Аккордлар: Зинһар өчен, кермә төшләремә...
«Яратыгыз», «Ак кәгазь», «Чаба поезд, чаба» кебек һаман да популяр җырларның көй авторы Резеда Ахиярова бүген дә актив эшли, саллы музыка әсәрләре тудыра.
Аккордлар өчен сайлаган җырны ул Венера Ганиева өчен махсус яза.
Композитор истәлекләре белән уртаклашты: «Ул вакытта мин Карл Маркс урамында тора идем. Венера мин яшәгән йортка үзе килде. «Менә Разил Вәлиев шундый җыр язды, сиңа күрсәтергә кушты, карап ал әле», – дип, текстны миңа тапшырды. Бераз сөйләшеп торганнан соң, Болак буендагы өенә кайтып китте. Ул китүгә, текстны алып, пианино янына утырдым. Үзем шигырь укыйм, үзем шундук уйный һәм җырлый да башладым. Тиз генә ноталарын яздым да Венерага шылтыраттым. Трубканы аның әбисе алды, «Әле ул кайтып җитмәде», – ди. Менә шулай тиз, Венера кайтканчы язылды ул җыр. Бераздан үзе кире шылтыратты, мин аңа җырны, телефон трубкасын пианинога куеп, уйнап та күрсәттем».
Резеда Ахиярова көе
Разил Вәлиев сүзләре
Am Dm E
Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Am Dm G C A7
Мин бит сине күптән оныттым,
Dm G C Am
Җәй җилләре күптән, күптән агарттылар,
Dm E Am // A7
Тараттылар сагыш болытын.
(2 тапкыр)
E
Am Dm E
Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Am Dm G C A7
Уянам да никтер боегам.
Dm G C Am
Әйтерсең лә, су алмакчы булам
Dm E Am // A7
Күптән кипкән сусыз коедан.
(2 тапкыр)
E
Am Dm E
Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Am Dm G C A7
Үртәмәче, көлмә ерактан.
Dm G C Am
Сине түгел, мин бит яшьлегемне
Dm E Am // A7
Шулай сагынам, шулай яратам.
(2 тапкыр)
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев