Логотип Идель
Эксклюзив

Тагын җанисәп турында...

Безнең халык өчен ул кампания, дөресрәге, аның нәтиҗәләре, гаять мөһим булачак, дип һәрдаим искәртә республика җитәкчеләре һәм милли лидерларыбыз.

Яз кәефе, бәйрәм мәшәкатьләре белән быел сентябрь аенда булачак Бөтенрусия халык санын алу кампаниясе турында онытмадыгызмы, җәмәгать? Безнең халык өчен ул кампания, дөресрәге, аның нәтиҗәләре, гаять мөһим булачак,  дип һәрдаим искәртә республика җитәкчеләре һәм милли лидерларыбыз.

Бу юлы укучыны Дәүләт федераль статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль оешмасыннан алган кайбер кызыклы мәгълүмат белән таныштырабыз. 

Сорау: Бөтенуссия халык санын алу буенча Казанда ничә участок оештырылачак? Халык санын алу буенча шәһәр участокларында нинди белгечләр эшләячәк? Аларның саны күпме?

Җавап: Казан шәһәрендә халык санын алу өчен 2700 исәпкә алучы һәм 386 контролер җәлеп ителәчәк.

Русиядә быелгы сан алуда беренче мәртәбә һәркем үз гаилә әгъзалары белән бергәләп Интернет челтәрендә мөстәкыйль рәвештә Русия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталында (Госуслуги) исәпкә алу кәгазьләрен тутыру мөмкинлегенә ия булачак.  

РФ Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлү өчен стандарт яки расланган Теркәлү язмасына (учетная запись) ия булырга кирәк.

Шулай ук, халык санын алу башланып аның срогы тәмамланганчы, стационар участоклар, шул исәптән Күпфункцияле үзәкләр (МФЦ) эшләячәк, анда Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмәгәннәр һәм үз өендә исәпкә алучы белән очрашырга теләмәүчеләр исәпкә алыначак. Казан шәһәрендә 388 стационар участок оештырыла.

Дәүләт хезмәтләре порталында яки стационар участокларга килеп язылмаганнардан сораштыруны исәпкә алучылар оештырачак. Казанда исәпләү  участокларының  2312 исәпкә алучысы өйләргә йөреп эшләячәк.

Исәпкә алучыларның эшен контрольдә тоту һәм оештыру өчен, һәр алты участокка бер кеше исәбеннән контролерлар, шулай ук бер стационар участок җәлеп ителәчәк.

Сорау: Халык белән исәпкә алучы арасында берәр мәсьәләдә каршылык килеп чыга калса, кешеләр кая мөрәҗәгать итә ала? Җанисәп участокларының адреслары һәм эш графигы турында мәгълүмат игълан ителәчәкме? Ул һәркемгә ачык булырмы? 

Җавап: Исәпкә алу участокларында эшләүчеләрнең фамилияләрен ачыкларга, шулай ук җанисәп кампаниясе буенча башка сорауларны кайнар линия телефоны буенча бирергә мөмкин: 8 (800) 707-20-20. Ул җанисәпнең рәсми стартына бер ай кала эшли башлаячак. Стационар участокларның адреслары һәм телефоннары Татарстанстат сайтында урнаштырылачак: tatstat.gks.ru

Фотоларда җанисәпнең рәсми логотибы һәм исәп алучыларның кием формасы үрнәкләре.
Мәгълүмат һәм фотолар Дәүләт федераль статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль оешмасыннан алынды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев