Логотип Идель
Эксклюзив

ТАТАРНЫҢ КАЮЛЫ КҮНЕ: МИЛЛИ БРЕНДНЫ НИЧЕК САКЛАРГА?

Үзбәкстанда чигү сәнгате бик алга киткән, ул бүгенге көн модасында ярылып ята. Казахстанда шулай ук күн эшкәртү һәм киез басу популяр. Бездә каюлы күн эшләнмәләре зур модага кермәгән

21 нче октябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Татарларның каюлы күне: һөнәрчелек, традиция, сәнгать» күргәзмәсе кысаларында халык сәнгате кәсепчелеге өлкәсендә экспертларны, музей, сәнгать белгечләрен, рәссамнарны һәм дизайнерларны берләштергән түгәрәк өстәл узды.

«Татарларның каюлы күне: милли брендны саклау һәм үстерү проблемалары» түгәрәк өстәле барышында мәдәни мирасны саклауда һәм милли бренд формалаштыруда музей коллекцияләренең роле нидән гыйбарәт, бу эштә безнең республиканың ресурслары файдаланыламы, дәүләт халык кәсепләрен үстерүдә һәм милли брендларны алга этәрүдә нинди ярдәм күрсәтә һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышу булды.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова фикеренчә, күннән милли бизәк ясау сәнгатен саклап калу өчен төрки халыклар тәҗрибәсенә таянырга кирәк.

- Төрки халыкларда булган бүгенге тәҗрибәне исәпкә алып эшләгән вакытта гына без бу өлкәдә үзгәреш кичерербез дип уйлыйм. Үзбәкстанда чигү сәнгате бик алга киткән, ул бүгенге көн модасында ярылып ята. Казахстанда шулай ук күн эшкәртү һәм киез басу популяр. Бездә каюлы күн эшләнмәләре зур модага кермәгән», — дип сөйләде ул түгәрәк өстәл барышында.

Милли һөнәрчелек өлкәсендә танылган дизайнер Солтан Сәлиев бу сәнгатьне саклап калыр өчен осталар булдыру гына җитми, һөкүмәт тарафыннан акчалата ярдәм дә кирәк булуын ассызыклый.

- Милли һөнәрчелек өлкәсен сайлаган һәркемгә бар яклап ярдәм кирәк. Грантмы ул яки дәүләт тарафыннан аерым заказмы, анысы мөһим түгел. Чөнки осталар акча гына эшләп калмый, алар безнең татарның гореф-гадәтләрен, милли бизәген саклый. Әлегә андыйлар республикада бар. Вакытында күреп ярдәм итәргә генә кирәк», - дигән фикердә танылган дизайнер.

Әлегә проблемаларны чишү юлын эзлиләр. Музей хезмәткәрләре исә, күргәзмәләрне күбрәк уздырырга, чит төбәкләргә чыгып, каюлы күн һөнәрчелеге белән таныштыруны дәвам итәргә кирәк дигән фикердә.
 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев