Логотип Идель
Эксклюзив

Сабыйны туган көнендә атып үтергәннәр

малай өй ишегенең бусагасында басып тора. Бу вакытта әти-әнисе һәм башка туганнары туган көн бәйрәменнән соң, ишегалдын җыештыра. Шул чакта...

Элайджа ЛаФранс исемле малай өй ишегенең бусагасында басып тора. Бу вакытта әти-әнисе һәм башка туганнары туган көн бәйрәменнән соң ишегалдын җыештырган була. Шул чакта биредән кораллы ир-ат узып бара. Ул йортка таба ата башлый. Җинаятьче алтмышлап тапкыр ата.

Американың Майами шәһәрендә яшәүче өч яшьлек малайны кораллы җинаятьче атып үтергән. Ир-ат узып барышлый гына бала яшәгән йортка таба атып киткән. Нәни малай исә нәкъ шушы көнне туган көнен бәйрәм иткән булган. Бу турыда CBS News сайтына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Нәни малай яралана. Аны туган апасы табып ала. Сабыйны хастаханәгә илтәләр, ул вафат була. Атыш вакытында яшь кыз да яралана. Аның гомеренә куркыныч янамый.

Мәрхүм сабыйның әти-әнисе бу өйне туган көн бәйрәм итәр өчен махсус рәвештә арендага алган булган. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев