Илшат Рәхимбай: «Киноның милләте юк»
Ул гел көлеп кенә аралаша, шаярта һәм сәер әйберләр сөйли. Ләкин аны гади, җиңел кеше дип атап булмый. Кайчакта аның шаярамы, җитдиме икәнен дә аңлыйм димә. Әлеге әңгәмә Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмын Мәскәүгә алып барырга җыенган көннәрендә язылды.
Ул гел көлеп кенә аралаша, шаярта һәм сәер әйберләр сөйли. Ләкин аны гади, җиңел кеше дип атап булмый. Кайчакта аның шаярамы, җитдиме икәнен дә аңлыйм димә. Әлеге әңгәмә Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмын Мәскәүгә алып барырга җыенган көннәрендә язылды.
Безнең белешмә:
Илшат Рәхимбай – продюсер, режиссер. 1988 елда Балтачта туган. Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетын тәмамлаган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында кинорежиссер белгечлеге алган. «Гастарбайтер» (2014), «Представь», «Татарометражки», «Ышанмыйм» (2017), «Әпипә» (2019), «Микулай» (2022) фильмнар төшерүдә катнашкан, кайберләренең авторы да. Клиплар төшерүче буларак та таныш.
Өйләнгән, ике кыз үстерә.
«Сине берәү дә җитәкләп, нәтиҗәгә илтми»
– Илшат, инде ничә фильм, клип төшердең?
– Егерме бишләп музыкаль клип, дүрт кыска метражлы, дүрт документаль фильм, «Әпипә»не дә исәпләсәк, ике тулы метрлы фильм.
– Режиссер нәрсә эшли?
– Ул администратор, координатор кебек, проектны (фильм, клип һ.б.) оештыра, кешеләр туплый, командалар бирә. Фильмга кадәр килеп, ничек төшерергә икәнен аңлатып китеп тә бара ала.
– Кулыңа беренче тапкыр камера алганың хәтерлисеңме? Режиссер булу теләге кайчан туды?
– Бишенче сыйныфта укыганда әти алган камера белән сәерләнеп йөри идем. Кешеләрнең тырнакларын, борын тишекләрен төшереп, төрле сәер ракурслар эзли идем. Хәзер аңладым, ул режиссерлык эзләнүе булган инде.
20 яшьтә үземдә режиссер буласым килә дигән хис тойдым. Бер атнадан Мәдәният һәм сәнгать университетында кинофакультет ачылды. Бу миңа билге булды. Бардым, кердем, укыдым.
– Югары уку йорты сине нәрсәгә өйрәтте?
– Дәрескә йөрмәскә. Иң мөһиме практика икәне ачыкланды. Ничек укуың әллә ни әһәмиятле түгел. Практикадан да яхшы сабак була алмый. Һәм бернинди уку йортында да сине кулыңнан җитәкләп, нәтиҗәгә кадәр алып бармаячаклар. Мәскәүдә укыган Байбулат та шулай ди. Кино төшерергә өйрәтеп булмый. Ниндидер техник база бирергә һәм кинолар карарга тәкъдим итәргә мөмкин.
Үз «тараканнары» белән көрәшкән суперкаһарман
– Үзең киноларны еш карыйсыңмы?
– Әлегә ничектер шулай килеп чыга, мин тынычлап утырып кино карый алмыйм. Телефонда хәзер карарга тиеш булган фильмнар исемлеге бар. Анда ике йөздән артык фильм! Алар көн саен арта тора. Карарга җитешә алмыйм. Әгәр дә кино карау белән маҗара эзләү арасында сайларга туры килсә – маҗараларны сайлыйм. Ягъни, син урманга барып, үзең генә калып, аюлар белән яшисең, яки аюлар турында фильм карый аласың. Мин, әлбәттә, икенчесен сайлыйм. Һәм туктаусыз «аюлар арасында». Аюлар да каршы түгел кебек. Тормыш тәҗрибәсе шулай туплана һәм бу минем зур байлыгым.
– Соңгы караган киноң нинди?
– Бер ай элек кинотеатрда Бэтмен турында фильм карадым. Бик нык кәефем китте. Бу фильмнан берни дә ала алмадым. Үсмерләр өчен төшерелгән супергероик фильмнарның күбесе ахмак дигән белән килешмим. Моңа хәтле караган суперкаһарманнарының кайберләре (режиссер Кристофер Нолан төшергәннәре) бик тирән фикерләрне үз эченә яшерә. Аларны тәмләп, чүпләп, үзеңә ниндидер файда алырга була.
– Татарлар суперкаһарман турында фильм төшерсә, ул кем булыр иде?
– Ул Америка каһарманнарына охшамас иде. Көч белән түгел, ниндидер башка әйбер белән алдырыр иде. Бәлки комедия персонажы булыр иде. Ә бәлки үзе, үзенең эчке «тараканнары» белән көрәшер иде.
– Гомумән, фильмнар нәрсәгә кирәк соң?
– Караучыларга фильм төрле тәҗрибәләр яшәп карау өчен кирәк. Бер кешенең гомерен, язмышын ике сәгать эченә сыйдырып, караучыга да яңа төрле эмоцияләр спектры татып карарга, яңа тәҗрибә үзләштерергә, үзеңне табарга, үзеңә игътибар итәргә ярдәм итә. Үзеңне башка кеше урынына куеп карап, калбеңне йомшартырга – көләр һәм елар өчен кирәк.
– Син нигә фильмнар төшерә башладың?
– Шулай тойдым. Мин бу дөнья организмында үземнең функцияне үтәүче күзәнәк. Проводник кебек, ниндидер идеяне кешелек җәмгыятенә иңдерергә тиеш һәм ул минем аша үтеп караучыга барып ирешә. Мин бит аны үзем уйлап чыгарып ясамыйм, эчемне тулысынча бушатып, үзем аша үтеп экранга эләгергә генә ярдәм итәм.
– Әллә үзеңне пәйгамбәр дип саныйсыңмы?
– Минем күзаллавымда бөтен кеше дә пәйгамбәр. Бөтен кеше дә ниндидер үз миссиясе белән килә. Минем очракта ул аудио-визуаль код белән фикер җиткерү. Язучылар – текст белән, рәссамнар – буяулар белән, төзүчеләр физик көч белән шуны ук эшли. Матди яшәешне тәэмин итүче пәйгамбәрләр бар – табиблар, сантехниклар. Ә сәнгать ул параллель чынбарлыкта яшәп карарга, башка төрле тәҗрибә яшәргә мөмкинлек бирә.
– Кино яхшы киллеп чыксын өчен киңәш бирә аласыңмы?
– Әгәр дә режиссер ихлас булса, кем беләндер ярышырга, үзен чагыштыру, кемгәдер охшарга тырышу кебек уеннарга кереп китмәсә, аннан үзенчәлекле картиналар чыгачак. Әгәр дә инде кемгәдер охшарга тырышасың икән, мәсәлән монда яшәп, бу шартларда Америка фильмнарына охшатып төшерергә телисең икән – чүп килеп чыга. Кеше бу юлда югалып кала.
«Микулай» метаморфозалары
– «Микулай» фильмын бик көтәбез, кайчан чыга?
– Октябрь ахырында Русиянең бөтен кинотеатрларында карарга мөмкин булачак. Ләкин беренче мәртәбә августта Мәскәү кинофестивалендә (Русиянең төп киновестивале!) күрсәтәчәкбез. Безне анда чакырдылар һәм бу бик зур мәртәбә. Бу фильмның язмышына да бик тәэсир итәр дип уйлыйм. Яңалыклар көтегез!
– Әлеге фильмда син үзеңне продюсер буларак сынап карадың, продюссер ни эшли?
– Продюсерның эше – режиссерга эш кушу. Аныкыннан катлаулырак һәм киңрәк бурычларны үти. Ул туктаусыз эш урынында булырга тиеш. Тулы картинаны, ягъни фильмны ничек төшереләчәген, ничек чыгачагын белә. Эшне иң башыннан азагына кадәр алып бара. Ут өчен дә, операторларның ничек төшерүе өчен дә, музыка, костюмнар өчен дә җавап бирә һәм бөтенесен дә башында тота.
– Беренче тәҗрибә ничек булды? Авырмы? Уңышлы кебекме?
– Бөтен катламнарны башыңда тоту бик авыр һәм стресслы булды. Процессларны бер-берсе белән килештерәсең, дисциплина булырга тиеш. Продюсерның эше, бөтенесе дә план буенча баруын тәэмин итү. Син фильм белән яшисең дигән сүз. Мин хәзергә хәтле моны ничек ерып чыкканны аңлый алмыйм. Һаман да шок хәлендә. Үземне алдаламасам, килеп чыккан шикелле. Фильм чыкканчы артка борылып карарга да куркыныч. Зур чөгендер басуында чүп утагандай. Утап бетермичә, артка борылып карарга куркыта. Ә утап бетергәч, үзеңнең эшеңә карап бик зур рәхәтек аласың. Бу юл әле үтелә генә.
– Фильм төшергәндә кызык хәлләр булдымы?
– Андыйлар күп булды. Хәзер искә төшкәне: съемкалар бетеп, Виктор Иванович китеп баргач, без чәй эчеп алып, кечкенә генә шапка уздырдык. Бөтенебез дә елашып беттек. Мин үзем дә бер сәгать еладым. Бу стресс кичерү белән дә бәйледер, ниндидер Икигай (япон термины – тормыш мәгънәсен сизү. – Авт.) белән дә бәйле. Без Ходайның шундый миссиясен бик сыйфатлы итеп башкарып чыктык. Бөтен кешене тылсымлы ләззәт каплады.
– Шундый зур эштән соң, инде моннан әйбәтрәк нәрсә эшли алмам дигән курку бармы?
– Әлбәттә, бар. Барысы да минән көчлерәк картиналар көтәр сыман. Алай булмаска да мөмкин, ләкин мин тырышырмын. Инде киләсе фильм турында уйлый башладым. Аның турында әлегә сөйләмим.
«Микулай»ны азакка җиткерә алу тормышка карашымны бик үзгәртте. Мондый мөмкинлек бөтен кешегә дә бирелми. Куркыткан, ләкин эшләргә теләгән әйберләрне эшләтте. Дуслашырга теләмәгән кешеләр белән дуслашырга мәҗбүр итте. Сындырды һәм яңадан төзеде. Психологка тотылырга тиеш булган акчамны экономияләдем дип әйтергә була.
– Безгә дә фильм төшермичә генә, психологта ничек экономияләргә?
– Куркыткан, ләкин җан тарткан әйберләрне эшләп карарга. Үзеңнең дөньяңны, юка материяләрен тыңларга өйрәнергә. Шуңа өйрәнсәң, бервакыт тормышның ниндидер өлкәсе барын тоясың, сине анда тарта, ләкин куркыта да. Шул хисне койрыгыннан эләктерергә һәм җибәрмәскә кирәк. Һәм шунда барырга, чөнки анда синең өчен ниндидер бик позитив метаморфозалар көтә. Әкияттеге кебек, авырлыклар аша үтеп – морадыңа ирешү.
«Барысы да акчага гына кайтып калмый»
– Еш кына әкияти дөньяда йөрисең сыман. Нәрсәгә ышанасың?
– Реинкарнациягә ышанам. Үземне хәтерләгәннән бирле, бу минем өчен бик гадәти һәм табигый хакыйкать булды. Тагын... дөньяның чын булуы да мине шикләндерә. Бер нәрсәне дә тәгаен белеп булмаганына, безнең бик чикле җан ияләре икәнлегенә һәм кеше аңлый һәм аңлата алмаган көч барлыгына ышанам. Диннәр дә, фән дә, дөньяны аңлатырга тырышкан кешеләр дә дөньяның бары тик бер ягын гына, бер күзлектән генә тасвирлый ала кебек. Ә аның яклары чиксез. Хакыйкать минем өчен – чиксезлек.
– Бу ышану сиңа ни бирә?
– Без дөньяда ниндидер мескен сиксән ел яшибез. Бу планетада вакыт бара. Планета яше белән чагыштырганда да, гомерем «вспышка» – кабынып алу гына. Бу фикер миңа дөньяның матди әйберләренә, ниндидер иллюзор фикерләргә, вакытлыча хисләргә иярмәскә ярдәм итә.
– Син үзеңне танылган дип саныйсыңмы?
– «Микулай»ны төшереп бетерергә акча җыйганда, социаль челтәрләрдә репост ясарга сорап, кешеләргә бик күп шәхси хатлар җибәрдем. Шул вакытта язылучыларым күбәйде. Моны махсус танылу өчен ясамадым, әлбәттә. Минем өчен фильмның тамашачыга барып җитүе күпкә мөһимрәк иде. Татарстанда, гомумән, танылган булу бик җиңел. Монда чүт кенә эшләсәң дә, сине күрәләр. Ул бер яктан яхшы, икенче яктан, кемдер өчен эгоны туендырып, тагын да зуррак үрләргә менүгә тоткарлык булырга мөмкин.
– Читкә китәсең киләме?
– Бөтенләйгә китү теләге юк. Ләкин тәҗрибә өчен башка мәдәни мохиттә яшәп карыйсы килә. Сәяхәт итәргә яратам, егерме ике илдә булдым. Чит җирләрне күреп кайту, һичшиксез, зур байлык. Әгәр дә язмыш берәр кая алып китсә, аның артыннан иярер идем.
– «Микулай»га акча җиткерү авыр булдымы, краудфандинг (гади кешеләр ярдәме) белән шундый проектларга акча җыеп буламы?
– Бездә кино төшерүгә бик кечкенә бюджет бүлеп бирелә. Шулай да, аккан су юлын таба. Бу киноны төшергәндә ишекләр минем алда ачылып барды. Ишек ябык чакларда, тәрәзәләр ачылды. ТР Мәдәният министрлыгы, «Татнефть» оешмасы нык ярдәм итте. РФ Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды һәм РФ Мәдәният министрлыгына да рәхмәт. Краудфандинг белән генә дә бер миллион өч йөз мең сум акча җыелды. Әле түләп бетермәгән бурычларым да бар. Ләкин мин аны әкренләп хәл итәрмен. Барысы да акчага гына кайтып калмый.
«Яхшы кино бөтен караучыларга да аңлашыла»
– «Татарстан киносы» дигән нәрсә бармы?
– Җир шарында төрле тиктаник плитәләр бар, алар хәрәкәт итә, кешеләр шул плитәләрне дәүләтләргә бүлеп, чикләр ясаган, язулар куеп чыккан. Шундый Татарстан турында сүз барамы? Мин моны башка төрлерәк аңлыйм. Җир-Ана энергиясенә ышанам. Җирнең кешеләргә тәэсир итүенә шулай ук инанам. Табигый ки, һәр җирнең үз табигате, кешеләре, иҗаты – ул йогынты ясамый булдыра алмый.
– Ә «Татар киносы» дигән төшенчә?
– Киноның милләте юк. Кино ул аудио-визуаль сәнгать. Аны азык дип күз алдына китер, ул ингридиентлардан тора – төс, тавыш, эмоцияләр, психология, сценарий. Ә милли төсмерләр кертү ул тәмләткечләр өстәп җибәрү кебек. Кайда төшерү дә шулай ук. Татартанда яки татар телендә ясау аның яхшымы – начармы икәнен билгели алмый. Яхшы кино бөтен караучыларга да аңлашыла. Без әйбәт япон, серб фильмнарын карасак, бөтенләй башка мәдәният һәм башка телдә булуына карамастан, аңлыйбыз бит! Тагын бер дәлил – Джейс Кемеронның «Аватар» фильмы – ул уйлап табылган дөньяда төшерелгән. Анда уйлап табылган нави телендә сөйләшәләр.
– «Микулай» – керәшен татарлары турында. Ул да бөтен дөньяга аңлашылачакмы?
– Ул да бөтен дөньяга аңлашылачак сюжетка корылган психологик триллер. Анда татар теле дә бар. Керәшеннәргә кагылышлы һәм Татарстанга кагылышлы әйберләр икенче планда.
– Уртак төрки тарих турында кино төшерергә теләр идеңме?
– Бик телим. Бу әле бик өйрәнелмәгән, казылмаган балчык. Анда бик күп перспектива. Яхшы әдәбият үрнәкләре дә җитәрлек. Пафослы, ниндидер аерым халыкның бөеклеге турында гына сөйли торган фильм булмасын иң мөһиме. Якутлар өч йөз миллионга «Тыгын Дархан» фильмын төшерде. Бу Русия фильмы өчен, бигрәк тә төбәк киносы өчен акылга сыймаслык акча. Шул ук вакытта без ике-биш миллионга төшерәбез. Әлеге фильм прокатта уңышсызлыкка очрады.
– Хаталары нидә булды?
– Фильм төшергәндә киләчәк буыннарга – үз халкыңа берни дә дәлилләргә кирәкми. Яхшы сюжетка таянырга кирәк. Төрле тамашачы карарлык, аңларлык итеп төшерергә. Безнең чорда, халык бөеклек өчен түгел, башка идеяләр белән янып яши.
– Бервакыт Татарстанда төшкән фильмнарны һәркем кереп карый алырлык платформа булдыру турында сөйләшкән идек. Ул хәзер дә актуальме?
– Пандемия елларында киносервислар бик популярлашты. Шуңа күрә хәзер әллә ни мәгънә юк инде. Үзебезнең фильмнарны анда тәкъдим итеп, аерым бүлек ясарга мөмкин. Ләкин моның өчен без сыйфатлы контент булдырырга тиеш. Алар бит теләсә нәрсәне алмый, үзләренә файда китерәчәк фильмнарны гына ала. Бу Татарстан фильмнарына үзенчә чакыру да. Без сыйфатлы кино төшерергә мәҗбүр булачакбыз.
Илшат Рәхимбайдан 25 җавап. «Идел»нең ютуб-каналын кара: https://www.youtube.com/watch?v=srGnEJBmiqE&t=221s
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев