Илшат Сафин: «Заводта эшли алмас идем»
«Агыйделнең буйлары...», «Оч, оч, оч яныма...», «Гомер, гомер...» дип моңланучы Кукмара егете күптән түгел генә туган авылында якташлары өчен концерт куйды.
«Агыйделнең буйлары...», «Оч, оч, оч яныма...», «Гомер, гомер...» дип моңланучы Кукмара егете күптән түгел генә туган авылында якташлары өчен концерт куйды. Алма төшәрлек тә урын юк иде, диде тамаша итүчеләр. Илшатны концертларда, мәҗлесләрдә күргән бар. Көчле харизмалы Илшат беренче карашка бераз һавалырак, мин-минлекле дигән тәэсир калдырган иде. Әлеге әңгәмә барышында исә ул гаҗәеп гади, самими һәм ихлас шәхес буларак ачылды. Кем соң ул матур тавышлы Аш-Буҗи егете? Аның якыннары, иҗаты, киләчәккә планнары хакында сөйләштек.
Безнең белешмә:
Төгәл исеме: Илшат Илфат улы Сафин;
Туган вакыты: 8 декабрь, 1993 ел;
Туган урыны: Кукмара районы Аш-Буҗи авылы;
Белеме: инженер-технолог;
Ярата: ярдәмчел кешеләрне;
Яратмый: алдакчыларны, икейөзлелекне, көнчелекне.
Уңай сыйфаты: ярдәм сорап килгән кешегә «юк» дип әйтә алмый;
Иң зур уңышы: 2015 елда «Татар җыры» фестивалендә «Агыйделнең буйлары» җыры белән «Алтын барс» премиясе алу.
– Илшат, аралашуны гаиләңнән башлыйк әле, әти-әниең, туганнарың кемнәр?
– Гаиләдә без дүртәү. Әти-әнием авылда яши. Әтием Илфат – фермер, әнием Альмира – хуҗабикә, миннән ике яшькә олы апам – Алия, Казанда кияүдә, ике бала үстерәләр.
– Кайчан җырлый башладың?
– Икенче сыйныфта сәхнәгә мендем. Өч егет идек: сыйныфташларым Рифнур Хаматдинов, Айнур Гәрәев һәм мин. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, күрше Зур Сәрдек авылына йөреп укыдык. Анда Рифнур белән генә җырладык: «Йолдызлык» фестивалендә Гран-при алдык, «Сандугач керде күңелгә»дә гел призлы урыннар яуладык. Казан химия-технология университетына укырга кергәч, ялгызым гына чыгыш ясый башладым. Ул вакытта әле үземнең бер җыр да юк, Салават абыйның (Фәтхетдинов. – Авт.) җырларын җырлап йөрим. Өченче курста укыганда беренче җырымны яздырып, радиога илттем. Тамашачы ошатты, бу миңа стимул булды, тагын да кызыксынып, яңа җырлар яздыра башладым.
– Җырчы булам дигән уй сиңа ничек килде?
– Андый уй булмады, хыялым гына иде ул. Балачактан ук концертлар тыңлап, артистларны карап үстем, кино-мультфильмнар яратмадым. Әти-әнием микрофон, музыкаль үзәк бүләк иткәч, караоке алып кайтып, шунда көне-төне җырлап мәш килә идем. Насыйп булгандыр инде, шушы юл белән киттем һәм бер дә үкенмим.
– Хәзерге вакытта ни белән шөгыльләнәсең? Нинди җырлар, проектлар әзерлисең?
– Безнең сезон сентябрь-октябрь айларыннан башланып, мартка кадәр дәвам итә. Калган айларда алдагысына әзерлек бара. Киләсе концертка матур һәм мәгънәле җырлар, сәхнә бизәлешләре, костюмнар әзерлибез. Әле алар арасында банкетлар, Сабан туйлары да бар. Дуслар турында җәй көне клип төшерергә ниятлим.
– Илшат, ничек уйлыйсың, тамашачы сине яратсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Татар эстрадасында соңгы арада «кара пиар» модага керде. Мин аны бер дә кабул итмим, итмәячәкмен дә. Татарда «юрап китерде» дип әйтәләр бит әле. Бүген сау-сәламәтмен, бар да әйбәт, менә бу җирем болай, тегеләй булды дип халыкны алдыйсым килми. Тамашачы сине яратсын өчен, әлбәттә, башта үзеңнән башларга кирәк. Кем генә булсаң да, кайда гына эшләсәң дә, нинди генә үрләр яуласаң да, халык белән бер тирәдә бул. Без барыбыз да кешеләр, башкалардан бер артык җиребез дә юк. Үзебезнең миллилегебезне саклап, татар телебездә сөйләшеп, аралашып һәм халыкка мәгънәле, эчтәлекле, матур җырлар җиткереп торсак иде. Артистта менә шулар һәм ихласлык булса, тамашачы кабул итәдер дип беләм. Акчаң бар икән, син җырчы буласың инде, дип әйтәләр. Моның белән килешмим. Акчаңны бир дә син дә яхшы артист бул. Тамашачы кабул итмәсә, миллионнар, миллиардлар бир – җырчы була алмыйсың.
– Сине кемнәр яратып тыңлый?
– Концертлар куеп йөри башлагач, тамашачымны күрдем. Алар арасында олы яшьтәге әби-бабаларыбыз да, урта яшьтәге хатын-кызлар да, ир-атлар да, яшь кызлар-егетләр дә бар. Менә шундый яшьтәгеләр концертыма йөргәч, сөенәм генә.
– Җырчы һөнәрен сайламаса, Илшат Сафин нинди юлдан китәр иде?
– Мин бер урында гына утырып хезмәт итә торган кеше түгел: хәрәкәт, көн саен нәрсә дә булса эшләргә, ниндидер яңалык кирәк. Заводта эшли алмас идем. Ә менә техниканы кечкенәдән үк яраттым. Трактормы, машинамы, КамАЗмы – барысын да. Без – авыл егетләре бит инде, кара майга батып, техниканы сүтеп-корып үстек. Артист булмасам, техника юнәлеше буенча китәр идем, бәлки ерак юлларга йөрер идем.
– Концерт яки чыгышлар вакытында нинди кызыклы хәлләр булганы бар?
– Әле күптән түгел генә Биектау районының бер авылында булган хәл. Кечкенә генә матур авыл клубы. Зал тулы тамашачы. Бик күңелле итеп, рәхәтләнеп, гөрләтеп концерт куеп ятабыз. Урта бер өлешендә шалт – бөтен утлар сүнде. Клуб кап-караңгы калды. Халык белән бер-беребезне күрмичә аралаштык, җырладык. Тамашачы белән шулай якынаю күңелле, истә калырлык булды.
– Биш, ун елдан үзеңне ничек күз алдына китерәсең?
– Бу хакта уйламыйм, уйлыйсым да килми. Алдагысын белеп булмый: без бүген бар, иртәгә юк. Шуның өчен көчтән килгәндә, сәламәт чагында тырышып эшләп карыйк. Шулай да хыяллар зурдан. Матур гына иҗат итеп, тамашачыларым артып, зур дәрәҗәле артист исемнәрен алырга насыйп булсын дигән өметтә мин.
– «Идел» кызларын иң кызыксындырган сорауны бирим әле: йөргән кызың бармы?
– Бу хакта кая гына барсам да сорыйлар. Йөрәгем буш дип җавап бирәм.
Ландыш Тимерова
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев