Логотип Идель
Мәдәният

ЛЭЙНА: «Бер образны икенче көнне кабат кимим»

Рубрикабыз кунагы – җырчы Лэйна. Аның «Малай на белом барсе» хитын хәтерлисездер. Бу язмада Лэйнаның иҗатындагы яңалыклар һәм җырчының киенү стиле белән танышырбыз.

Балачак хыялым чынга аша

5 яшемдә үк музыка мәктәбенә йөри башладым. Параллель рәвештә театр һәм гимнастика түгәрәкләрендә дә шөгыльләндем. 15-16 яшемдә актриса булу хыялы туды. Өстәвенә, берсендә театр училищесында укучы райондашымны клиптан күреп кызыктым: минем дә шулай камерада балкыйсым килде. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Казанның театр училищесына юл тоттым. 3 елдан соң, музыкаль кастинг үтеп, укудан киттем. Хәзерге вакытта Мәдәният институтының 2нче курсында белем алам. Артист булу хыялым шулай әкренләп чынга аша.

Элвин Грей иҗатына, аның стиленә гашыйк идем. Миңа калса, бездән шәп дуэт чыгар сыман. Без аның белән күптән таныш: бергәләп Россия буйлап музыкаль турга да барган булды.

Карьера баскычы

Әйткәнемчә, мин музыкаль кастингны узып, лейблга килдем. Сайлап алу этабында, мөгаен, йөзләп кыз катнашкандыр. Миңа Ариана Гранденың җырын башкарырга кирәк иде. Тик мин инглизчә җырламадым. Берүзем татарча җырладым, «Зәңгәр томан»ны башкардым. Бәлки шуның белән башкалардан аерылып, игътибарны үземә юнәлткәнмендер дә. Ахыр чиктә 3 кыз калдык – алар арасыннан мине лейблга сайлап алдылар. Шуннан бирле мин әлеге музыкаль проектта.

Конструктив, урынлы тәнкыйтьне кабул итәм. Бу миңа үсәргә ярдәм итә. 

Планнар

Алга таба кайсы стильдә иҗат итүемне хәл итмәдем, әлегә җиде юл чатында. Татар аудиториясе белән беррәттән рус җырчылары мәйданында да таныласым килә. Мин – артист: биим, җырлыйм, кинода да төшкәнем бар. Рәхәтләнеп ELMAN, Andro Konfuz белән фит яздырыр идем.

?+Лэйна=хит

Узган ел бөтен кеше Яңа ел бәйрәменә әзерләнгәндә, мин җырчы JONYның «ЭпикФит» челленджында катнаштым: җиңгән кеше артист белән бергәлектә җыр яздырачак иде. Дүрт демкасына куплетлар яздым, әмма җиңү яуламадым. Ләкин JONY белән кайчан да булса күрешәчәгемә чын күңелемнән ышанам. Соңгы арада үзем өчен җырлар язасым килә башлады. Мин кичергән хисләр күпләргә таныштыр. Алар җырларымда үзләрен тапсыннар иде.

10 елдан соң Лэйна... ?

Якын киләчәккә планым – үзем белән бер дулкында булган аудиторияне яулау. Концертларымны JONY стилендә уздырасым килә: җыр, мин, музыкантлар. Мине шоу өчен түгел, ә җырларым, булганым өчен яратуларын телим.

Билетлар өләшәм

Бер фанатым концертларымда гел чәчәкләр бүләк итә. Аңа рәхмәт йөзеннән чыгышларыма билетларны бушка бирәм. Тыңлаучыларым белән диалогка һәрвакыт ачыкмын.

Идеаль ир-ат

Минем өчен идеаль ир ат – юмор хисле, максатчан зат. Сөйгән ярымның артист булуын теләмим. Ул чын ир-ат булсын, ә көзге каршында мин үзем дә утырырга яратам.

Музыка ул – тынычлык

Тормышымда музыка бар икән, мин тыныч. Чыгышларым булмаса, депрессив халәт кичерәм: тамашачым белән элемтәне тоеп яшәү бик мөһим.

Стиль

О, мин чын шопологик! Алай да акчаны косметикага күбрәк сарыф итәм. Дөресен генә әйткәндә, киемгә финансларымны кызганам. Шуңа күрә минем өчен аның брендлы булуы әһәмияткә ия түгел. Иң мөһиме – уңайлылык. Үз стилемне өч сүз белән тасвирласам, уңайлы, үзенчәлекле һәм провокацион дияр идем. Оверсайз киемдә, капюшонда күрсәгез, минем кәефем юк дигән сүз. Тик мондый хәл бик сирәк була: кәефем кырылганлыгын тышкы кыяфәтемә чыгармаска тырышам. Бер образны икенче көнне кабат кимим.

фото: Фирүзә Вәлиева

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев