Илсаф Нәҗипов: «Һөнәремдә тәрәккый пәрвәр итеп күрәсем килә»
Ул мине әдәплелеге, эшенә намуслы каравы, үз-үзенә булган таләпчәнлеге белән җәлеп итте.
Спектакльләрне караган саен, яңа яктан ачыла – ул тудырган персонажлар шулкадәр тәэсирле! Сүзем – Балтач районының Шеңшеңәр авылында туып үскән, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Илсаф Нәҗипов хакында.
ИЛСАФ ҺӘМ ТЕРӘК
– Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң җаваплы адымнарның берсе. Ни өчен актер?
– Балачакта кем генә булырга теләмәдем. Әйләнә-тирәм нык тәэсир итте. Нәрсә күрсәм, шуңа омтыла башлый идем: бер көнне сатучы буласым килеп йөрсә, икенчесендә – инде очучы. Кыскасы, кечкенә вакыттагы уйларымны, хыялларымны бер һөнәргә берләштердем.
– Син – укытучылар гаиләсеннән. Әти-әниең бу хәбәрне ничек кабул итте?
– Авылыбыздан танылган артистлар да, шагыйрьләр дә чыкмаган. Безнең як өчен актерлык сәнгате – кыргый һөнәр. Шуңа күрәдер дә артист булырга теләвемне әти-әниемә әйтер алдыннан, аларны әкренләп әзерләдем. Җайлап кына, ишарәләр белән киләчәктә кем булырга теләвемне җиткердем. Беренче булып әни белде, әтигә әйтергә кыенсынган идем. Әтием гомер буе спорт белән шөгыльләнгән кеше, мине дә кечкенәдән хоккей секциясенә йөртте. Спорт юлын сайлау мөмкинлеге бар иде. Ләкин театр училищесына укырга керергә теләвемне белгәч, каршы килмәде. Документларымны да бергә илтеп бирдек. Карарларны өстәл янында, кара-каршы утырып, бергәләп хәл итәбез. Ярый әле ныклы терәгем – әти әнием бар. Шәһәргә күченгәч, кадерләре ныграк тоела икән. Туган ягыма бик озак кайтмый торсам, авылыма кергәндә салкын көнне җылы су коеп киткәндәй хис итәм үземне. Тизлекне киметеп, балачакта йөргән сукмакларны карап керергә яратам.
ИЛСАФ ҺӘМ МАКСАТ
– Ният гамәлдән артык, диләр...
– Казахстанда танылган Маргулан Сейсембаев исемле эшкуар бар. «Бөтен нәрсә дә нияттән тора», – ди ул. Ниятең нинди – тормышың да шундый. Аның сүзләрен мин дә ният итеп алыр идем: «Бәхетле яшисем килә, шул ук вакытта халкыма хезмәт итәргә телим». Халыкка хезмәт итү – Коръәндә Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итүнең бер ысулы. Минем дә шушы сүзләргә таянып яшисем килә, ягъни һөнәремнең мәгънәсен милләткә хезмәт итүдә күрәм. Әгәр спектакльдән соң без, артистлар, тамашачыны уйландыра, үзе өчен ачыш ясарга этәрә, җанына тия алабыз икән, бу – театр өчен зур җиңү.
– Тамашачы арасында сине еш күрәм. Артистлар синең күңел кылларыңны тибрәтәләрме?
– Соңгы мәртәбә шундый халәтне Камал театрында куелган «Дуслар җыелган җирдә» спектаклендә кичердем. Гомумән, премьераларны калдырмаска тырышам. Коллегаларымны карарга бару – өйрәнү бит ул, бер-беребез белән тәҗрибә уртаклашу да. Кеше кайсы гына һөнәрне сайласа да, һәрвакыт укырга, белемгә омтылырга тиеш. Аннары, премьера ул – бәйрәм.
– Тәэсир итү көченең сере нәрсәдә, Илсаф?
– Вакытны исраф итмичә, үзең кылган гамәлләрдән һәрвакыт канәгатьлек хисе ала белүдәдер. Теләмичә эш башкару бернинди файда китерми. Шуңа күрә һөнәремнән хобби ясадым.
– Киләчәктә үзеңне кем итеп күрәсең?
– Һөнәремдә тәрәккый пәрвәр итеп күрәсем килә.
ИЛСАФ ҺӘМ РОЛЬ
– Кызыксыну очкыныннан ялкын кабызучыларың – остазларың кемнәр?
– Сайлаган һөнәремә җитди мөнәсәбәт булдырырга ярдәм иткән кешем, беренче оста зым – Тәслимә Фәйзуллина. Беренче курсны тәмамлагач, ул мәрхүм булды, һәм аның урынына укучысы Раил Мөхетдинов килде. Шулай ук Зөфәр Харисов, Инсаф Абдулла, Раушан Шәихов, һичшиксез, минем иҗади үсүем үз хезмәтләрен куйган кешеләр.
Дүртенче курс башында дәрескә Ренат Әюпов (Г.Кариев исемендәге театрның баш режиссеры – Авт.) килде һәм театрга эшләргә чакырды. Шулай укый-укый эшли дә башладым. Беренче ролем – Астрид Линдгрен әсәренә нигезләнеп куелган «Мио, минем Мио!» спектаклендәге Нонно исемле малай. Параллель рәвештә училищеда да Булат Сәлаховның әсәре куелды – «Яратылмый калган ярлар» спектаклендә Козгынны уйнадым. Ике театр арасында йөгереп йөрергә туры килде.
– Иң яраткан ролең бармы?
– Бүген кайсы рольне әзерлим – шул иң якыны, иң яратканы. Спектакль чыккач, барысы да бер киштәгә менеп утыра, рольләремне аермыйм. Әзерлек тә төрле була бит. Мин, мәсәлән, сәхнәгә чыгар алдыннан, дикцион гимнастикадан кала, бернинди күнегүләр ясамыйм. Кирәкле халәткә керер өчен миңа тынычлыкта утырып тору зарур. Күп нәрсә кәефтән һәм «жилка»дан да тора. «Жилка»ны ерту файдага дип санамыйм, чөнки актерның уйнавы ышандырмый башлый. Тәслимә Хәләф кызы әйтә иде: «Гениаль итеп эшли белмисең икән, тизрәк башкар», ягъни, процессның дөрес бармаганын сизсәң, сузмыйча эшләргә кирәк. Актер Михаил Чеховның кайчандыр әйтелгән сүзләре дә кыйбла булып тора: «Һәр һөнәр иясенең үз коралы була һәм ул аны куллана белергә тиеш». Актер кеше исә еш кына бу билгеле хакыйкать белән исәпләшүдән баш тарта. Нәтиҗәдә, ясалмалылык барлыкка килә һәм тамашачы актерга ышанмый. Актерның һәр башкарган роле кабатланмас булсын өчен, зур осталык таләп ителә, шуңа омтылу мөһим. Хәтта сәхнәдәге яшәү формасының кабатланмавы әһәмиятле. Рольгә керү, рольдән чыгу – кием алыштыру түгел бит.
– Кайда күбрәк уйнарга яратасың: кинодамы яисә спектакльдәме?
– Икесенең дә эш процессына бертөрле карыйм. Тик сәхнәдә уйнау күпкә якынрак, чөнки театрда кайтаваз тизрәк әйләнеп кайта, рольне башкарган мизгелдә үк тамашачының энергиясен тоеп була. Театр ул – энергетика, кинога бөтенләй хас булмаган нәрсә. Һәм әлеге дә баягы өйрәнү, тәҗрибә туплау урыны. Кайчакта тамашачылар мине видеога төшереп, сторисларда билгеләгән булалар. Үземә карыйм да, ничек уйнарга кирәкмәгәнлеген аңлыйм.
– Үзеңне үзең тәнкыйтьләсәң дә, тамашачыны яулый беләсең. Сүз тидергәннәре юк әле. Әллә бармы?
– Артист Андрей Мироновның сүзләре искә төшә: «Бөтенебезгә дә кайчакта тәнкыйть белән очрашырга туры килә. Ләкин күз алдыгызга китерегез, әгәр мин урамнан барганда берәр төзүче янына килеп: «Товарищ, кирпечне кыек куясың», – дисәм, ул мине нишләтәчәк?
Фикер белдерәләр икән, игътибар белән тыңлыйм. Тик, әгәр тәнкыйтьләүче минем өлкә кешесе булмаса, әйтелгән сүзләргә колак салмаска мөмкинмен. Өстән күзаллау ялгыш фикергә китерә, гадәттә. Билгеле бер хезмәткә катнашы булмаган килеш кешенең тәнкыйть белдерүе аның буш куык икәнен аңлата.
ИЛСАФ ҺӘМ ДАН
– «Ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта...» Мәхәббәткә ышанасыңмы?
– Ышанам. Өйләнмәгән булсам да, билгеләмә биреп карыйм: мәхәббәт ул – бүтән кешенең үсеше белән тирән кызыксыну, корбанга әзер булу, ягъни вакыт, игътибар, энергия сарыф итү. Шуңа күрәдер күпчелек бөек шәхесләрнең шәхси тормышы, гаиләсе юк. Данның кимчелекле ягы бу.
– Дан казану – артистның уңышлылык билгесеме?
– Билгеле бер өлкәдә дан тоту – тупланган тәҗрибә күрсәткече, әлбәттә. Әгәр дан казану максат итеп куела икән, уңышлылык билгесе була ала. Минем өчен уңыш – тормышта үз урыныңны табу. Ә бу зур тырышлык таләп итә. Студент чагымда, мәсәлән, һөнәри күрсәткечләрем озак вакыт түбән булды. Соңрак остазлардан мактау сүзләре ишетә башладым, көннән-көн үземә ышану арта барды. Сәхнәдә дә үземне иркенрәк хис иттем, киеренкелек югалды. Шундый нәтиҗәгә килдем: куйган максатыңа ирешкәндә иң мөһиме – процесстан ләззәт алу, ниятләнгән эшнең уйдагыча булачагына инану. Мохитнең дә роле зур: әйләнә-тирә кешенең үсешенә, шәхес буларак формалашуына тәэсир итә. Тиешле урында, тиешле вакытта үзеңне күрсәтә белергә дә кирәк.
Блиц-сораштыру
– Яраткан сүзең?
– «Сөйкемле».
– Уеңа килгән беренче роль?
– «На дне» әсәрендәге Сатин исемле персонаж.
– Иҗат ул – ...
– Эзләнү.
– Кумирың?
– Өчне атыйм: Киллиан Мёрфи, Даниил Воробьев, Наил Әюпов.
– Соңгы укыган китап?
– Георгий Товстоногов «Зеркало сцены. Том 2».
Ландыш Гобәйдуллина
фото: Фирүзә Вәлиева
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев