Логотип Идель
Мәдәният

Гүзәл Гарипова: «Китапны очраклы кешеләр эшләми»

Рәссам, иллюстратор Гүзәл Гарипова белән балалар китабы ясау үзенчәлекләре, белем алудагы тапталган кысалар һәм һөнәреңдә үзеңне табу серләре турында сөйләштек. 

Рәссам, иллюстратор Гүзәл Гарипова белән балалар китабы ясау үзенчәлекләре, белем алудагы тапталган кысалар һәм һөнәреңдә үзеңне табу серләре турында сөйләштек. 


– Гүзәл, сине яхшы беләм: без дуслар да, берникадәр хезмәттәшләр дә. Миңа хәтта бу сөйләшүне башлау һәм бер җепкә тезү бераз катлаулырак… 

– Үзем башлыйм, алайса. Әтием балачактан үзлектән рәсем ясарга өйрәнгән, сәләте бар иде. Рәсемне ул бик төгәл башкара, һәр детальне төшерә: куян икән, димәк аның һәр төге, мыеклары булырга тиеш, аяк төзелеше дөрес, бөтен анатомиясен исәпкә ала. Әтием озак еллар табиб булып эшләде, әле дә эшен дәвам итә. Сурәтләрне мине мавыктырыр өчен эшли. Көннәрнең берендә бу шөгыль белән ялгызы калдырды: «Булды, хәзер инде син миннән яхшырак ясыйсың», – диде. Шулай итеп, балачактан яраткан шөгыль озата барды: башта рәсем мәктәбе, аннан Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш институтында архитектор-реставратор белгечлегенә укыган еллар... 2014 елда Прагада яшәп алдым, анда иҗади юнәлеш сайлау мөмкинлеге булды: Прага дизайн мәктәбендә белем алдым. Шуннан соң нәрсәнең үземә якынрак булуын уйлап, иллюстрация юнәлешен сайладым. 

 

– Чит илдә укуның үзенчәлеге бармы? 

– Аурупада концептуаль яктан якын килеп белем бирелә, күбрәк идеягә, яңалык эзләүгә, яңа алымнарга, экспериментларга басым ясала. Хәзер иҗат өлкәсендә төрле өлкәләрне кисештерү тренды бар. Мәсәлән, иллюстраторлар үзләрен текстиль ясауда сыный, биология һәм иллюстрация, математика һәм иллюстрация кебек юнәлешләр үсә. Шуларны искә алып белем бирелә. Нинди темалар, кемнәр өчен, кайсы төр китаплар белән эшләячәгең алдан уйлана. Хәтта уку йортларын тәмамлар алдыннан башкарылган квалификация эшләрен кайсыдыр нәшриятлар инде сатып та алырга мөмкин. 
Бездә исә академик белем, техниканы үстерүгә зур игътибар бирелә. Югары уку йортын яки махсус уку йортын тәмамлаган яшь кеше үз белемнәрен кайда кулланачагын аңлап бетерми. Ул еллар дәвамында күп нәрсә өйрәнгән, төрле фәннәрне үзләштергән, тик аны куллана белми. Хәтта үзенең нинди һөнәр иясе булуын да аңламаска мөмкин. 

 

– Шуннан соң туадыр инде ул «Иҗат кешесе бу тормышта үз урынын таба алмый, югала, фәкыйрьлектә яши» ише стереотиплар… 

– Прага мәктәбендә безгә төп белгечлектән тыш, үз-үзеңне табу курслары да уздырдылар. Аның төп эчтәлеге: ничә төрле юнәлешләрдә эшләсәң дә – бер төп юнәлешне сайларга, чөнки берьюлы берничә урындыкта утыру авыр. Үсәр өчен, нәтиҗә булсын өчен кирәк ул. Энергия ул барыбер чикле бит. 

 

– Хәтерлим, синең дә иллюстрациядән тыш, педагогик тәҗрибәң бар: төрле үзәкләрдә балалар укыттың, өлкәннәр өчен татар телендә рәсем ясау курсларың да эшли иде. Димәк, хәзер бу өлкәне калдырып тордың?

– Әйе. Студент елларымнан ук балалар укыттым: «ДАШКА» архитектура мәктәбендә, «Сабыйлар» үзәгендә, «Сәләт»тә, ниндидер шәхси дәресләр... Соңгы елларда өлкәннәр арасында шәхси үсеш, төрле сәләтләрне ачу курсларына йөрү киң таралган иде бит: кемдер бии, кемдер җырлый, рәсем сәнгате белән якыннан танышырга теләүчеләр дә булды. Хәзер күбрәк чын-чынлап кызыксынган, төгәл соравы булган кешеләр белән генә эшлим. Сызык сызарга, алма ясарга өйрәткән чаклар узды. Иҗади активлыкның һәр төре әйбәт, мин аны хуплыйм гына. Тик үземә инде кызык түгел.  

 

– Ә нинди иҗади сорау белән сиңа мөрәҗәгать итәргә була, мәсәлән? 

– Һәркемнең билгеле бер этапта килеп төртелгән вакыты бар. Мәсәлән, бер каллиграф дустымның иллюстрация юнәлешенә кереп китәсе килде. Композиция, перспектива буенча конкрет сораулары тугач, бергәләп берничә дәрес оештырып алдык. Аның академик белеме юк.

 

– Ә, гомумән, рәссам булу өчен академик белем кирәкме?

– Кирәкми, дип саныйм. Беренчедән, ул нинди рәссам булуыннан да тора. Мәсәлән, инглизчә Time-based art work (вакытка корылган сәнгать әсәре. – Авт.) дигән төшенчә бар. Моңа анимация, иллюстрация, комикс, график новеллалар керә. Билгеле бер вакыт эчендә дәвам итә торган сурәтләр бу, алар аерым кадрлардан тора. Сюжет кадрдан кадрга үзгәрә: мәсәлән, кешенең бер көн дәвамында эшчәнлеге. Анимациядә дә шулай ук, кемдер, мәсәлән, сикерә. Бу процесс кадрлардан тора. Аның сикерүен сурәтләү өчен, рәссамга вакыйгаларның үсешен күрсәтергә, бер сюжетны А ноктасыннан Б ноктасына кадәр алып барырга кирәк. Менә шушы төр сәнгатькә академик белем бөтенләй кирәкми, ә иң кирәкле нәрсә – ул кешенең хикәяләр сөйли белүе. Шуңа күрә шушы Time-based art work –күбрәк хикәяләүгә якынрак сәнгать төре. 

Тик әгәр кеше портретист икән, аңа, бәлки, академик белем кирәктер.  Шул ук вакытта наив портретистлар да бар бит, аларга бернинди академизм да кирәкми. Уку еллары дәвамында биш йөзләп портрет һәм натюрморт эшлим дә аларны нәрсә эшләтәм соң мин? Натюрмортлар ясаучы буламмы? Ә андый ихтыяҗ бармы соң хәзерге заманда? Әле дә уку йортларында элеккечә белгечлекләр өйрәнәләр: реставратор, рәссам-бизәүче... аларның программалары да искергән. Гомумән, теләгән кешеләр өчен яңа белемнәр алу мөмкинлеге, альтернатив курслар күп. Кулланырга гына кирәк. 

 

– Алар җитди рәссам буларак кабул ителәме соң?

– Әлбәттә! Барысы да рәссамның максатыннан тора. Ул коллажлар да ясый ала. Иң мөһиме – аның күзаллавы, идеясе. Безнең сәнгать мәктәпләрендә, училищеларда шушы академизмга артык басым ясала. Миңа калса, болай итәргә кирәкми, беренчедән ул кешене һөнәреннән аера. Кеше академизмнан башка вариантлар күрми.   

 

– Тамашачының зәвыгы да шундый ук беркатлыга кайтып кала бит: «Бу рәсем чынбарлыктагы кебек эшләнгән» дип сокланырга яки «чынлыкта болай түгел» дип хурларга мөмкиннәр.

– Килешәм. Кеше сәнгать төрен күбрәк күргән саен, күбрәк төрләрне, фикерләрне кабул итәргә әзер һәм ачык була. Мәсәлән, миңа кайчак: «Менә балама бары тик шундый төр рәсемле китаплар гына сатып алам, ә икенчеләрен алмыйм», – кебек сүзләр ишетергә туры килә. Андыйларга: «Ә җыр тыңлаганда, гел классик музыка гына сайлыйсызмы соң?» – дим. «Төрлесен тыңлыйбыз», – диләр. Рәсемдә дә шулай бит, кеше төрлелекне күрергә тиеш, аның үз дөнья сурәте барлыкка килә, аннан яңа фикер туа.

 

– Ә бер автор үзе өчен төрле юнәлешләр сайлый аламы? Яки стиль булу зарурмы?

– Һәркем үз теләгәнен эшли ала, әлбәттә. Тик әгәр дә кеше үзен профессионал буларак тәкъдим итәргә тели икән, ул үзен чикләргә тиеш. Ләкин соңгы вакытта күп нәрсә маркетингка корылган, рәсемнәр сату өчен үзен күрсәтә алмаса, ул сыйфатсыз дип кабул ителә. Портфолионы чикләргә кирәк, киләчәктә сиңа нәрсә заказ бирүләрен телисең, шуларны күрсәтергә кирәк. Мин шулай итәм. 

 

– Ә син үзең хәзер кайсы өлкәләрдә эшлисең? 

– Нигездә, китап иллюстрациясе. Моннан тыш миңа текстиль: келәмнәр, тукымалар кызыклы. Бу юнәлештә берникадәр тәҗрибәм дә бар. 2019 елда Швециядә узган Carpetvista бәйгесендә катнашып җиңгән идем, оештыручылар рәсемем буенча келәм җитештерде, берсен миңа да юллады. 

 

– Китап иллюстрацияләренә күчик әле. Синең беренче тәҗрибәң кайчан булды?

– Бу юнәлештә эшем календарь, открыткалар, өстәл уеннарыннан башланды. 2017 елда «Юлбасма» нәшрияты җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова 
Абдулла Алиш әкиятләреннән «Велосипедлар» җыентыгын иллюстрацияләргә тәкъдим итте.  

 

– Рәсем белән иллюстрация нәрсә белән аерыла?

– Хәзерге заман китап иллюстрациясе турында әйтсәк, ул текстка комментарийлар бирә торган әйбер, хәтта өстәмә мәгълүмат та җиткерә. Әлбәттә, аның үз сюжеты булырга тиеш. Мин төрле илләрдә үткәрелә торган конкурсларда актив катнашам, эшне җибәргәннән соң, нәтиҗә белән бергә, оештыручылар кайтавазлар да юллый. Эшләрне бәяли торган критерийлар якынча мондый: беренчедән, ниндидер яңалык алып килү, икенчедән, эш барышында үзегезгә һәрвакыт шундый сорау бирегез: ни өчен бу текстка әлеге рәсем кирәк? Әгәр текстта: «Биш кеше урам буйлап узып китте», – дип язылса, шул ук кешеләрнең урам буйлап узуын ясыйм икән, кемгә кирәк ул? Текст язылган, кешенең үз фантазиясе дә бар, кеше алга таба да ул фикерне дәвам итә, үстерә ала. 

 

– Ә ничек иллюстрация белән әсәрне кабул итүгә комачауламаска? Андый куркыныч бармы? Мәсәлән, әдәби әсәрләрне экранга төшергән вакытта шундый очраклар була, киносын караганда: «Бу мин күз алдына китергән Маргарита түгел бит», – дисең?

– Һәрхәлдә, рәссам буларак син әсәрне кабул итүгә субъектив фикереңне, үз комментарияңне өстисең. Иллюстрация белән текст икесе ике яктан кушылып, кешедә өченче төрле яңа фикер барлыкка китерә. 

 

– Син даими карап бара торган иллюстраторлар, нәшриятлар бармы?   

– Хәзерге вакытта иң ошаганы Португалиядәге Planeta Tangerina нәшрияты. Әйләнә-тирәне, дөньяны, катлаулы әйберләрне балага якын, аңа аңлаешлы итеп сөйли торган китаплар ясыйлар. 2017 елда Болониядә Балалар китап фестиваленә катнашырга туры килде. Анда күптөрле нәшриятлар, китап дөньясы белән таныштым. Кореялеләр алдынгы булып истә калды. Көньяк Кореяда китап индустриясе аеруча алга киткән, анда нәрсә генә юк…  Хәтта төрле яшьтәге кешеләр өчен китап темасын чагылдыра торган аерым телевизион каналлар да бар! 

 

– Болониядә уза торган дөньядагы иң мәртәбәле китап фестиваленә ничек эләктең?

– Чыннан да зур чара ул, анда дөньяның төрле почмакларыннан авторлар, тәрҗемәчеләр, рәссамнар, нәшриятлар – кыскасы, китап белән бәйле һәркем катнаша. Шушы фестиваль кысаларында төрле бәйге, күргәзмәләр уза, төрле ил нәшриятлары бер-берсе белән таныша. Мин анда ел да үз эшләремне җибәреп торам. Мәсәлән, 2016 елда иллюстраторлар бәйгесендә катнаштым. Анда сүзсез китап (Silent book) ясарга кирәк, ягъни китап бары тик рәсемнәрдән торырга тиеш иде. Мин Зөһрә кыз риваятен сурәтләдем. Соңрак шушы сүзсез китапка Йолдыз Миннуллина текст иҗат итте, ул китап булып та дөнья күрде. 

 

– Иллюстрациянең бөтен кеше өчен дә аңлашыла торган булуы мөһимме?

– Беренче чиратта аны балалар кабул итәргә, аңларга тиеш. Без алар өчен эшләнгән барлык нәрсәләрне дә бастырып чыгарганчы, үз балаларыбызда тикшереп карыйбыз. Кайчак ата-аналардан: «Бу дөреслеккә туры килми» яки «Артык гади бу» дигән сүз ишетергә туры килә. Янәсе рәсемдә төсләр, сызыклар, детальләр күбрәк булган саен, остарак дип кабул ителә. Әгәр дә берәр җәнлек, предмет бер-ике форма белән генә күрсәтелсә – киресенчә. Гәрчә, икенче очракта иҗат процессы күбрәк вакыт ала: гадилекне күбрәк уйларга кирәк, чөнки форма һәм ысуллар чикләнгән була. 

 

– Халыкны төрлелекне кабул итергә өйрәтергә кирәкме, әллә инде ул рәссамның кайгысы түгелме?

– Зәвыкны балачактан сеңдерергә кирәк. Китапны очраклы кешеләр эшләми, берничә белгеч кулы һәм күзе аша уза ул. Нәтиҗәдә, китап төрле карашларга яраклашкан продуктка әйләнә. Шул ук вакытта баланың мөмкинлекләренә күбрәк ышанырга кирәк. «Минем балам моны аңламаячак», – дип уйларга ярамый. Бу икенче проблемага да илтә әле. Балага төрле критерийлар куеп: «Син рәсемне матур, дөрес ясамыйсың», – дияргә мөмкиннәр. Баланың рәсеме – ул аның сөйләү ысулы, ул аны матурлык өчен эшләми, шуңа күрә бу кисәтүләр урынсыз. Югыйсә, матурлык – һәркем өчен үзгә дип өйрәтәләр бит. Яңалыкны кабул итү, белемнәргә ачык булу шуннан башлана. 

Эльза Набиуллина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев