделәр. Бер кашык каптым, аннары икенче кашыкны ала башлагач, шушыны күреп алдым. Хәлем китте. Боткада тулы бер тычкан койрыгы иде», — ди ул.

Анастасия шәфкать туташына мөрәҗәгать итә. Ул да шакката, тәлинкәне бүлек мөдиренә алып китәләр. Анастасия исә әйберләрен җыя да, хастаханәдә ятудан баш тартып, клиникадан кайтып китә.

Тулырак: Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев