Логотип Идель
Эксклюзив

«Приехал»мы, «Съездил»мы?

"Кайтып килдем" русча ничек була?

"Кайтып килдем" русча ничек була? "TatSoft" тәрҗемә системасы "приехал" дип тәрҗемә иткән.

Шуңа күрә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов бу системаны камилләштерергә кирәк, дип саный.

"TatSoft" - ТР Фәннәр академиясендә Гамәли семиотика институтының татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итә торган система.

"Татар-информ" язганча, Марат Әхмәтов "Мин бүген Хәсәншәех авылына кайтып килдем", - дигән текстны тәрҗемә итүне сораган һәм система рус теленә: "Я сегодня приехал в Хасаншаех",  дип тәрҗемә иткән. 

Дөрес тәрҗемә ничек булыр? Комментарийга языгыз әле.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев