Французча җырларга яратсам да, табиб булырга хыялланам
Зәй кызы Миләүшә Әгъләметдинова җыр-моңнан гына тора кебек. Французча да җырлый, татарча да... Әмма хыялы – җырчы түгел, ә табибә булу аның.
Зәй кызы Миләүшә Әгъләмова җыр-моңнан гына тора кебек. Французча да җырлый, татарча да... Әмма хыялы – җырчы түгел, ә табибә булу аның. Быел мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Миләүшә белән яшьлек, хыял, омтылыш һәм тырышлык турында сөйләштек.
Белешмә:
Туган җире: Зәй шәһәре;
Яраткан шөгыле: җырлау;
Уңышлары: «Олимпка юл» республика фән олимпиадасының химия буенча призеры (2022 ел), республика буенча химия турнирында команда составында I, шәхси беренчелектә II урын (2021 ел). «Созвездие-Йолдызлык» телевизион яшьләр фестиваленең Гран-при иясе («Азаль» ансамбле составында), «Вокал-соло» номинациясендә ике тапкыр суперфиналда II дәрәҗә диплом яулаган (2019 һәм 2021 ел); Санкт-Петербургта «Балтийский берег» халыкара иҗат бәйгесендә аерым башкаручы буларак II дәрәҗә диплом (2014 ел), Абхазиядә «Я могу» халыкара итҗат бәйгесендә ялгыз башкаручы буларак I дәрәҗә диплом (2018 ел).
Ял итәргә яраткан урыны: диңгез буе;
Хыялы: танылган, кирәкле табиб булу;
Яраткан мәкале: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар!»
– Миләүшә, мәктәпне тәмамладың, күңелдә нинди хисләр? Унбер ел дәвамында укыган чор нинди хатирәләр белән истә калачак?
– Мәктәпне тәмамлау бер үк вакытта шатлыклы да, моңсу да, чөнки, бер караганда, ниһаять укулар тәмамланды дигән җиңеллек бар. Алдагы яңа тормыш исә, ашкындыра, күңелне яңа сөенечле хисләр били. Ә моңсулык шуннан ки – без унбер ел буена дустанә яшәгән сыйныфташлар төрле якларга таралышып, аерылышабыз. Гадәти, көн дә күнеккән тормыш булмаячак... Зәйнең 4 нче мәктәбендә унбер ел укыган чорыбыз күңелле вакыйгаларга да, борчый торганнарына да бай булды. Әмма яңа тормышка аларның иң матур хатирәләрен генә алырга телим. Мәсәлән, беренче укытучым Татьяна Степанованың безне иң яхшылар итәргә тырышып белем бирүе, «Азаль» балалар вокаль-хореография ансамблендә җитәкчебез Әлфия Вәлиуллинаның талантларыбызны ачу өчен куйган риясыз хезмәте, «Созвездие-Йолдызлык» телевизион яшьләр фестивалендә яулаган уңышларым мине, мөгаен, гомер буе озата барыр.
– Кайберәүләр укыту системасыннан канәгать түгел. Тарих, әдәбият дәресләренең күңелсез алып барылуыннан, мавыктыргыч булмавыннан да зарланалар. Ә сиңа нинди фәннәр кызыклы, ә кайсыларын теләмичәрәк укыдың?
– Мин үзем беренче сыйныфтан алып барлык фәннәрне дә гел бишле билгеләренә генә укыдым. Дөрес, үзләштерелгән фәннәр арасында яратып өйрәнелә торган, җиңел бирелә торганнары да, авыррагы, күбрәк тырышлык сорый торганнары да булды. Менә, сез әйткәнчә, тарих фәне миңа читенрәк иде, тик ул укытучы кызыклы итеп укытмаганнан түгел, күрәсең ул «минеке» булмаган. Ә әдәбиятны рус телендә дә, татар телендә дә яратып укыдым. Миңа әдәби китаплар белән даими танышып бару бик ошый. Ә иң яраткан фәнем – химия. Укытучыбыз Вера Захарова сигезенче сыйныфтан алып якын дустым кебек. Сыйныфта үзен булачак табиб дип исәпләп куючылар алдан ук күп булды. Медицина өлкәсен сайларга теләгән сыйныфташларым белән Вера Николаевнаны дәресләрдән соң да шактый тоткарлый идек (көлә). Аның белән республика фән олимпиадаларына да йөрергә туры килде.
– Мәктәптән тыш чараларда да актив катнашкансың. «Йолдызлык» проекты рухи үсешеңә йогынты ясамый калмагандыр?
– «Созвездие-Йолдызлык» телевизион яшьләр фестивале кече яшьтән үк яраткан бәйгеләремнең берсе булды. Аңа һәр ел саен әзерләнү, төрле этапларда уңышлар яулау әйтеп-аңлатып бетермәслек рухи күтәренкелек, илһам бирде. Зәйнең «Энергетик» мәдәният сараенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Азаль» балалар вокаль ансамбленә беренче сыйныфта укыганда ук йөри башладым. Ә инде икенче сыйныфта укыганда, без ансамбль белән фестивальдә катнашып, суперфиналда икенче урын алдык. Бу уңыш мине шулкадәр бөтереп алды! Бию, җырлау сәбәпле, физик яктан нык арып кайтсам да, ансамбльдә күңелем ял итә, матур хисләр белән мөлдерәмә тулы була иде. Аннан соң аерым башкару буенча да үземне сыный башладым.
– Уңышларыңны да күрдек. Аеруча истә калган чыгышларың кайсылары? Нинди әсәрләргә өстенлек бирәсең?
– Татар халык җырларын һәм француз телендәге композицияләрне аеруча теләп, яратып башкарам. Тавышым калын булганлыктан, үземә туры килгәннәрен сайлыйбыз. Татар халык җырларыннан Әлфия апа Афзалова репертуарына өстенлек бирәм. Ә француз телендәгеләрдән аеруча Эдит Пиаф җырлары хуш килә.
– Туган ягың - Зәй турында ниләр әйтерсең?
– Зәйне бик яратам. Аның яшеллеккә күмелеп утыра торган шәһәр булуы белән горурланам. Кадерле әти-әнием, иҗатыма илһам бирүчеләрнең биредә булуы да мине бу төбәккә мәңгелеккә бәйләгән. Шәхсән үземнең дә Зәй маркасын тотуга өлеш кертәсем килә.
– Өлкәнрәк буын яшьләрне туган телләрен белмәүдә гаепли. Чынында моңа кем гаепле дип саныйсың?
– Белмим, элек ничек булгандыр, хәзер безнең буын иртәдән кичкә кадәр мәшгуль. Башта мәктәп, аннан төрле түгәрәкләр, фән юнәлешләре буенча мавыгулар. Болар көн дәвамында төрле төркемнәрдә аралашуны сорый. Ә яшьләр арасында үзара аралашу теле ул – рус теле. Безгә бу уңайдан ана телебездә иркен аралашу мөмкинлеге бар иде. «Азаль» ансамбленә төрле милләт балалары йөрсә дә, репертуарыбызда татар җырлары күпчелекне тәшкил итте. Авыллардан килгән балаларның йөрүе, үзара аралашканда татар телен дә еш кулланырга этәрде. Ә өйдә әти-әни белән, табигый ки, татарча аралашабыз. Тел белмәүдә кемнедер гаепләү дөрес түгел, ул һәр кешенең үз күңелендә булырга тиеш, дип исәплим.
– Гаиләдә синең мавыгуларга ничек карыйлар?
– Әлбәттә, әти-әнием, туганнар һәр мавыгуымны хуплап торды. Алар бәйгеләрдә катнашканда да, фәннәр белән шөгыльләнгәндә дә – төп таяныч. Әти-әниемә миңа һәръяктан үсү өчен шартлар тудырганнарына бик рәхмәтлемен!
– Киләчәгеңне ничек күзаллыйсың?
– Киләчәк һөнәремне медицина өлкәсе белән бәйләргә телим. Ак халат киеп, кешеләргә ярдәм итәсем килә. Бу сүзләр купшы яңгыраса да, адәм баласының төп асылы һәм бурычы – башкаларны кайгырту, шатландыру һәм шул гамәлләрдән үзеңә дә ләззәт алып яшәү!
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев