Логотип Идель
Эксклюзив

Татарстан мөфтие итеп кабат Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды

Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтенең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумы карары белән кандидат булып күрсәтелгән.

Бүген «Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтае узды. Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтенең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумы карары белән кандидат булып күрсәтелгән. 

Камил хәзрәткә 36 яшь. Ул — Коръән-хафиз, күпсанлы иҗазәтләр иясе, Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе галиме, татар, иске татар, гарәп, төрек телләрен белә, Болгар ислам академиясе докторанты, КФУ аспиранты, ислам фәннәре буенча китаплар авторы һәм тәрҗемәчесе. Өйләнгән, 4 бала атасы. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев